Бердәм булыйк!

Бердәм булыйк!

«Безнең гәҗит» төрле милли проектларга ярдәм күрсәтергә тырыша.

15нче февральдә Нурлат районының Якты-Күл авылында балалар өчен дини бәйге оештырылган иде. Анда «Безнең гәҗит» исеменнән дә истәлекле бүләкләр җибәрелде. Шул уңайдан, газетабызга килгән рәхмәт сүзләрен дә бастырсак, дөрес булыр, дип санадык.

«Бүген Якты-Күл авылында җиде авылдан килгән 98 бала катнашында булып узган дини бәйгене оештыручы Нурлат мөхтәриятенә, мәдрәсәнең укыту бүлеге җитәкчесенә, Якты-Күл авылы мәчетенә һәм халкына, иганәчеләргә, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, балаларны бәйгегә әзерләүче мөгаллимнәргә, балаларга аш-су әзерләгән хатын-кызларга, «Дуслык» газетасы һәм Нурлат ТВ хезмәткәрләренә, ерак араны якын итеп балаларга күчтәнәчләр җибәргән Татарстанның «Азатлык» яшьләр берлеге оешмасы белән «Безнең гәҗит» газетасына, Бөтендөнья татар хатын-кызларының Нурлат җирлегендәге «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез!

Киләчәктә дә киләчәк буынны үз халкыбызның варислары итеп, акыллы-динле-иманлы итеп тәрбияләүдә үзебездән өлеш кертеп, бердәм булып эшләргә язсын! Амин!»

Язучы, шагыйрә Фәүзия МӨХӘММӘТОВА.

Рәсемдә автор.

Комментарии