Илсөягә сүз әйтмәгез!

Илсөягә сүз әйтмәгез!

Газетаның 22нче февраль санында Илсөя Бәдретдинова белән әңгәмә чыккач («Илфакның җырын җырласам, миңа 50 мең сум штраф сугачаклар», №8, 22 февраль, 2017), битараф кала алмадым. Илфак Шиһапов үзе язган җырларны Илсөягә җырлатмый дип язгансыз. Җырларны бит алар икесе бергә яшәгән вакытта, берсен-берсе яраткан бәхетле көннәрендә, берсенә берсе терәк булып язганнар. Берсе язган, икенчесе халыкка җиткергән. Әле ул җырларның халыкка барып җитүе, бәлки, күбрәк Илсөядән тора торгандыр. Нәкъ Илсөя җырлаганга кабул иткәндер ул җырларны. Халык Илсөяне сәхнәгә чыккан беренче көннәреннән үк бик яратты. Аннан матурлык, гадилек, самимилек бөркелеп тора. Сәхнәгә чыкса, башкалар кебек кыланмый, үзенең сөйкемле булуы белән сәхнәне яктыртып тора. Тавышы да матур.

Илфакны җырларны тыярга хакы юк, дип әйтеп булмый инде, бардыр анысы. Тик ул җырларны тыю егетлек түгел бит. Хәзер алар аерылган инде, ярар. Ул җырлар аларның бәхетле көннәренең истәлеге булып калса, тыныч кына үтеп китәр, шул көе барыр иде. Ә хәзер Илфак: «Фәлән кыз Илсөядән әйбәтрәк җырлый», – дип, кешегә сөйләп йөри. Монысы да егетлек түгел бит. Хөсетләнеп кешегә сөйләп йөрүен аңлап та, аклап та булмый. Яшь кызлар аңа илһам бирер дә ул аларга яңа җырлар язар иде әле. Ник Илсөя башкара торганнарын тартып алырга инде? Илсөя ансыз да яшәр анысы, ул булдыра торган хатын – күренеп тора.

Тамашачының Илфакның җырларына мохтаҗлыгы юк бит. Берничә җыры бар икән аның, тамашачы аларны тыңламыйча да яши ала. Хәзер җыр сүзләрен язучылар да, көй чыгаручылар да (хәзер көйне чыгаралар гына, шуңа көй язучылар дип әйтмим) эшелоны белән бит. Илфакның үзен белмиләр дә аның. Менә мин, мәсәлән, белми дә идем. Тамашачы концертка Илфакны күрергә түгел, Илсөяне күрергә дип килә.

Галия АРСЛАНОВА,

Казан шәһәре

Сайра, сайра, сандугач…

Безгә күктән очып төште

Көтеп алган сандугач.

Җәлил халкы гел таң калды

Илсөябез сайрагач.

Илсөя Бәдретдинова –

Иң яраткан җырчыбыз.

Моңлы җырлары белән ул

Танылган йолдызыбыз.

Илсөядәй асыл затлар

Дөньяга ямь бирәләр.

Күктәге йолдызлар кебек,

Җиргә гел нур сибәләр.

Татарстан горурлыгы

Безнең гүзәл Илсөя.

Аның моңлы җырларына

Татар халкы баш ия.

Сез иң бәхетле җырчы бит,

Уңган-булган Илсөя.

Зур хөрмәткә лаеклы Сез,

Халкың ярата, сөя.

Аллаһ сезгә мулдан биргән

Тумыштан моңлы талант.

Үзеңнең җыр-моңнарыңны

Бөтен дөньяга тарат.

Гомерең буе моңлы итеп

Сайра, сайра, сандугач.

Дөнья матур, дөнья киң

Син булгач, син сайрагач.

Без хөрмәт итеп яшибез

Җәлилебез кызларын.

Тик ныграк яратабыз

Илсөянең җырларын,

Моңлы-нурлы йөзләрен.

21нче февраль көнне Җәлилдәге күңелле концертыгыз өчен, бөтен Җәлил халкы исеменнән Сезгә зур рәхмәт. Без Сезне тагын көтеп калабыз.

Булат ӘЮПОВ

Җәлил бистәсе

Комментарии