Бер җылы сүз җитә кешегә

«Нур сибә йөзләре... » «Бер җылы сүз җитә күңелгә...» Күңелемдә яши торган шушы сүзләр белән башлыйсым килә рәхмәт хатымны. Ә рәхмәтем – Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш Табиблар амбулаториясе хезмәткәрләренә. Шәхсән миңа ул амбулаториягә әле өч тапкыр гына мөрәҗәгать итәргә туры килде, чөнки без – шәһәрдән күчеп кайткан гаилә. Әмма анда эшләүче табиблар һәм шәфкать туташларының үз профессияләренә никадәр тугры булулары, зур җаваплылык тоеп эшләүләре, хезмәтләрен җиренә җиткереп башкарулары, пациентларга йомшак мөгамәлә кылуларына инанырга шушы өч очрак та җитте. Аларның үз вазифаларын зур сабырлык һәм ихласлык белән үтәүләре, авыруларга игътибарлы булулары, һәр нәрсәне аңлатып сөйләүләренә исем китеп кайттым. Кемдер әйтер: «Аларның эшләре шул, алар шундый булырга тиешләр», – дияр. Әйе, тормышта барысы да «тиешенчә» булырга тиеш, бу барыбызга да кагыла. Әмма кызганыч, күп очракта «тиешлелек»не күреп булмый шул. Аерым алганда, медицинада гыйбрәтле хәлләр, авыруларга игътибар җитмәү, хәтта битарафлык, дорфалык, дөрес куелмаган диагнозлар, табиб хатасы, аяныч язмышлар турында әледән-әле ишетеп торабыз.

Хастаханәгә таза-сау кеше йөрми, анда сәламәтлеген җуйган, табиблар ярдәменә мохтаҗ булганнар бара. Авырулар, әлбәттә, табиблардан үзләренә кешечә мөнәсәбәт булыр дип өмет итә. «Өе барның көе бар», – диләр. Медицина хезмәткәрләренең дә проблемалары юк түгелдер, саулыклары да какшагандыр, бәлки күңелләренә тынычлык та таба алмыйлардыр. Ләкин пациентларга мөнәсәбәттә бу сизелмәсен иде. Авыруларның хәлен аңлап, ашыкмыйча дөрес диагноз куеп, тиешенчә дәвалаулары безгә бик кирәк бит. Кайчакта табибларның ягымлы мөнәсәбәте хәтта биргән даруларыннан да көчлерәк дәвалый.

Хатымның ахырында Түбән Тәкәнеш Табиблар амбулаториясендә эшләүче медицина хезмәткәрләренең һәммәсенә дә Аллаһ Раббыбыз олы рәхмәтен салсын иде, дип телим. Аларның үзләренә дә саулык-сәламәтлек, күңелләренә тынычлык, гаиләләренә иминлек, эшләрендә бик тә кирәк булган сабырлык, түземлек насыйп итсен. Табибларыбыз, шәфкать туташларыбыз беркайчан да әлеге күркәм сыйфатларын җуймыйча, җиңел булмаган хезмәтләрендә уңышларга ирешеп, каты авырган пациентлары аз булып, кешеләрдән гел рәхмәт сүзләре генә ишетеп, аларны Аллаһ ризалыгы өчен хөрмәт итеп эшли алсыннар иде. Һәрвакыт шулай күпләргә үрнәк булып калсыннар. Сезнең барчагызга да чын күңелдән рәхмәт, хөрмәтле табиблар һәм күркәм шәфкать туташлары!

Гүзәлия ФӘЙЗРИЕВА,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии