Шәфкатьлелек аның йөрәгендә

Шәфкатьлелек аның йөрәгендә

Яхшылык булсын атыгыз,

Кеше булсын затыгыз.

Халык мәкале

Тормыш язы яшькелт, гомер көзе алтынсу төсле була, диләр. Әйе, хак икән, ул бик тә ямьле, бик бай, җимешләре татлы, үтә тәмле икән ләбаса!

Шәфкать туташы Әлфира Газиз кызы Хәсәнова турында язу теләге тугач, нәкъ менә шул уйлар хәтер юлларында тибрәлде.

Шәфкать туташы... Исеменнән үк күренеп торуынча, бу һөнәр ияләренең эше иң тәүге чиратта шәфкатьлелеккә корылган. Күңелеңдә мәрхәмәтлелеккә, миһербанлылыкка, изгелеккә урын булмаса, әлеге өлкәдә эшләве гаять авыр икәнлеге көн кебек ачык. Әнә, язмабыз герое – Балык Бистәсе үзәк хастаханәсе поликлиникасы шәфкать туташы Әлфира Хәсәнованың да көндәлек эше куркыныч коронавирус авыруы белән аяусыз көрәш шартларына бәйле.

Тәберде Чаллысы авылында ишле гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгән Әлфираны әти-әнисе, олы кызлары Әминә сыман, авыруларны сәламәтләндерүче, гомерләрен озайтучы итеп күрергә тели. 1977нче елда 8нче сыйныфны тәмамлаган зифа буйлы сылукайның да үз хыялы нәкъ менә шундый була. Казан дәүләт медицина институтында укып табиб һөнәрен үзләштергән Әминә апасы юлыннан китеп, Казан медицина училищесына укырга керә. Аны бик яхшы тәмамлап Котлы Бөкәш хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшкә урнаша. 1988нче ел аның тормышына матур үзгәрешләр алып килә. Балык Бистәсе үзәк хастаханәсенең гомуми-гамәли дәвалау бүлегендә тәҗрибәле табибә Илсөяр ханым Җамалиева белән бергәләп эшли башлый. Аның белән бүгенгә кадәр кулга-кул тотынып эшлиләр. Үз эшләренең чын осталары булып танылган белгечләргә әвереләләр. Өлкән коллегаларыннан бик күпкә өйрәнә яшь белгеч. Соңгы 40 ел эчендә райондагы иң тәҗрибәле, мәртәбәле табибларның берсе – Татарстанның атказанган табибы Р.Ф.Гаязов сүзләренчә: «Әлфира Хәсәнова сәламәтлек саклау өлкәсендә үз һөнәренә нык бирелгән, эшем эш булсын дип җан атып йөрүче белгеч. Аның тәҗрибәсе бүгенге яшь белгечләребез өчен аеруча кирәк».

Шәфкать туташларының эше нидән гыйбарәт соң? Әлеге эшне, бер сүз белән әйткәндә, тавык чүпләп тә бетереп булмый торган, дип шәрехләргә булыр иде. Беренчедән, ул табибның уң кулы, алмаштыргысыз ярдәмчесе, кан басымын, авырлыкны, буйны үлчәү дә, бетмәс-төкәнмәс кәгазь тутыру да, шуның өстенә компьютерга кылган гамәлләреңне урнаштыру да аның өстендә. Участок шәфкать туташы буларак, авылдан-авылга, өйдән-өйгә йөреп авыруларны дәвалау, аларны күзәтү астына алу да аның вазыйфалары. Шулай ук йөкле хатыннарны да, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне дә күз уңыннан ычкындырасы түгел.

Биш бала тәрбияләп үстергән Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары Газиз абый белән Хөснелбәнат апа да озак һәм матур яшәде. Биш баласы да яннарында булды. Һәрберсе югары белем алып, җаваплы урыннарда эшли, ата-ана фатыйхасына ия булдылар.

Балык Бистәсе районының, үзәк район хастаханәсенең, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталарына лаек булган шәфкать туташының бер канаты эш булса, икенче канаты аның гаиләсе – ире Рамил, улы Марат, кызы Лилия, ике оныклары. Әниләренең тынгысыз эшен күреп үскән балалар медицина өлкәсенә китәргә теләмәгән. Лилия Казан химия-технология институтын тәмамлый, үз гаиләсе белән ике малай тәрбияләп үстерәләр, Марат Казан энергетика университетын тәмамлаган.

– Һәр хезмәтнең үз нечкәлекләре, үз авырлыклары була инде. Мәсәлән, элек әти-әниләр прививка ясатуны һичсүзсез кирәк дип тапса, хәзер инде ун тапкыр ялынырга кирәк. Коронавируска каршы көрәш чарасы буларак вакцинаның кирәклеген һәрдаим тукып торсак та, халыкны ышандыру, вакцинациядән башка әлеге зәхмәтле чирне җиңү мөмкин түгеллегенә ышандыру бүгенгә авыррак бара, – дип, үзен борчыган сорауларга да җавап эзли Әлфира ханым.

Хактан да, гомер агышыннан эзләр кала. Әлфира Газиз кызының да 40 елга сузылган хезмәт юлы да эзсез югалмады. Гаилә бәхетен тоеп, балаларының, оныкларының шат авазларына сөенеп, аның кулларыннан дәва алган райондашларның рәхмәтен ишетеп, матур елмаюларына сөенеп яшәгән көне бүген Әлфира ханымның.

Рамазан КӘБИРОВ,

Казан шәһәре

Комментарии