Кариев сәхнәсендә яңа спектакль: мәгънәле, нәшидле, биюле

Кариев сәхнәсендә яңа спектакль: мәгънәле, нәшидле, биюле

Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры да моннан читтә калмады. 15-16нчы июнь көннәрендә Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре буенча куелган «Йосыф» спектаклен тәкъдим итте.

Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре хәзерге көннәргә кадәр килеп җиткән борынгы әдәбият үрнәкләренең берсе. Киләсе елга әсәр язылуына 790 ел була. Элек ул һәр татар гаиләсендә Коръән китабы кебек кадерле булган. Сигез гасыр элек язылган әсәр һәркемнең күңеленә якын: олысы да, кечесе дә, егет һәм кызы да, укымышлысы да – һәркайсы үзенә аннан рухи азык, көч алган. Олылар сабыр булырга, карчыклар гайбәттән качарга тырышкан, егетләр һәм кызлар мәхәббәттә тугрылыклы булырга ант эчкән. Поэма һәркемдә киләчәккә ышаныч, якты өметләр уяткан, ил-халык алдында ак йөзле, саф күңелле, намуслы булырга өйрәткән. Шунлыктан «Кыйссаи Йосыф» һәр өйдә булган. Ул татар яшәгән һәр урында укылган, мәктәп-мәдрәсәләрдә уку китабы итеп тотылган. Дөрес, аның кыска варианты әле дә мәктәп программасында бар.

«Йосыф» спектакленең нигезе – Кол Гали әсәре һәм Коръән сүрәләре. Тамашада поэма сюжетыннан бигрәк фәлсәфи эчтәлек өстенлек итә. Диалог, монологлар бик аз кулланыла. Спектакльдә катнашучылар мәгънәне күбрәк бию һәм музыка аша җиткерә. Шул рәвешле, әсәр белән таныш булмаган тамашачыга да төп фикерне аңлау кыен түгел.

Спектакльнең сюжеты гади – Ягъкуб пәйгамбәр улы Йосыф үз туганнары көнчелеге аркасында җәфа чигә, әмма Аллаһ Тәгалә ярдәме белән авырлыкларны җиңә. Кол Гали үзенең үлемсез әсәрендә кешелек җәмгыятенең иң мөһим проблемаларын күтәреп чыга: көнчелек, тугрылык, сабырлык, ата белән бала мөнәсәбәте, кешелеклелек, кеше бәхете, байлыкка кызыгу, ил белән гадел идарә итү. Бу темалар барысы да 1 сәгать тә 40 минут дәвам итә торган спектакль сюжетында да урын алган. Шуны да әйтү мөһим: Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан дәүләт бюджетыннан ике миллион сумнан күбрәк акча да бирелгән.

Спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов. Ул «Кыйссаи Йосыф» әсәренә бер генә мөрәҗәгать итми инде. Хәер, бу – әлеге әсәр буенча куелган дүртенче спектакль. Ләкин бүгенге «Йосыф» заманчалаштырылган.

– Кол Галинең әлеге поэмасыннан кино да төшереп була. Бай эчтәлекле әсәрнең һәр бүлеге сериал төсле. «Йосыф» спектаклендә геройның балачагыннан алып, Мисырда патша булып, пәйгамбәр дәрәҗәсенә җитүен күрсәтәбез. Яшь буынга нәфес, мәхәббәт һәм миһербанлык хисләрен аңлатыр өчен, иң яхшы сюжет сызыгын сайладык. Йосыф төрле сынаулар үтеп, тормышта үз урынын таба. Геройның кешелеклелек сыйфатларын беренче планга куябыз. Тамашачы спектакльне карагач, үзенә үрнәк булырдай образ таба ала, – диде Русиянең атказанган артисты Ренат Әюпов.

Спектакль Русиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте, Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти Раил хәзрәт Гайнетдин тарафыннан хуплау алган. Режиссер сүзләренчә, һәрбер эпизод интернет аша аңа җибәрелгән, ә мөфти төзәтмәләр керткән.

– Равил хәзрәт текстта «Тәңре» сүзенең күп кабатлануына игътибар итеп, аны урыны-урыны белән «Раббым», «Аллаһ» дип алыштырырга тәкъдим итте. Ул миңа спектакльгә мөнәҗәтләр, нәшидләр кертсәң, яхшы була, диде. Сергач якларыннан табылган бик борынгы нәшидләр җибәрде. Алар арасында XV гасырдан килгәннәре дә бар. Без аларны кулландык. Безнең вокал педагогыбыз Лилия Зәйнуллина аны артистларыбызга өйрәтте. Без аны аз гына заманчалаштырдык, – дип сөйләгән иде матбугат конференциясендә Ренат Әюпов.

Мөнәҗәт һәм нәшидләрне сәхнә читендә Кариев театры актрисалары башкара. Әлеге борынгы көйләрне яңгырату Татарстанның атказанган артистлары Энҗе Камалиева, Әминә Галиева, Лилия Низамиева, Гөлнара Абитова, Гөлнара Фазылҗановага тапшырылган.

Йосыф ролен театрның яшь һәм талантлы артисты Илсаф Нәҗипов башкара. Ул Йосыфны аңлар, аның хис-кичерешләрен тояр өчен Йосыфның тормышына кагылышлы бик күп китаплар укыган.

– «Кыйссаи Йосыф» белән балачактан таныш, әмма ул вакытта мин сюжетны гына истә калдырдым. Рольне алганнан соң, әсәрнең мәгънәсенә төшендем. Йосыфны агалары кыйнау күренешен уйнау авыр булды. Йосыфта үземә хас сыйфатлар да бар, – ди төп рольне башкаручы Илсаф.

Спектакльгә әзерлек эшләре дүрт ай дәвам иткән. Шушы вакыт эчендә команда хәзрәтләр белән киңәшләшкән, Коръәнгә мөрәҗәгать иткән. Поэмадан аермалы буларак, спектакльгә шайтан образы кертелгән. Ул – Йосыфның агаларын туры юлдан тайпылдыручы, аларның башына мәкерле уйлар сеңдерүче кара тап. Аның сүзләре юк, ул бөтен әйтәсе килгәнен бию хәрәкәтләре ярдәмендә күрсәтә. Шул рәвешле, тамашачы күңелендә шайтанга карата нәфрәт уяна.

Спектакльнең яшь чикләве – 12+. Әсәрдә Йосыф белән Зөләйха арасындагы мәхәббәт маҗаралары, дөресрәге, Зөләйханың Йосыфка булган мәхәббәте тасвирлана. Поэмада Кол Гали хатын-кыз образын уңай яктыртуга юл ачып җибәрсә, спектакльдә Зөләйха – мәкерле азгын хатын-кыз буларак чыгыш ясый. Хәер, спектакльнең төп бурычы егет һәм кыз мәхәббәтен күрсәтүдә түгел, ә Аллаһка ышанычны һәм яхшылыкның җиңүен алга сөрүдә.

Кариев театры бу сезонында тамашачыларын бик күп яңа спектакльләр белән сөендерде. Яшь тамашачыга гына түгел, урта һәм өлкән буын кешеләренә дә тормыш китабы була алырлык «Йосыф» спектакле белән сезонны яба да. Кол Гали үзе бу әсәрен: «Кыйссалардан, хикмәтләрдән матуррагы, Ялыкмыйча тыңлау өчен татлырагы...», – дип атаган. Спектакль дә шул уңышны кабатлар һәм «иң татлы» һәм иң күп тамашачы җыйган сәхнә әсәре булып танылыр.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии