КАПКА УРЛАУ ЙОЛАСЫ

Без яшәгән авылы ( районы) халкының бик күп гореф-гадәтләрен саклап калган. Бу авылга гына хас булган бер йола бар. Моңа, янәсе, шул авылның кайбер кызлары гаепле. Ниндидер егеткә бер кыз озатырга рөхсәт итмәгән, яки ул егеткә кызның әти-әнисе каршы булган. Менә шушы гаиләләрнең хуҗалыклары зыян күрергә тиеш, имеш. Бу йоланы чынга ашыру җәй башларында була. Кичтән күпләр капкаларын саклый. Күбесе йокылары килгәч, кереп ята. Капканың нинди булуы роль уйнамый. Яшьләр үчләре булган кешенең капкасын салдырып алып, авыл уртасындагы күлгә тондырган. Иртә белән күл янында чер-чер хатын-кыз тавышлары ишетелгән. Әй сүгәләр инде яшьләрне, ә тегеләргә нәрсә, көләргә генә булсын.

.

.

 

Комментарии