Сәкинә кофтасы

Минем бертуган апам Хәлимә озак еллар ЦУМ кибетендә эшләп, пенсиягә чыкты. Ул кибет элек Бауман урамында иде. Аннары алар цирк янындагы яңа бинага күченделәр. Яңа ачылган бу кибеткә халык агылды гына. Иртән ачылышка кибет төбенә йөзләгән кеше җыела. Ул вакытта Минтимер Шәймиевның хатыны Сәкинә ханым да, апам да шунда эшләде.

Көннәрдән бер көнне Сәкинә ханым Хәлимә апам эшләгән бүлмәгә кофта тотып кергән:

– Без синең белән бер размер кием киябез. Алсаң, син генә аласың инде бу кофтаны, сатарга уйладым.

Алар икесе дә тулы гәүдәле, чибәр ханымнар иде.

Чиста йоннан бәйләнгән, йөрәк якалы, сөтле чәй төсендәге бу кофта әле дә күз алдымда. Аны апа озак кия алмады, югач, утырды да, миңа бүләк итте.

Шушы вакыйгадан соң, озак та үтмәде, Сәкинә Шакировна эштән киткән. Үзе киткәндә ЦУМдагы эшчеләрнең хезмәт хакларын арттырган. Алар аңа бик рәхмәтле булдылар, аның ягымлы, эчкерсез, гади сөйләшүләренә кадәр сагындылар.

Озак та үтмәде, Минтимер Шәриповичны Президент итеп куйдылар. Ул чакта мин Арча районы Урта Курса мәктәбендә укыта идем.

Шулай берсендә теге кофтаны киеп, мәктәпкә төшәргә уйладым. Иптәшләрем, яңа кофта алгансың, бик матур, дип котладылар.

– Әйе шул, менә бүген президентыбыз хатыны Сәкинә апагызның кофтасын киеп төшәргә уйладым әле, – дидем.

– Ярар инде, алдама. Беренче апрель җитмәгән бит әле, – диделәр.

Шул кофта бераздан миңа да кечерәйде. Ике яшь аерма белән улларым үсеп килә иде. Ул чакта әле айпадлар, телефоннар, компьютерлар юк. Кышын малайлар көн буе урамда чана, чаңгы шуа, кардан куыш, өйләр ясыйлар. Ә мин, җылы дип, олы улыма теге кофтаны кидерәм. Көннәрдән бер көнне кими генә бит: «Мин кыз кеше түгел, бу кызлар кофтасы икән», – дип киреләнә. Каян колагына кергән? Шулай итеп, бу кофта кече улыма калды, анысы алай киреләнеп тормады. Әнә шулай игелекле кофта булды ул. Хәзер юк инде, 34 ел вакыт үтте бит.

Балалар да үстеләр, үз гаиләләре бар, икесе дә Казанда яшиләр. Олысы төзелеш институтын тәмамлап, үз эшен ачты, оешмада генераль директор булып эшли. Аларның балачагын искә төшереп, әле дә көлешеп алабыз.

Олы улыма: «Син шул Сәкинә апаң кофтасын киеп үстең, шуңа гәүдәң матур», – дим.

Хәлимә апам да инде бакыйлыкка күчте. Бу язмам аңа дога булып барсын. Әгәр дә бу язмамны укысалар. Мин Сәкинә Шакировна белән Минтимер Шәриповичка, юбилей уңаеннан, тазалык, тынычлык телим.

Сөембикә ХИСАМИЕВА,

Арча районы, Урта Курса мәктәбенең

лаеклы ялдагы укытучысы

Комментарии