Театр яктылыкка, нурга илтә…

Театр яктылыкка, нурга илтә…

Бер үк вакытта рәхәтләнеп көлеп, шул ук вакытта мөлдерәмә яшь тулы күзләрегезне йомарга куркып, бүгенге җәмгыятьтә барган вәзгыятьне йөрәгегез аша кичереп, яшәеш, тормыш-көнкүрешегез турында уйланганыгыз бармы сезнең? Әгәр дә рәхәтләнеп ял итеп кенә калмыйча, яшәү рәвешегезнең дөресме-юкмы икәнлеген аңлап нәтиҗә ясарга, тормыш кыйммәтләренең асылына төшенергә теләсәгез, Балык Бистәсе халык театрына барып кайтыгыз, җәмәгать. Үч, ачу-нәфрәт, мәхәббәт кебек төшенчәләр һәрберебезгә таныш. Әмма алар геройлар язмышы, сәхнә уены аша күрсәтелгәндә бөтенләй икенче төсмер ала икән. 40 еллык тарихы булган халык театры үзенең юбилей елында тамашачыга Гафур Каюмов әсәре буенча әзерләнгән «Ыру» спектаклен тәкъдим итте. Әлеге спектакльне карарга күптәннән хыялланып йөрсәм дә, җае чыкмады һәм менә, ниһаять, сәгате сукты бугай.

Мин – тамаша залында. Спектакль башланырга сәгать ярым алдан килеп утыруым да юкка түгел. Спектакльнең эчтәлеге белән әзме-күпме хәбәрдар булсам да, «мең кат ишеткәнче, бер кат барып күр» принцибы белән яшәүче кеше буларак, әлеге спектакльнең режиссёры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Раушан Шәрифнең (күпләр аны «Яланаяклы кыз» фильмының режиссёры буларак та белә) үзенә бирәчәк сорауларым да бөреләнде күңел түрендә. Театрны халык менә-менә ачылам дип җилфердәп алган пәрдә артында сәхнә артистлары сурәтләгән яңа бер тормыш итеп күз алдына китерә. Ә инде театр сәнгатенең эчке мохитен режиссёрдан кала беркем дә бар нечкәлекләре белән тирәнтен аңлап бетерә алмый торгандыр. Халык мелодрама, комедияләргә өстенлек биргән заманда режиссёр ни өчен катлаулы тарихи жанрга тукталган? Тамашачы әлеге спектакльне ничек кабул иткән? Спектакльне әзерләгәндә нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килгән? Раушан Тимерҗан улы белән әңгәмәбез вакытында нәкъ менә шул хакта сөйләштек без.

– «Ыру» әсәренә тукталуым да юкка түгел. Авыр, катлаулы, ата – улны, ана – кызны, туган туганны белми торган куркыныч заманда яшибез. Җир шарының төрле почмакларында кан коюлар дәвам итә. Әлеге спектакль халыкны уйланырга, яшәү рәвешенә тагын бер кат күз салып, нәтиҗә ясарга этәрү максатын күздә тотып әзерләнде. Артистлар белән эшләгәндә дә әллә ни кыенлыклар булмады. Алар һәрберсе үзенчәлекле. Аңлашып эшләдек. «Суфлер булмаячак», – дигән сүзләрем бераз сагайтса да, начар тәэсир итмәде үзләренә. Күгәрчен, Котлы Бөкәш, Кече Елга һәм Балык Бистәсендә тәкъдим ителгән спектаклебезне халык бик җылы кабул итте. Чөнки монда тапталмаган мәгънә, фикер сөреше ята. Театр бит ул тамашачы алдына үз сорауларын да куя һәм тамашачы әлеге сорауга үзенчә җавап бирергә тиеш, – дип үз эше турында тәмләп сөйләде ул.

Тын да алмыйча тамашаны күзәтәм. Сәхнә бизәлеше, актерларның шул чорга караган киемнәре, сөйләм үзенчәлекләре – боларның һәммәсе дә спектакльнең тәүге минутларыннан ук тамашачыда кызыксыну уята, уңай фикер калдыра. Бию – затлылык билгесе дигән сүзләргә дә хилафлык китермәгән коллектив. Театр өчен махсус оешып, мәктәп укучылары, студентлар составыннан торган бию төркеменең берсеннән-берсе дәртле чыгышлары тамашачыларның күзләрен иркәләми калмагандыр. Ара-тирә колакка арткы рәттә, янәшәдә утыручыларның соклану катыш сүзләре килеп бәрелә. Менә шул вакытта үзеңнекеләр өчен сөенеп, алар өчен горурланып, ирен читенә хәйләкәр генә елмаю элеп: «Булдыра безнекеләр», – дип, эчтән генә, беркем сизмәслек итеп кенә тантана итеп утырасың да инде ул! Шәп уйный артистлар! Лидерлык сәләте көчле булган, башкаларны үзе артыннан ияртеп барырга күнеккән Раушан Шәриф өчен бу әллә ни яңалык, әллә ни зур ачыш та түгелдер. Тик Балык Бистәсе тамашачысы һәм халык театры өчен гадәти булмаган, ташкын булып килеп кергән үзгә бер аерым әсәр. Артистларның барысы да үзешчәннәр. Араларында мәдәният хезмәткәрләре, студентлар белән беррәттән җитәкче урыннарда эшләүчеләр дә бар.

