Тинчурин сәхнәсендә яңа спектакль: «Театрыбызга мәхәббәт сүрелмәсен»

Тинчурин сәхнәсендә яңа спектакль: «Театрыбызга мәхәббәт сүрелмәсен»

Татар театр сәнгатен Кәрим Тинчурин исеменнән башка күз алдына китереп булмый. Ул оста драматург кына түгел, үзенчәлекле режиссер, артист, яхшы хикәяче һәм педагог буларак та билгеле әле. Ә бу елның 15нче сентябре театр сөючеләр өчен икеләтә бәйрәмгә тиң булды. Беренчедән, Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулса, икенчедән, күренекле шәхес исемен йөрткән театр үзенең 89нчы яңа сезонын ачты.

«Алар өчәү иде», «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе», «Американ», «Җилкәнсезләр»... Кәрим Тинчуринның әлеге әсәрләре бар кешегә дә яхшы таныш. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәр театр сезонын «Зәңгәр шәл» мелодрамасы белән ачып җибәрә. Быел Тинчурин театры да шул йолага иярде булса кирәк, сезонын Кәрим Тинчурин тәрҗемә иткән «Хан кызы Турандык» әсәре белән ачты. Драматург иҗатына тел-теш тидерерлек түгел, сайлап алыр өчен әсәрләр исемлеге зур. Билгеле булганча, ул 12 комедия, 5 драма, 4 музыкаль драма иҗат иткән, 1 трагедия һәм 4 әсәре башка авторлар белән берлектә язылган.

– Тинчурин – бөтен җанын, йөрәген, театрның формалашуына һәм үсешенә керткән, ә үз әсәрләрендә тирән, актуаль проблемаларны күтәргән кеше. Шул ук вакытта ул традицияләрне, фольклорны, мәдәниятны яхшы белүе белән аерылып тора, милли театр ихтыяҗларын яхшы аңлый. Аның традицияләре татар дәүләт драма һәм комедия театрында лаеклы хуплана, – диде Татарстан республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

Танылган җәмәгать эшлеклесе, язучы, драматург Рабит Батулла – Тинчуринның «Хан кызы Турандык» тәрҗемәсен киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иткән шәхесләрнең берсе. Мәшһүр драматургның хатыны Заһидә Әхмәрова Тинчуринның тәрҗемә архивын нәкъ менә аның кулларына тапшырган. «Италия драматургы, сюжетның фольклор элементларын һәм комедия принципларын кулланган әкияти пьесалар авторы, Карл Гоцзи үзенең өч пьесасында татар фольклорыннан сюжетлар файдаланган. XVIII гасырда яшәүче Италия язучысы илһамны каян алган, ул татарлар турында каян белгән? Бу аерым өйрәнү темасы», – ди Рабит Батулла.

Беренче тапкыр Кәрим Тинчуринның ирекле тәрҗемәсендә «Принцесса Турандот» пьесасы 1918нче елда куела. Ул вакытта Турандот йөрәген яуларга омтылган Калаф кенәз ролен Кәрим Тинчурин үзе уйный. Икенче тапкыр спектакль «Хан кызы» дип атала һәм 1980нче елда «Әкият» курчак театры сәхнәсендә куела. Ә бүгенге сәхнә әсәре татар театр сөючеләрен Тинчурин театрына карата фикерен үзгәртергә мәҗбүр итте. Сезон аншлаг белән ачылды.

Тинчуринның барлык геройлары да диярлек яңа исемнәр алган. Калаф, нугай татарлары принцы – Хәләфкә, аның дусты Барак Барахка (рольне Илфак Хафизов башкара) әйләнде. Альтоум хан –Алтын Ханга (Зөфәр Харисов), Принцесса Адельма — Гаделмәләккә (Альбина Гашигуллина), Зелима – Сәлимәгә (Диләрә Фәттахова), Бригелла Бәрәкаллага (Зөлфәт Закиров) әйләнгән.

