«Монда бөтен кеше татарча сөйләшә!»

«Монда бөтен кеше татарча сөйләшә!»

Анда татарча сөйләшкәндә урыс сүзе кыстырсаң, җәза бирелә: чүгәләгән килеш үрдәк кебек «бак-бак» кычкырып йөрисең! Әти-әниләр бу педагогик алымны хуплый гына, үзләре үк: «Зинһар, минем балам белән татарча гына сөйләшегез», – дип әйтеп калдыра. Ә балалар, «үрдәк» ясамас өчен, татар телен чит тел сүзләре белән чүпләмәскә тырыша. Сүзебез Шаяннар һәм Тапкырлар клубы, ягъни ШТК аланы турында.

ШТК дигәч, күпләр: «Әһә, татарча КВН инде бу», – дип уйлап куя. Чынлыкта 2010нчы елда оешкан ШТК оешмасы сәхнәдә уен-көлке сөйләү белән генә чикләнми, башка проектларны да гамәлгә ашыра. Шуның берсе – мәктәп балалары өчен җәйге лагерь. Хәзерге вакытта Казан читендәге «Пионер» лагере базасында уза торган аланга барып, милли аланның нинди булуын үз күзебез белән күреп кайттык.

БӨТЕН ЧАРАЛАР ДА – ТАТАРЧА

2013нче елда ШТК оешмасы беренче аланын оештырып караган. Икенче елны – тагын берне. 2015тә инде – икене. Ә быел өч смена уздырганнар: Балтачта, Арчада һәм менә Казанда. Боларны миңа «Пионер» базасына барганда, Арчада узган аланда өлкән әйдаман булган Алмаз Гыйниятуллин сөйли. Балтачта – 95, Арчада 75 бала булган, ә өченче аланда 66 бала. «Тихий час»ка туры киләбез: ул 66 бала – 33 малай һәм 33 кыз – әлегә изрәп йоклый. Әйдаманнары да (алар бер-берсенә дә «Абый» һәм «Апа» дип дәшә!) ял итә. Ул арада аланның һәм гомумән ШТК оешмасының җитәкчесе Гаяз Гыйльманов белән сөйләшә торабыз.

Гаяз – Чаллы егете. Тик ШТК оешмасының башында Чаллының башка бер егете – Рөстәм Гатауллин торган (бүген аның «Үзмәк» дип аталган башка проекты бар). Идарә дилбегәсе шулай кулдан-кулга күчеп йөри торгач, Гаяз кулына килеп кергән. «Шаяннар һәм Тапкырлар клубы сентябрьдән алып майга кадәр мәктәп балалары белән КВН уеннары үткәрә. Анда республиканың төрле районнарыннан, Самара һәм Башкортстаннан да командалар катнаша. Тик җәй җиткәч, балалар кайсы кая таралыша, элемтә югала. Араларны өзмәс өчен, җәй көннәрендә аланнар оештыра башладык та инде», – дип таныштыра башлый ул. Әйткәнемчә, дүрт ел эчендә аланнар үскән, ишәйгән. Хәзер оешмага чит төбәкләрдән дә тәкъдимнәр килә икән.

Милли лагерь дигәч тә, ШТК аланына башка милләт вәкилләренә юл ябык димәгән. Рәхим итсеннәр – теләге булган бөтен кеше дә ШТК атмосферасына чумып карый ала. Хәзер уза торган аланда, мәсәлән, 10-15 урыс баласы да бар икән. «Аның кадәр булганы юк иде әле», – ди Гаяз. «Димәк, сездә күмәк чаралар урыс телендә үтә инде?» – дим, бер урыс һәм унбиш татар булган җирдә сөйләшүнең үзеннән-үзе урысчага күчүен күздә тотып. «Юк, – дип кырт кисә Гаяз. – Урыс балаларының да күбесе татарча азмы-күпме аңлый. Биш-алты бала аркасында калган алтмыш кешенең урысча сөйләшүе дөрес булмас, дидек тә, бөтен чараларны татарча алып бара башладык. Аңламаучыларга тәрҗемә итәбез. Моны аланга килгәндә үк үзләре дә, әти-әниләре дә белеп тора – каршы килмиләр». Шунысы кызык: татар балалары урысча сүз кыстырган өчен «үрдәк» ясаса, урыс балалары начар сүз әйтсә шуны ук эшли икән. Педагогик алым нәтиҗәсен бирә – балалар уйлап сөйләшә башлый.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

