- 26.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №20 (25 май)
- Рубрика: Аулак өй
30 майдан 3 июньгә кадәр Казанда төрки халыкларның X халыкара «Нәүрүз» театр фестивале узачак. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы фестиваль программасында төрки телле курчак театрлары һәм ачык мәйданда уйналучы спектакльләр дә бар. Моннан тыш, фестиваль кысаларында төрки халыкларның милли драматургиясе һәм режиссурасы хакында түгәрәк өстәл, төрки дөньяның әйдәп баручы театр әһелләре белән остаханәләр үткәреләчәк. Шулай ук фестивальдә катнашучы һәр төрки халыкның милли үзенчәлеген һәм иҗади хәзинәләрен чагылдырган театраль концертлар оештырылачак.
1989 елда Советлар Берлегенең театр эшлеклеләре оешмасы карары белән Алмата шәһәрендә Урта Азия республикалары һәм Казахстан драма театрларының беренче «Нәүрүз» фестивале үткәрелә. Зур урау юллар аша 1998 елда ул Казанга килеп җитә. Шунда төпләнеп тә кала, халыкара дәрәҗәсен ала һәм 4 елга бер, ә 2009 елдан ике елга бер уздырыла башлый.
Быелгы «Нәүрүз» театр фестиваленә Германия, Япония, Төркия, Казахстан, Төркмәнстан, Молдова һәм Русиянең Якутия, Алтай, Тыва, Дагыстан, Хакасия кебек өлкәләреннән театр труппалары, 550 катнашучы һәм кунак киләчәк дип көтелә.
Фестиваль 30 майда Казанда төрки халыклар театрларының бәйрәм парады һәм Г.Камал театры каршындагы мәйданында узачак театраль концерт белән ачылачак. «Нәүрүз» Г.Камал һәм К.Тинчурин, Рус ТЮЗы, Курчак театры, Яшьләр театрлары сәхнәсендә, хәтта урамда да үтәчәк. Коллективлар үз иҗатлары белән таныштырачак.
Ә фестиваль сабантуй белән төгәлләнәчәк. Ул Казанның Тынычлык бистәсендәге Эчке эшләр министрлыгының спорт базасында 17 сәгатьтә башлана.
– Театрларның быелгы Cабантуе бик зур әзерлек сорый. Чөнки чит pеспубликалардан, чит илләрдән килгән коллективлар да анда 2 ел катнаша. Остардылар. Без күбәйдек. Узган ел да төп бүләкне алган баш батыр, безнең театрның әйдәп баручы актеры Алмаз Фәтхуллинга бик кыен булды. Кунакларның татар көрәшен белеп бетермәүләре сизелде. Ә быелгысы алай булмаячак, ныклы әзерлек белән киләчәкләр», – ди театр артистларының Сабантуен оештыручыларның берсе, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.
Фестивальнең исеме дә бит юкка гына «Нәүрүз», дип аталмый. «Яз бәйрәме – наз бәйрәме!» дигән исемне ишеткәч, күңелгә рәхәт. Чәчәкләр, төрле агачлар аклыкка-пакьлеккә күмелгәндә, ата-бабалары бер булган халыкларның җыелышып, үзләре тудырган иҗатларын бер-берсенә, тамашачыларга тәкъдим итүләре, чыннан да, язлы һәм назлы бәйрәм!
Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын, читтә яшәп тә безне онытмаган төрки туганнар! Сабантуйга рәхим итегез, дуслар!
Рәдиф СӘГЪДИ,
К. Тинчурин ис. театрның җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары.
Комментарии