Спектакльнең сюжеты гади. Яшь чикләве – 12+. «Хан кызы Турандык» – Алтын хан идарә иткән вакытта Кытайда яшәгән рәхимсез хан кызы Турандык тормышын сурәтли. Император указы буенча, Турандыкның кулын сорап килгән һәр кеше дә кызның өч табышмагына җавап табарга тиеш. Юкса, ярәшергә килгән егетне үлем җәзасы көтә. Әмма Турандыкның матурлыгы белән сихерләнгән нугай татары шаһзадәсе Халәфне үлем җәзасы куркытмый. Ул аның мәхәббәтен яуларга карар кыла.

Әлеге спектакльнең режиссеры Казанда туып-үскән, әмма хәзер Венгриядә яшәүче режиссер – Сердар Таһировский. Ул Венгриядә һәм аннан читтә театр экспериментларында һәм альтернатив проектларда актив катнаша. Шуңа күрә аның эше һәрвакыт иҗади һәм игътибарны җәлеп итә. Аның сәхнәләштерүендә «Хан кызы Турандык» спектакле Көнчыгыш тәме һәм драматизмы, мәхәббәтнең һәм үлемнең мистик чагылышы белән үрелеп бара. Маскалардагы персонажлар, киеренке музыка, актерларның тамаша залына чыгуы спектакльнең гамәлен көчәйтә. Биредә режиссерның хәзерге заман карашы сизелә. Тамашачыны урыныннан кузгалмаслык итеп тоту зур көч таләп итә. Ә монда режиссер бу максатына ирешкән. Ялтыравыклар сибә торган «хлопушка»лар куллану да спектакльнең тәэсирен арттыра.

Хәләф белән Турандыкның мәхәббәт тарихы бормалы һәм шартлы әкияти сюжет кына түгел. Аның нигезендә психологик чынбарлык та җәелеп ята. Бу – борынгы, әмма беркайчан да искермәс тарих. Төп геройлар Хәләф һәм Турандыкны әле студентлар гына булган Алмаз Муллаянов белән Әдилә Хәсәнова башкара. Сердар Таһировский узган ел Тинчурин театры тамашачысына «Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе»н (18+) тәкъдим иткән иде инде. Ул күпләрнең күңеленә хуш килде. Анда да төп роль өчен студент егетне сайлады режиссер. Монда да сәхнә аренасын яшьләргә тапшырды.

Яшь булуларына карамастан, ничә ел буе сәхнәдә чыгыш ясаган артистлардан бер дә ким түгел үзләре. Аларның дуэты бер-берсен тулыландыра. Әдилә Хәсәнова героинясының төгәл кыяфәтен тамашачыга тәкъдим итә: горур, салкын, тәкәббер. Актриса үзен салкын канлы патшабикә кебек тота – тавышы да яңгыравыклы, хәрәкәтләре дә салмак, киемнәре дә зәвыклы. Ә Хәләф ролен башкаручы Алмазның мәхәббәтенә чыннан да ышанасың, аның белән бергә кайгырасың.

«Хан кызы Турандык» Италия язучысы Карло Гоцци әсәре буенча тәрҗемә ителгән һәм аның нигезендә Кытай гореф-гадәтләре ята. Әмма режиссер татарлар өчен дә бүләк әзерләгән. Кытайлылар белән татарлар арасында охшашлык барын ассызыклау, аларның телләрендә якынлыкны күрсәтү шуны фаш итә. Ә пьеса ахырында Алтын ханның башына кигән таҗын салып түбәтәй киюе тамашачы күңеленә май булып ята.

Казан тамашачысы, актерларга ияреп, якты төсләргә бай, серле, экзотик дөньяга кереп китә. Сәхнә хәрәкәтләренә, актерлык техникасына, уйнау сәнгатенә зур игътибар бирә. Тинчурин театры сәхнәсендә күрсәтелгән спектакльләр күпләрдә каршылыклы фикерләр тудырса да, «Хан кызы Турандык» һәркемнең күңеленә хуш килде. Беренче пәрдәдән соң, тамашачы залында: «Менә бит, тинчуринлылар да булдыра», дигән сүзләр ишетелде. Булдыра һәм театрга мәхәббәт утын сүндермәс өчен тырыша. Тинчурин театрының яңа сезоны уңышлы булсын. Тамашачысы күп, ә спектакльнең гомере озын булыр дип өметләник.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии