Җырчылар кылана

Җырчылар кылана

«БГ» да Эльвира Фатыйхованың «Татар җыры = » (22 декабрь, 2010 ел) язмасын укыгач, кыю һәм үткен журналист барлыгына сөенеп куйдым. 10 ел буена бу «Ак барс» алучылар Татарстан халкына күпмегә төште икән, дип уйлап куям мин дә. Бигрәк артыгын кыланалар инде, Гөлназ Сәфәрова да кимен куймый. Ул иганәчеләр берсен-берсе уздыра-уздыра мактап чыгышлар ясап, бүләкләр тапшыра. Шул 10 ел буена бер төрле җырлар инде, аны мактап, нинди кызык табалардыр?! Минемчә, бөтен Татарстанның акчасы спортчылар белән шушы «Ак барс»ны алучы җырчыларга китеп бетә торгандыр. Ә башка яктан бер дә алга китеш юк.

Шәкүр белән Илназ Сафиуллинны гына карыйк: ай-һай, сикереп тә карыйлар, сәхнә ничек түзә торгандыр. Аннары якыннары шул тирәдә эшли торгандыр, хәерче баласы шулкадәр кылана алмас иде. Артистлар, язучылар берсен-берсе уздыра-уздыра юбилей үткәрә. Ә авыл халкын белгән кеше дә юк! Юбилей түгел, открытка да бирмиләр. Гомер буе резин итек киеп эшләгән кешенең 50-60-70 яшьлекләрен искә алган кеше дә юк.

Телевизордан тумыштан гарип балалар турында күрсәтәләр, акчагыз күп булса, шуларга ярдәм итегез! Түрәләрнең бала алганын да, берәрсенә ярдәм иткәннәрен дә күргән юк!

Аннан телевидениедәге «Татар халык ашлары» тапшыруын, ни өчендер, русча күрсәтәләр. Нигә мыскыл итеп исемен шулай куйганнардыр, русча күрсәтәсе булгач. Анда да Венера Ганиева ике тапкыр катнашты инде, бүтән кеше беткән микән?! «Кара-каршы» тапшыруын бик матур алып баралар. Гомере озын булсын! Чыгарылышның берсендә язучы Заһид Мәхмүди «99% ирләр хыянәт итә», – дип белдерде. Бу процентка артистлар, язучылар, түрәләр керә торгандыр инде. Чөнки авыл җирләрендә мондый хәл күзәтелми. Аның вакыты да, кемнедер башканы ашатып-эчертеп торырга акчасы да юк. Бу процентлар, Заһид дус, бары сезгә генә карый, син мине ачуланма инде.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН.

Мөслим районы, Исәнсеф авылы.

Җырчылар кылана , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии