Авылымның айлы кичләре

Без балачакта бөтен кеше җәяү йөри иде, хәтта авылдан унике чакрым булган район үзәге Азнакайга җәяүләп кенә барып кайта идек. Егерме дүрт чакрым араны үтеп тә, ару дигән сүзне белми идек без. Ул вакытта юллар да хәзерге кебек асфальт юл түгел, ә күтәртелгән таш юл. Ә без араны якынайту өчен турыданрак – Ихсан тавы аша йөри идек. Кире кайтыр юлда, шул тауны менгәч, чирәмгә утырып, юлга алган йомырка, пешкән итне банкадагы чәй белән бик тәмләп ашап, әз-мәз арыганнарны үткәреп җибәрә идек. Әтинең аты буш булган вакытларда Азнакайга ат арбасына утырып бара идек. Җәй көне ат арбасына утырып йөрүнең рәхәтлекләрен сез белмисез шул, аны балачаклары шул елларга туры килгән безнең буын балалары генә белә. Арбада яңа чабылган печән исен иснәп, хозурланып барасың, утырыпмы, ятып барасыңмы – урын иркен. Кояш кыздыра, рәхәт итеп җил исә, бернинди кондиционер да кирәк түгел. Андый рәхәтлекне хәзерге «Джип» машинасында да тоя алмыйсың, валлаһи.

Авылны чыгып, бераз киткәч, бик иркен ялан башлана. Җәй көннәрендә шул яланда чират көтүе көтә идек. Үзенә күрә куе үләне, куаклары, чокырында малларга эчәрлек суы да була иде әле. Бәбечкәрәм чокыры дип йөртелә иде ул иркен алан. Рәхәтләнеп саф һавада әни әзерләп җибәргән тәмле ризыкларны утырып ашый идек. Мәкерле кәҗәләр белән куганны аңламый торган сарыклар артыннан көне буе йөгерүләр әле дә онытылмый әле. Ә шулай да сагындыра ул көтү көтеп йөргән чаклар.

Чираттагы көтү көнне бер сарык бәрәнләде. Мескен бәрәнне көне буе кулымда күтәреп йөрдем. Хәер, монда кем мескен булгандыр инде, яңа туган бәрәнме, әллә җиде-сигез яшьлек «көтүче» кызмы? 

Ләкин иң истә калганы – көтүне алып кайтып тапшыргач, хуҗа апаның матур савытта биргән «монпансье» конфеты. Көтү көткәнгә Мактау кәгазе биргәннәрмени, шатлыгымнан өйгә очып кына кайтканнарым исемдә.

Бәбечкәрәм чокырыннан бераз арырак баргач, Миләшле куак дигән алан башлана. Көзен без анда миләш җыярга бара идек. Бик күп һәм эре була иде аның миләше. Шул миләштән әни как ясый иде.

Җиләк дигәч, искә төште әле, балачакта җиләкне җыеп та карый идек без. Урта каенлыкта, Түшимәндә, Суыр тавында бик уңа иде урман җиләге. Ә күпме кайнатмалар ясала иде ул җиләкләрдән. Урта каенлык аланында умарталык бар иде, ә умартачысы Мөнәвир абый. Беренче карауга кырыс табигатьле кешегә охшаса да, җиләк җыярга килгән балаларны бал белән сыйлый иде. Әнинең үзебез белән алган мичтә пешергән икмәгенә сыек бал ягып, тәмле итеп ашаулар! Таллык әрәмәсе дип йөртелгән алан да бар иде әле минем авылымда. Шомырт, балан җыярга гел шушы әрәмәлеккә йөри идек.

Ә кышларын Асыл тавыннан чана шуулар! Тун итәкләре бозга катканчы шуа идек бит. Ял көне булганда ул таудагы бала-чаганың күплеге, күрше авыл балалары да килгән диярсең.

Мәктәпне тәмамлагач, кичләрен авылның агач клубына йөри идек. Башта кино күрсәтә иделәр, аннары биюләр башлана. Баянчы егетнең дәртле бию көйләренә тирләр бәреп чыкканчы бии идек. Клуб мөдире Сәлимә апа клубны бикләргә җыенгач, кайтырга вакыт җиткәнен аңлап ала идек. Кичке тын урамнан ай яктысында бөтен урамны тутырып кайтулар. Багана башында ут булмаганда да урам яп-якты, хәтта җиргә төшкән энәне табып була иде. Еллар үткән саен менә шул авылымның айлы кичләре өзелеп сагындыра.

Җәүһәрия ШӘРИПОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии