- 26.03.2022
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2022, №11 (23 март)
- Рубрика: Аулак өй
Мин Ганс Сәйфуллин белән танышканда аңа 48 яшь иде. Ул 1941нче елның 28нче февралендә, хәзерге Баулы шәһәренең Ак-Буа дигән өлешендә туган. Ганс абыйны барыгыз да белә, ул Татарстанның халык артисты, баянчы, атаклы композитор, бик күп җырлар авторы, продюсер. Аның «Акбүз атым», «Туган авылым урамы», «Миләүшә» һәм башка бик күп җырларын беләбез...
«Нигә аның исеме Ганс, ул бит татар?» дигән сорау күпләрне кызыксындырыр. Утызынчы елларда Германия белән Советлар Союзы арасында «һөҗүм итмәү турындагы пакт»ка кул куелгач, вакытлы килешү башлана. Ганс абыйның әтисе Хәмит ага шуның йогынтысында ике улына да немец исемнәре куша. Аның әле тагын олы абыйсы бар иде – Фердинанд абый (туган елын хәтерләмим, ул да музыкант). Сугыш башлангач Хәмит аганың үзен сугышка алалар һәм ул анда һәлак була. Ә малайларында немец исемнәре кала.
Фирзәр Мортазинның Ганс Сәйфуллин җитәкчелегендәге концерт бригадасында тавыш операторы сыйфатында башладым мин үземнең артистлык тормышымны. Ул вакытта концертлар бик күп була иде, көненә өч концерт гадәти хәл. Безнең алып баручыбыз Төхвәтуллин Салих абый иде. Аның турында да бераз язмыйча булмый. Салих абый Түбән Кама шәһәрендә яшәүче, профессиональ актер, Хәлил Мәхмүтов, Шамкайлар белән бер чорда Казан театр училищесын тәмамлаган иде. «Мунча ташы» миниатюралар театры үз эшчәнлеген башлаган гына чорда алар белән эшләгән кеше. Мин күп тапкырлар аның сәхнәдән сөйләгән әйберләрен тыңлаганга күрә, репертуарын яттан белә идем. Хәтта аңа породияләр күрсәтеп, калганнарны көлдерә торган идем. Салих абыйда заман чире бар иде шул – аракы белән мавыгу.
Шулай көннәрдән бер көнне без Башкортстанда гастрольдә йөрибез. Концерт вакытында хәле начарланып китеп, сәхнә артына чыгып егылды. Ашыгыч ярдәм машинасы чакырып, аны больницага озаттык. Икенче көнне Ганс абый аның хәлен белергә китте. Озак та үтмәде, үзе генә кайтты. Ашамыйча озак көннәр эчкәнлектән, организмы какшаган булып чыкты. Концерт алып бару турында сүз дә була алмый икән. Ә кичкә Калтасы дигән җирлектә концерт, алып баручы юк. Казан да ерак, Уфа да якын түгел, башка алып баручы килеп өлгерә алмый, алай тиз генә кемне табасың? Ике концерт, аларны өзәргә ярамый. Ганс абый минем Салих абыйның репертуарын белгәнне белә. «Илсурны чыгарабыз», – диде. Фирзәр шунда ук каршы килде: «Булмый аннан!» дип кырт кисте. Чынлап та, минем мәктәптә укыганда алып баручы булганым бар иде дә бит, ул мәктәптә шул... Ганс абый сабыр кеше иде, Фирзәр кайнар булса да тиз суынучан. Акрын гына аңлата торгач, Илсурның сәхнәгә чыгачагы ачыкланды, ситуацияне коткарырга кирәк. Чиратлашып мине сәхнәдә үземне ничек тотарга икәнен өйрәтә башладылар, Ганс абый гына читтән елмаеп карап торды. Бөтенесе өйрәтеп туйгач, минем янга килде дә: «Син боларны тыңлама, син төз гәүдәле матур егет, ничек бар шулай чык та, белгәнеңне сөйлә. Синең максатың – текстны бутамыйча гына, концертның озынлыгын кыскартмаска тырышып алып бару», – диде.
Ә кием белән нишләргә? Безнең музыкант, скрипач, синтезаторда уйнаучы Илдар Нигъмәтҗановның гәүдәсе минеке кадәр диярлек. Аның костюмын миңа кигезделәр, җиңе аз гына кыскарак – куркыныч түгел, бара.
Менә мин сәхнәдә, башта чыгып баскач, зал тулы булуга карамастан, бер кешене дә күрмәдем, барысы да томан эчендә иде. Артта, диварда ниндидер тоташ ут яна (анысын төгәл хәтерлим). Концертны башладым да кереп киттем. Фирзәр Мортазинның беренче чыгышы тәмамланды, инде юмореска сөйләргә чыгарга. Чыктым, сөйләдем. Юморескамның уртасындарак башта арттагы дивардагы утлар үз урынына басты. Анда өчме, дүртме бра формасындагы ут икән. Фотоаппараттагы «резкость» җыелган кебек, тамашачылар да уз урыннарына утырдылар, йөзләрен дә күрә башладым. Хәтта көлделәр дә. Шулай итеп, беренче концертны бәреп чыктым. Икенчесе җайлырак булды, күпмедер дәрәҗәдә образга да керә алдым. Менә шулай Ганс абый мине беренче тапкыр профессиональ сәхнәгә чыгарды. Әлбәттә, бу миңа ошап китте, берничә ел үткәч, мөстәкыйль алып баручы буларак чыгышлар ясый башладым.
Быел 28нче февральдә Ганс Сәйфуллинга 81 яшь тулган булыр иде. Ул үзе бакыйлыкта булса да аның җырлары исән, яшиләр!
Татарстанның атказанган артисты Илсур МОРТАЗА,
Казан шәһәре
Комментарии