Үч алу, җиңүче булу теләге белән янган Җаданның максаты бер: якындагы ыруның нәселен корыту, ир-атларның канын кою. Җадан тирәсендә бөтерелеп, юләр генә кыяфәтле Кәрлә күңел түреннән җан авазы белән ургылып чыккан уйлары аша спектакльнең төп темасын ачып бирә дә бугай инде. Сәхнә буйлап исәрләнеп, мәтәлчек атып йөргән Кәрлә һич кенә дә юләр түгел икән ләбаса! Әнә бит ничек өзгәләнә. «Кәрлә дисез мине, юләр дисез. Тик аның да күкрәгендә барысын да тоеп, сизеп торган йөрәк барлыгын беләсезме соң сез? Үч, ачу-нәфрәт дип күзләрегез томаланган. Ә бит без – кешеләр – барыбыз да, ак тәнлеме, кара тәнлеме, матурмы әллә ямьсезме – дөньяга килү белән бер үк тавыш белән елыйбыз, тән төсебез, ыруыбыз нинди булуга карамастан, барыбызның да тамырында алсу кан ага. Мин – көчле, дип кенә синең беркемнең дә җанын алырга, гомерен өзәргә хакың юк. Чөнки аларны җиргә яралтучы син түгел».

Бер-берсенә гашыйк булган Актаң белән Акмаз да дошманлашып яшәүнең юньлегә алып бармаячагын аңлый бугай. Актаңга мәхәббәтле күзләр белән караган Акмаз нәрсә ди? «Беркемне дошман күрми, беркем белән дә дошманлашмый яшәү ничек рәхәт!» – диме? Спектакльнең идеясен тоемлый алган кеше авторның әйтәсе килгән тагын бер фикерен тотып алмыйча калмагандыр. Бикәнең Ходайга ялварып, ир-атлары кырылып беткән ыруына бер баһадир бирүен сораганнан соң, кулына оныгын – кызы Актаң белән Акмазның улын тотып калуы тамашачыларны тетрәндереп куя. Чын йөрәгеңнән теләгәнне Ходай ишетә, теләкләрне үти икән бит!

1976нчы елда оешып, 1979нчы елда халык театры исемен алган Балык Бистәсе театры быел үзенең эшчәнлеген 40 саны белән түгәрәкләп куя. Театрның дүрт дистә ел халык мәхәббәтен югалтмыйча, гөрләп эшләп ятуында, 30 елдан артык әлеге театрны җитәкләгән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфхәт Гәлиевның өлеше биниһая зур. Нинди генә әсәрләр сәхнәләштерелмәгән дә, нинди генә үрләр яуланмаган икән?! 1987нче елда Пермь шәһәрендә уздырылган Бөтенрусия халык театрлары бәйгесендә (15 регион арасында) лауреат исеменә лаек була. Өч артист «Иң яхшы хатын-кыз образы» дипломы белән бүләкләнә. «Иң яхшы костюмнар» өчен дипломнар да нәкъ менә Балык Бистәсе халык театры коллективына бирелә.

2014нче елда – Таһир Закировның « Яучылар» һәм 2015нче елда Данил Салиховның «Өзелгән йөзем» спектакльләре белән катнашып, Идел Йорт» төбәк-ара фестиваленең II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнә театр.

Һәм менә яңа жанрдагы « Ыру» спектакле.

Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.–Театрның эшләү дәверендә тарихи әсәрләрнең куелуы беренче тапкыр. Тик шулай да 2010нчы елда Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» пьесасы сәхнәләштерелгән иде. «Идел Йорт» төбәк-ара халык театрлары фестивалендә II дәрәҗә диплом белән бүләкләнеп, Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә зур аншлаг белән үткән спектакль ул. Шушы 40 ел вакыт эчендә театр дөньясына бер килеп кергәч, аның тугры дусты булып калып, күп кенә рольләрдә уйнап, абруй казанган райондашларыбыз да бар. Әнәс Низамов, Илназ Шакиров, Марс Магизов, Гүзәл Дормидонтова, Айсылу Сәхапова, Гөлшат Кәримуллина, Илгизәр Җәләлов, Рамил Минневәлиев, Чулпан Мифтахова, Гөлия Кәримуллина, Рәсимә Зарипова – әнә шундый театр сәнгатен үз итүчеләр рәтеннән. Ф.Бәдретдинова җитәкчелегендәге «Өмет» фольклор ансамбле М.Әмирнең «Тормыш җыры»нда уйнаган чакларын әле хәзер дә зур горурлык хисләре белән искә алалар. Ә инде Раушан Шәриф җитәкчелегендәге халык театры тәкъдим иткән «Ыру» спектакле бөтенләй дә үзгә бер дөнья, үзгә бер жанр, – дип, халык театрына үз бәясен биреп, үз фикерен әйтте район мәдәният йорты директоры Фирдания Әхмәтҗанова.

Чыннан да, театрга яңа жанр белән килеп кереп, яңача сулыш өрде «Ыру» спектакле. Фикер тирәнлеге белән көчле әсәрне кемнәрдер, бәлки, бар тулылыгы белән кабул итеп бетерә дә алмас. Ләкин, бер килеп күргән кешегә уйланып, үз-үзенә бәя бирер өчен җирлек җитәрлек.

Нинди генә жанрда булмасын, театр яшәргә, үз тамашачыларын сөендереп торырга тиеш, миңа калса. Иманым камил, Раушан Шәриф кебек көчле режиссёрлар булганда төрле жанрга көчләре җитәчәк аларның.

Кадыйр Сибгатуллин премиясе лауреаты

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы

Комментарии