ДӘҮЛӘТТӘН БЕР ТИЕН АЛМЫЙЧА…

Балалар уяна. Кичке чарага әзерлек башлана, үзләренең җырлары, сөрәннәре яңгырый башлый. «Безгә инде дүртенче тапкыр килүче балалар да бар. Ел да бер үк программа булса, аларга кызык булмас иде. Шуңа күрә гел төрләндерергә тырышабыз. Быел менә рәсем, җыр, психология, оратор осталыгы дәресләре керттек. Ә татар теле дәресендә балалар урысча мультфильмнарны татарчага тәрҗемә итә», – дип сөйли Гаяз Гыйльманов. Кичә аланда ял итеп йөргән бала иртәгә оешмада куратор, аннары әйдаман, өлкән әйдаман була ала – еллар үтсә дә, ШТК гаиләсендә кала. Әйдаманнар һәр баланы исемләп беләләр, һәрберсенең нинди сәләткә ия икәнен дә хәзер әйтеп бирәләр – гаилә дими ни дисең?!

Җырлашып, көлешеп утырган бер төркем балага килеп кушылам. «Сакаллы акчарлак» төркеме икән. Сарман районының Җәлил бистәсеннән Айнур Йөзлебаевның бирегә инде өченче тапкыр килүе, Балтач кызы Мәликә Низамованың – икенче. Калганнар да ярыша-ярыша җавап бирә: икенче тапкыр, өченче, дүртенче. «Нәрсәсе ошый соң бу аланның?» – дим. «Башка лагерьларда күңелсез, ә монда кызык. Уеннар да күп», – ди Айнур. «Ә миңа татарча мохит булуы ошый!» – ди Мәликә. Башкалар да ни өчен яратуларын аңлатып калырга ашыга: «тәмле ашаталар», «абыйлар белән апалар безне дуслары кебек күрә», «ә миңа иртәнге зарядка ошый»… «Үрдәк» турында да сорамый кала алмыйм бит инде! «Ясаган ба-ар!» – ди балалар, «Башка ясамаска иде инде аны!» – диләр. Балтач кызы Мәликә: «Ә минем бер дә ясаганым юк әле!» – дип сөенә.

Болары ярар, берничә тапкыр булганнар бар бит, менә Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылында яшәүче Инсаф Гыйләҗевнең ШТК аланына беренче тапкыр килүе. «Моңарчы төрле лагерьларда булганым бар иде инде. Быел әтигә эшеннән шушы аланга юллама биргәннәр. Бер дә барасым килмәгән иде, кая барганымны да белмәдем бит. Тик беренче көннән үк яраттым. Монда бөтен кеше татарча сөйләшә, рәхәт ичмасам. Үзеңне өйдә кебек хис итәсең», – ди 9нчы класска баручы егет. Киләсе елга әти-әнисеннән үзе юллама таптырачак әле ул, иманым камил!

ШТК аланнарында ашату – хәләл. Нинди генә районга барсалар да, хәләл ит белән тәэмин итү таләп итеп куела. Монысы да әти-әниләр, балалар сораганга эшләнгән. Оешма җитәкчесенә бирәсе бер соравым калган икән. «Төбәкләргә чакыралар дидегез. Нәрсә дип җавап бирәсез?» – дим. «Әлегә уйланабыз. Безне чакыручылар база белән үзләре тәэмин итәргә әзер. Тик менә барысына да ничек җитешергә, каян кеше табып бетерергә – шунысы гына тотып тора», – ди Гаяз. Бу сорау үзеннән-үзе икенчесен – финанс турындагысын тудыра. «Аланнар дәүләттән бер тиен алмыйча оештырыла. Чыгымнарның бер өлешен – балаларның юллама бәясе, икенче өлешен – иганәчеләр ярдәме белән, аннан калганын үз кесәбездән каплыйбыз. Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган грантларга гаризалар язабыз, тик алар һәрвакыт җавапсыз кала», – ди Гаяз. Министрлык вәкилләре: «Бер татар телле лагерь бар – шул җиткән», – дип уйлый һәм ШТК кебекләрнең гаризаларын карап та тормый, күрәсең. Ә бу вакытта милли җанлы энтузиастлар, фәкать үз көчләре белән генә, балалар һәм яшьләр арасында татар телен популярлаштыру эшен алып бара.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии