- 26.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №20 (25 май)
- Рубрика: Аулак өй
Интернет челтәрендә татарча яңа web-радиостанция эшли башлады. Аны гамәлгә куючы – Нур Алиев. Ул – күпләргә «Курай» радиосын оештыручыларның берсе, аның беренче алып баручысы, баш мөхәррире буларак таныш. Әле генә мичтән чыккан «Qazan Radiosı» турында да аның белән әңгәмә кордык.
– Нур, яңа радионы кайдан, ничек тыңларга мөмкин?
– «Qazan Radiosı» – интернет – радио. Аны Qazan-radiosi.com сайтына кереп тыңларга була. Бүген радио әзер плей-лист буенча язмада эшли. Алга таба он-лайн, ягъни турыдан туры трансляциягә күчәчәк.
– «Qazan Radiosı»ның эш максатын, ачылу сәбәпләрен ачыклап китсәң иде.
– Ул, беренче чиратта, татар мәдәниятен, әдәбиятын, тарихын, милли үзаңын пропагандалауга юнәлгән. Безнең интернет-дулкыннарда тыңлаучыларга сыйфатлы музыка белән беррәттән, мәгълүмати тапшырулар да тәкъдим ителәчәк.
Безнең web-радио бөтен дөньяга сибелгән татарлар өчен кызык булыр, дип ышанам. Төп тыңлаучыбыз – Казан, Татарстан гына түгел, ә Русия һәм ерак чит илләрдәге милләттәшләребез булыр дип көтелә.
– «QR» ның музыкаль юнәлеше нәрсәдән гыйбарәт?
– Өстенлек татар музыкасы җәүhәрләренә, классикага, фольклор музыкага, сыйфатлы татар эстрадасына, альтернатив музыкага биреләчәк. Тыңлаучылар оркестрлар башкаруындагы язмаларны, җанлы концертларны ишетә алачак.
Мин «Курай» радиосында эшләгән чорда ук тыңлаучылар уртаклашкан винил пластинкаларны цифрлаштырдым. Бу җырларның барысы да шәхси архивымда саклана. Аларны яңгырату нияте бар.
Моннан тыш, «Qazan Radiosı»нда уникаль язмалар уйнатылачак дип тә мактана алам. Әйтик, 60-70 елларда компакт-дисклар да, аудиокассеталар да булмаган. Кешеләр теге яисә бу җырны я концертта, я «Татарстан» радиосыннан гына ишетә алган. Ул җырларның күбесе кабатланмас башкару итеп исәпләнә, ягъни тере тавыш белән студиядә бер тапкыр яздырып, тиражланмаган әсәрләр.
Болардан тыш, татар fm радиостанцияләрендә «не формат» дип йөртелгән музыка бездә шактый күп. Хип-хоп, транс, r’n’b, рок, ska, этник һәм башкалар. Тыңлаучыларыбыз боларны бәяләп тә өлгерде – барысы диярлек музыкаль форматка карата уңай фикердә. Альтернативаны, борынгы көйләребезне күбрәк яңгырату турында үтенәләр.
«Qazan Radiosı»нда фольклор музыкасына игътибар зур. Бу эштә без Айдар Фәйзрахмановка һәм аның җитәкчелегендәге ансамбльгә рәхмәтлебез.
Web-радиобызда милләттәшләребез тарафыннан чит җирләрдә башкарылган җырлар зур урын алачак. Мәсәлән, Швециядә торучы Гөлүзә Зиятдин, Нью-Йорк шәһәрендә иҗат итүче Гөлнара Исмаева, барыбызга да таныш Альберт Әсадуллин һәм башкалар. «Qazan Radiosı» бу артистларның җырларын иң беренче яңгыратачак интернет-радиостанция дип мин горурланып әйтә алам.
– Поп-музыканы «QR» дулкыннарында ишетеп буламы? Әллә бу төр музыканы «не формат» дип исәплисезме?
– Татар поп – музыкасы бездә санаулы күләмдә генә булачак. Музыкаль фаст-фудны без ераграк тотарга тырышабыз.
– Чыгачак тапшыруларның юнәлеше нинди?
– Бүген «Татарстан» hәм «Азатлык» радиоларыннан кала, мәгълүмати, аналитик тапшырулар бирүче юк. Безнең web – радионың төп максатларының берсе мондый тапшырулар булдыру! Алар тәүлек буена түгел – билгеле бер вакытта, кабатлаулар белән эфирга чыгачак. Кабатлауларсыз булмый, чөнки безне Америкада, Австралиядә, гомумән, Җир шарының икенче ягында да тыңлыйлар. Заманча радиостанция, күңел ачу белән беррәттән, кешегә мәгълүмат җиткерергә, рухи азык бирергә, тирән фикерләргә өндәргә тиеш, дип уйлыйм. Ачыклыйсы мәсьәләләр, бәхәсләшәсе сүзләр, хәл итәсе күренешләр бихисап!
– Тапшыруларны үз иҗат төркемегез белән булдырасызмы? Журналистлар белән хезмәттәшлек итү каралганмы?
– Бу өлкәдә хезмәттәшлексез мөмкин түгел! «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров «Qazan Radiosı»нда үзенең шәхси тапшыруын эшләргә ризалык бирде. Моннан тыш «Татарстан» радиосында эшләүче журналистлар үз тапшыруларын әзерлиләр. «Безнең гәҗит» газетасы редакциясе дә булышабыз дип тора.
Бүген заманча формалашкан һәм заманча фикерләүче журналистларны табу җиңел түгел. Мәсәлән, күптән түгел мин яшь журналист Ленар Мөхәммәдиев белән сөйләштем. Үз блогында очлы-очлы мәкаләләр яза ул. Шул ягы белән дә миңа ошады. Аңа радиода аерым бер тапшыру ясарга тәкъдим иттем.
Эфирны яхшы, сыйфатлы тапшырулар белән тулыландыру өчен бер-ике кешенең генә көче җитми. Шуңа күрә, без тарафдарлар табып, профессионаллар белән хезмәттәшлек итәбез. Авырлыклар безне куркытмый! Эшләргә куәт бирә.
Әңгәмәдәш Динар ВӘЛИЕВ,
КФУ студенты.

Комментарии