Рәхмәтләрем чиксез

Рәхмәтләрем чиксез

Һәр елның декабрь башында шәһәребездә «Изге эшләр» марафоны уза. Шәһәребезнең җитәкчеләре бу чарадан читтә калмаска тырыша. Бигрәк тә сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен күп көч куялар.

Алабуга муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Нургаянов Ленар Фәрит улы икенче ел инде нәниебезне сөендерә. Узган елгы танышудан соң Ленар абыйсы нәниебезгә һәрдаим булышачагын әйткән иде. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, каршы килгәне булмады. Аның ярдәме белән Эльвирыбыз яшәү урыны белән янәшәдә генә булган балалар бакчасына урнашты.

Сүз уңаеннан шуны да әйтим, кечкенә Эльвирыбызга биш яшь. Өч ел элек шикәр авыруы белән авырый башлады. Бабасы белән дәү әнисе тәрбиясендә яшәде. Бүген дәү әнисе белән генә яши, кызганыч, яман шеш авыруы бабасын алып китте...

«Изге эшләр» марафоны кысаларында Нургаянов Ленар Фәрит улы нәниебезнең тагын бер теләген үтәде – Эльвирыбыз теләгән ике тәгәрмәчле самокатны һәм буйый торган китапларны аның ярдәмчеләре өйгә китерделәр. Баланың кулына шул бүләкләрне тапшырсалар, минем кулыма баланың шикәрен тикшерер өчен тест-полоскалар бирделәр. Алай гына түгел әле, машина йөртү таныклыгына укыр өчен, автомәктәпкә юллама да тапшырдылар...

Яраткан гәҗитем аша Нургаянов Фәрит улы Ленарга рәхмәтләрем барып ирешсә иде. Сабыебызның елмаюы аның өчен дә, безнең өчен дә бик мөһим.

Аллаһы Тәгалә исәнлектән-саулыктан аермасын беребезне дә. Авыручыларга шифасын бирсен. Әмин.

Зөлфирә ГАЙНАТУЛЛИНА,

Алабуга шәһәре

Комментарии