«Казанга булган мәхәббәтем китап язарга этәрде»

«Казанга булган мәхәббәтем китап язарга этәрде»

«Мин Казанны бик яратам! Туган шәһәремә бурычлы хис белән йөрдем», – ди танылган психолог, психотерапевт Рамил Гарифуллин. Һәм ул шушы бурычын «кайтару» җаен тапкан – Казан турында истәлекләрен туплап, китап бастырып чыгарган.

Казанның Кремль урамында урнашкан Милли китапханәдә бер күркәм традиция бар: танылган язучылар, артистлар, сәнгать әһелләре белән очрашулар үткәрәләр монда. Китапханә «үлми»: стеналары кеше тавышларын, танылган артистларның җырларын, шигырьләрен, сөйләгән сүзләрен «ишетеп» тора.

Чираттагы шундый очрашу Рамил Гарифуллин белән булды. Рамил әфәндене танылган психолог, психотерапевт буларак яхшы белсәк тә, күпләр аның язучы икәнен белеп тә бетерми иде әле. Милли китапханәдә аның күптән түгел Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Казань-ностальжи» китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

Без бу китап турында бер язган идек инде («Коммуналкалы, мунчалы, Габдулла Рәхимкуловлы Казан», №35, 29 август, 2018). Ә аны укучылар ничек кабул иткән икән – шуны беләсе килеп, китапханәдә узган очрашуга да бардык. Бу очрашуга Рамил әфәнденең студентлары, аның китабын интернеттан укып белгән кешеләр җыелган иде.

Язма башында «китабын бурычын кайтару өчен язган» дип әйтсәк тә, аның өчен генә язылган китап түгел бу, әлбәттә. Гомумән, әдәби әсәрне «мин язарга тиеш» дип кенә язып та булмый торгандыр ул. Рамил әфәнде үзе дә шулай ди: «Мин хәзер китап яза башлыйм, бөтен кеше мине укысын, дип кенә яза башлап булмый. Бу идея белән «авырый» башларга кирәк. Аннары үзеннән-үзе языла ул. Мин укучылар өчен язмадым – үзем өчен яздым. Һәм тора-бара моның башкаларга да кызык булуы ачыкланды. Бер проектны тәмамлагач, күңелемдә бушлык калды. Ул бушлыкны кичекмәстән тутырырга кирәк иде. Һәм мин бала чакны искә ала башладым. Үткәннәрне сагыну, җирсү, ностальгия мине дәвалады».

Шулай итеп, 60нчы еллардагы Казан турында 91 хатирә язылган. Ул хикәяләрне китап итеп бастырып чыгарганчы, Рамил Гарифуллин «Фейсбук» челтәрендә чыгарып барган. Хатирәләрне шуннан укып, яратып калган һәм авторы белән күрешеп сөйләшергә теләгән кешеләр дә килгән иде очрашуга.

Шунысы кызык: очрашу узган Милли китапханә турында да истәлек бар китапта. «Бу китапханәне 5 яшемнән бирле хәтерлим. Беренче тапкыр мине монда әти алып килде. Матур бинаны, эчтә өстәлләр артына утырып, нәрсәдер укып утырган студент абый-апаларны күреп, сокланудан авызым ачылган иде. Шул чакта ук мин: «Кайчан да булса, мин дә монда утырып фән белән шөгыльләнсәм иде», – дип уйлап куйган идем. Теләгем тормышка ашты. Минем иң яхшы хезмәтләрем шушы китапханә залында утырып язылды», – дип искә алды Рамил Гарифуллин.

Урыс телендә язылган китапны татарчага да тәрҗемә итә башлаганнар. Бу эшкә шагыйрә Наилә Яхина алынган. Очрашуга ул да килгән иде. Рамил Гарифуллин белән ничек танышуларын сөйләде. «Минем телевидениедә эшләгән чак. Тинчурин театрында танылган шагыйрә Саҗидә Сөләйманованы искә алу кичәсе узды. Мин моны төшердем, якыннарыннан интервьюлар алдым. Шунда шагыйрәнең туганнары арасында Рамил Гарифуллин да йөри. Мин бит аны ул вакытта психолог дип кенә беләм. Сораша торгач, шул ачыкланды: Рамил Саҗидә апаның ире – шагыйрь Әдип Маликовның туганнан-туган энесе икән! Шулай итеп танышып киттек, аралаша башладык». Шагыйрьләр арасында үскән, озак еллар Филармониядә эшләгән танылган иллюзионист Рәмзи Гарифуллинның улы булган Рамил Гарифуллинның язучылык сәләте ачылу гаҗәп тә түгел.

Наилә Яхина 91 хикәянең 50сен татарчага тәрҗемә иткән инде. «Бомж булсынмы ул, балыкчымы – кешеләрне шул хәтле яратып тасвирлаган. Укыгач һәрберсе күз алдына килеп баса. Бик яратып тәрҗемә итәм», – дип сөйләде ул. Димәк, бик тиздән 60нчы елгы Казан турында хикәяләрне татар телендә дә укый алачакбыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии