- 26.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №51 (23 декабрь)
- Рубрика: Аулак өй
Шактый катлаулы көннәрдә яшибез. Сугышлар, кризис, доллар курсы – болар барысы да көн саен һәр тарафтан ишетелә, иң оптимист кешене дә шөбһәгә сала торган сүзләргә әйләнде. Иртән ике баланы кайда көйләп, кайда шелтәләп, көчкә ишегеңне бикләп чыгып китәргә җыенганда күрше очрый. Кызый, минекенең хезмәт хакын кичә дә бирмәгәннәр ди ул, исәнләшеп тә тормыйча, борчуы белән уртаклаша. И-и-и, бирерләр әле бүген, ел ахыры булганга тоткарлыйлардыр дип, аның күңеленә әз генә булса да җылы салып, ләкин, үз сүземә үзем ышанмыйча, кәеф төшеп, подъезд ишеген ачып, урамга аяк басам. Каршы йорттан матур ак шәл бәйләгән ягымлы татар әбисе чыкканын күргәч, үз әбиемне күргәндәй, җан рәхәтләнеп китә. Ләкин аның: «Дучинка, пайдум әйдә, апаздаем» дип оныгын ашыктырганын ишеткәч, йөрәккә пычак белән сызган кебек була. Соң, эндәш инде, әби җаным, балаңа туган телеңдә. Өйрәнәчәк ул башка телләрне дә, милләтне әллә кайда утыручы түрәләр түгел, синең кебек әбиләр бетерә, дип әйтүдән көчкә тыелып, яңа көнгә атлап китәм. Җир шарын кирегә әйләндереп җибәрәсе дә, могҗизалы әкият иленә барып эләгәсе килә…
Ә андый могҗиза чыннан да була ала икән! 16нчы декабрьдә, филармониянең концертлар залында, Актанышның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Агыйдел каты ага» дип исемләнгән өченче сезон иҗат концертында мин ике сәгатьтән артык сихри дөньяда яшәп алдым! Очраклы рәвештә генә килеп эләктем дә, күңелем белән шунда калдым, күрдем дә шаккаттым.
Залга керүгә, утыргычларга куелган кәгазьгә күзем төште. Кайда нинди кәгазь күрсәм дә укый торган кеше буларак, кызыксынып карый башладым. Концертның программасы икән. Булачак һәр җыр-бию, аны башкаручылар, сәхнәгә куючыларның исемнәре белән беррәттән җыр авторларының да кем икәнлеге язылган. Кат-кат укыдым, шул мизгелдә үк мин концертны оештыручыларга соклана башлаган идем инде. Чөнки күпчелек очракта авторларның исемнәре халыкка билгесез кала. Нинди матур җыр, кемнәр иҗат итте икән дип, уйланып утырасың.
Концерт «Су буйлап» вокаль-хореографик композиция белән башланып китте. Мине шул мизгелдә үк сәхнәдәгеләрнең ихлас елмаюлары әсир итте һәм, күңелләргә якты нур өстәп, концерт буе озата барды. Тамашачыларны үз итеп, якын итеп, чын күңелдән елмаю ул. Җырларындагыча кызлары Агыйдел сылулары, егетләре Агыйдел бөркетләре. Булса да була икән җир йөзендә талантлы кешеләр, бирсә дә бирә икән Аллаһы Тәгалә адәм балаларына талант өстенә чибәрлекне! Актаныш төбәген, табигатен, кешеләрен барып күрәсе килү теләге калды миндә. Җырларны, биюләрне, башкаручыларның осталыкларын күреп аһ иттем. Оригиналь биюләргә хәйран калдым. Һәр бию, һәр вокаль-хореографик композиция, җырчылар аерым мактауга лаек. Мондый югарылыкта оештырылган, камил дәрәҗәдәге концертны беренче күрүем. Җырларны биюләр, халык уен коралларында уйналган көйләр алыштыра, җырчы-биючеләр, сәхнәгә куючылар, авторлар турындагы мәгълүмат сәхнәдәге зур экранга язылып чыгып бара. Искитмәле концерт әзерләү өстенә кеше хезмәтен бәяләргә дә онытмаганнар. Күлмәкләре, баш киемнәре, бию костюмнары үзенчәлекле, кабатланмас, матур. Дизайнын кемнәр ничек уйлаганнар да, ничек тегеп бетергәннәр. Башка милләтләрнең биюләрен башкарганда экранда әлеге халыкларның милли бизәкләре күрсәтеп барыла. Бар да бөртекләп уйланылган, Тукайча әйткәндә, күңелнең түрләренә, почмакларына барып җитәрлек. Бер номер бетүгә икенчесе башланып китә, кулдагы программага күз төшергәләп алам, эх ничек тиз, бетә бит инде, дип уйлыйм.
Сәхнәдә Ә. Ерикәй сүзләренә Р. Яхин язган «Җырланмаган әле безнең җыр» яңгырый. Җырны башкаручы Илнар Ялаловка күз ташлап кына алам да, экранга карап хәйран калам. Ә анда милләтебезнең арабыздан киткән музыка сәнгате бөекләре: Заһид Хәбибуллин, Салих Сәйдәшев, Хәйдәр Бигичев һәм башка бик күпләрнең фотосурәтләре бер-бер артлы күрсәтелә. Әлеге җыр аларны хөрмәтләп искә алу, халкыбызга калдырган иҗади мираслары алдында баш ию буларак яңгырый. Ә «Актаныш егетләре» җыры һәм экранда тасвирлау аша бүген республикабызга хезмәт итүче танылган якташлары белән танышабыз.
Бу концертта халыкка якын эчкерсезлек, татар халкын данлау, танылган якташлары белән горурлык та, тамашачыны рәхәтләнеп ял иттерерлек җыр-биюләр дә бар. Никадәр тырышлык, көч, күңел җылысы салынган. Үткән белән бүгенгене, киләчәкне тоташтыручы искиткеч, бербөтен сәнгать әсәре. Үзе Актаныш ягыннан булган тамашачылар нинди хисләр кичергәннәрдер, белмим. Минем күңелдә сөенеч, киләсе көнгә ышаныч, ансамбльгә чиксез соклану, шушы милләттән, шушы республикадан булуым белән горурлану хисләре туды. Бик зур рәхмәт сезгә, Актаныштагы яңа танышларым!
АльбинаЛАТЫЙПОВА.
Комментарии