Музей ачык

Татарстанның сынлы сәнгать музее антикризис акциясен тәкъдим итә: музейда Ачык ишекләр ае!

15нче мартка кадәр «Хәзинә» милли сәнгать галереясына керү ирекле.

«Хәзинә» галереясы залларында:

– ХХ йөзнең беренче яртысында иҗат иткән Николай Фешин әсәрләренең дөньяда бердәнбер иң тулы тупланмасы;

– Казан авангарды тупланмасы (1910-1930нчы еллар);

– Татарстанның күренекле рәссамнары Бакый Урманче, Харис Якупов, Илдар Зарипов, Николай Кузнецов, Кондрат Максимов, Андрей Прокопьев әсәрләре;

– 1970-1980нче елларда иҗат иткән күренекле татар рәссамы Илдар Зарипов әсәрләренең иң тулы тупланмасы;

– Татар гамәли сәнгате гүзәл әсәрләре (киемнәр һәм зәркән эшләре, көнкүреш кирәк-яраклары, шәмаилләр һ.б.).

Әлеге акция 7-8 март көннәрендә булмый.

Галереяның эш вакыты: сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе 10.00-18.00; җомга 11.00-21.00 сәгатьләрдә.

Дүшәмбе – ял көне.

Һәр айның соңгы сишәмбесе – санитария көне.

Адрес: Казан шәһәре, Кремль, «Хәзинә» милли сәнгать галереясы, 3нче подъезд.

сайт: www.izo-museum.ru

Комментарии