Шәһәр «магнит»лары

Аның биналары беркайчан да буш булмый. Анда килеп керү белән күп очракта чиратның иң ахырында пәйда буласың. Анда күпчелек бәйрәмнәр үткәрелә. Ул шәһәрдәге күп керемле урыннарның берсе. Анда әбиләр дә, апалар ди, кечкенә балалар да йөри. Ул – … !?

Сүз ни турында барганын күз алдына китерәсезме? Бу бернинди кино-театр да түгел, шәһәрнең төп урыннарына әйләнеп барган «»лар хакында!

Шәһәребездә барлыгы 9 «Макдональдс» үзәге бар. Шуларның иң танылганы – Бауман урамындагысы. Бинадан ерак түгел Университет биналары, шулай ук җәяүлеләр урамы буш тормый, туристларның да күпчелеге монда килә. Ә «Макдональдс», бер Америка туристы әйтүенчә, туган йорт шикелле.

Без «Макдональдс»ка килеп кергәндә, чират койрыгын болгый башлаган иде инде. Җай гына әйләнеп узып, бер буш(!) урынга төртелдек. Килүебезнең сәбәбе – «Макдональдс»ның «плюс»ларын һәм «минус»ларын ачыклау.

Бинага килеп керү белән сине җылылык, талгын музыка һәм ачык төстәге дизайн каршы ала. Шулай ук, персоналның да сиңа карата мөмкин кадәр ихтирамлы булырга тырышуы, һәрчак мөлаем елмаюы, киткәндә: «Тагын килегез!» – дип озатып калуы беренче уңай як булып тора. Ә нигә башкаларны мондагы азык шулкадәр кызыктыра соң?!

– Азык тышлыкларының ачык төстә, матур бизәлешле булуы. Нәкъ менә шушы дизайн күзгә ташлана, үзенә җәлеп итә;

– Европалашу. Америка фильмнарында күрсәтелгәнчә, мондый туклану (кола, гамбургер) билгеле бер дәрәҗәле урынны били. Бу яшьләр тормышының алыштыргысыз бер элементы, дисәң дә ялгыш булмас. Ә без әкренләп шуңа иярәбез;

– Тәме. Күп чыганакларда азык сыйфатсыз продуктлардан ясала дип язылса да, моны дәлилли алмадык. (Бина эчендә экскурсия үткәрелә дип язылса да, хезмәткәрләрдән сорагач, озак кына аптырап, директорның визиткасын бирүдән башка берни дә эшли алмадылар. Ә директорга ярты сәгать дәвамында шалтыратсак та, җавап бирүче булмады. Бу язуны бары матурлык өчен генә куйганнар дигән фикергә килдек);

– Бәяләр. Монда ике баласын алып килгән бер әни белән сөйләшеп тордык. «Атна буена эштән бушый алмыйм. Ә балаларга әни булып бер күңелле урынга да алып барасы килә. Шуңа да, монда киләбез», – диде ул. Ә ризыкның сыйфаты хакында кызыксыну дигәндә: «Без еш түгел, атнага бер-ике генә киләбез. Шуңа да, балаларның сәламәтлегенә артык зыян тими», – дип җавап кайтарды.

wifi. «Макдональдс» биналарында түләүсез интернет урнаштырылган. Күп очракларда халык (бигрәк тә студентлар) монда шуның өчен дә килә. Ноутбукны кабызып куясың, җылы бинада туйганчы интернетта утырасың. Сиңа кисәтү ясаучы булмаячак.

«Макдональдс»ка төрле кеше йөри. Бер почмакка карасаң – бер төркем студент, икенче почмакта – апа-абыйлар, ә бер якта – әбиләр(!) дә бар. Күпчелек очракта алар оныкларын алып килгән булалар.

Тискәре яклары:

– Ризыкның сыйфаты. Иң танылган ризык – фри бәрәңгеләре күп кулланган очракта гастрит авыруын китереп чыгарырга мөмкин. Фри бәрәңгеләре үзләренең дәрәҗәсе белән гамбургердан бераз калыша. «Макдональдс» белән тук булмыйсың, бары – тамакны кытыклау гына;

– Ияләнү. Яшьләр, бигрәк тә кечкенә балалар ризыкка ияләнәләр. Бу биналарда бик еш була башлыйлар. Күпчелек буш вакытларын студентлар монда үткәрә;

«Макдональдс» бүгенге көндә иң танылган, кеше күп йөри торган урыннарның берсе. Халыкның күп килүенә һәм биналарның буш тормавына карап, аларны шәһәрнең «магнит»лары дип атап булыр иде.

P.S. Экскурсиягә керә алмагач, Фри бәрәңгесен нинди майда кыздыруларын, гамбургерлардагы фаршның нинди иттән ясалуын белми калдык…

,

КФУ студенты.

 

Комментарии