Җырга багышланган гомер

Җырга багышланган гомер

Яңа елның бәйрәмнәре үткәч, Казан шәһәре татар ветераннарының «Яшәү яме» милли-мәдәни клубына авылдашым Рафаэль абый Сальмушев чакыруы буенча килдем. Монда беренче генә чакырылуым түгел. Авылдашлар буларак, мин аны яхшы беләм. Ул татар матбугатында бихисап мәкаләләре, бик күп китап авторы, журналист, язучы, хәйриячелеге белән дә танылган шәхес.

Аның җитәкчелегендә «Мәңге яшисе килә» клубы 2000нче елда оеша. Бер ел эчендә татар пенсионерлары-ветераннарының ял итү үзәгенә әверелә. Клубның максаты – ялгызлыктан интеккән, олы яшьтә булуларына карамастан, кеше арасына чыгасы, аралашасы килеп тә, барыр урыннары булмаган олыларны берләшерү. Алай гына түгел, аралашу, чыгышларын чиста татар телендә алып баручы бердәнбер оешма ул. Туган телне саклау, җыр сәнгатен югалтмыйча, киләчәк буынга тапшыру – менә шушы максатны да күздә тота клубка йөрүчеләр. Яшерен-батырын түгел, күп кенә олыларыбыз үзара да, балалары, оныклары белән дә урыс телендә генә сөйләшәләр.

Клубны 10 ел җитәкләгәч, Рафаэль абый кинәт кенә авырып китә. Клуб җитәкчесез кала, тарала. Бу клуб нигезендә тагын биш татар клубы барлыкка килә. Барлык клубларның да эш рәвеше «Мәңге яшисе килә» клубының программасына охшаш. Беренче клубны оештыру эшенә керешкәч тә Рафаэль абый программаны олыларның психологиясенә туры китерерлек итеп төзи. Алар бит көйсезләр, нечкә күңеллеләр, тиз үпкәләүчән, һәрберсенең күңелен күрергә, очрашудан шатланып, яшисе килеп кайтып китәрлек итәргә кирәк. Авыруына да карамастан, бер-ике ай ял иткәч, клубташлары соравы буенча, яңадан «Яшәү яме» дигән клуб оештыра, аны да Рафаэль абый үзе җитәкли. Менә инде 20 ел хәйриячелек хезмәтендә дә армый-талмый эшли.

Бу юлы да очрашуга бик күп кеше килгән иде. Ачык чырай белән каршы алдылар. Чәйле кичә булды, өстәл өсте сый-нигъмәт белән тулы. Барысын да диярлек олы апалар үзләре әзерләп алып килгән. Кичәдә уен-көлке тынмады, бигрәк тә клуб ветераны Газизов Эдуард абыйның җырлавы күңелгә үтеп калды. Ул халкыбызның җырларын үзенә генә хас, бер төрле моң, ашкыну белән башкара. Аны тыңлаганда бар дөньяңны онытып, җыр эченә кереп китәсең, яныңда бер кеше дә юк кебек. Бары тик җыр, моң гына агыла да агыла. Беренче очрашуда мин аңа: «Эдуард абый, сез кайчаннан бирле җырлыйсыз, зур сәхнәләрдә дә җырладыгызмы әллә?» – дип сорау бирдем. Ул, көлемсерәп: «Туганнан бирле җырлыйм, бик кызыксынсаң, икенче килгәндә автобиографиямне язып алып килермен» , – дип шаяртып куйган иде.

Менә гармунчы бию көен уйнап җибәрде. Өстәл артында утыручы ветераннар биергә чыкты. Олы яшьтәге апалар берсеннән-берсе уздырып бии, такмаклар әйтеп җырлый. Эдуард абый бер кырыйгарак китеп утырды, мин дә аның янына килеп бастым. Шунда ул миңа куен кесәсеннән гади дәфтәр битенә язылган берничә кәгазь сузды. «Мә, энекәш, мин әйткән сүземдә торам, син кызыксынган сорауларга җавап язып алып килдем, укып карарсың» , – диде.

«Яшәү яме» клубының моң иясе Газизов Эдуард абый 1940нчы елның 2нче гыйнварында Арча районының Югары Масра авылында туып үскән. Бала вакыты авыр сугыш елларына туры килгән. Авылларында 4 еллык мәктәпне тәмамлагач, 5 чакрым ераклыктагы Курса-Почмак авылына йөреп 7 еллык мәктәптә укый. Армиягә киткәнче туган авылында колхозда эшли. 1959нчы елны армия сафларына алынып, Украинада хезмәт итә. Анда шоферлыкка укып, өч ел буена машинада йөри. Хәрби хезмәтен тәмамлагач, 8 ай Донбасста шахтада, аннан 2 ел Жданов шәһәрендә шофер булып эшләп ала.

1965нче елны Казанга кайтып, «Таттрансуправление»нең 1186нчы хәрби автоколоннасында шофер булып эшли. Ул – атказанган хезмәт ветераны, атказанган автомобиль йөртүче, Русия Федерациясенең мактаулы автотранспортчысы һәм 1нче дәрәҗәдә авариясез эшләгән өчен значогы иясе. Бик күп мактау грамоталары бар.

Пенсиягә чыккач, дусты Данил белән очрашып, Сабан туенда чыгыш ясыйлар. Соңыннан аның тәкъдиме белән үзешчән түгәрәккә йөри башлый. 2010нчы елда Екатеринбургта Бөтенрусия «Түгәрәк уен» татар фольклор фестивалендә икенче дәрәҗә диплом, лауреат исеме һәм кыйммәтле бүләк ала. 2011нче елда Арча шәһәрендә Татарстан буенча узган Бөтенрусия «Түгәрәк уен» татар-фольклоры фестивалендә кабат 2нче дәрәҗә диплом һәм лауреат исеме бирелә. 2012нче елда Иске Казан шәһәрчегендә узган Бөтенрусия «Түгәрәк уен» татар фольклоры фестивалендә өченче дәрәҗә диплом һәм лауреат исемнәренә лаек була.

«Яшәү яме» клубы татар пенсионер-ветераннарының җыелышып, ял итү үзәге булып тора. Очрашулар күңелле, җанлы, эчтәлекле үтсен өчен алар көчләрен дә, вакытларын да кызганмый. Бу очрашулардан яшәреп, рухи көч алып, күңелләре күтәрелеп, яшиселәре килеп кайтып китәләр. Тикмәгә генә, бер яшьлектә, бер картлыкта, дип әйтми бит халкыбыз. Һәркемнең картлыгы бу клубтагыларныкыдай күңелле, шатлыклы узсын иде, дигән теләктә калам.

Бер язмада гына барысы турында да язып булмый. Клуб әгъзаларының кайсысын гына алсаң да, алар турында аерым бер язма әзерләп булыр иде. Бу язмамда мин Эдуард абый турында язып китәргә булдым. Аның 80 яшьлек юбилеена соңга калыбрак булса да, бүләгем булсын дидем. Аңа озын гомер, исәнлек-саулык, әле тагын күп еллар үзенең клубташларын кабатланмас моңына төреп, күңелләрен күтәреп яшәсен.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии