- 26.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №7 (23 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
Авыл башында Ык ярына тезелеп үскән биш тупылым бар, авыл очындагы зиратта газиз әнкәемнең, әтиемнең, әби-бабаларымның кабере. Тымытыгым минем, балачагымның йомшак бишеге. Шуңа күрә сиңа кагылган һәрнәрсә минем өчен бик изге дә, кадерле дә.
Ыгым кочагы! Әнием кочагы кебек назлы да ул, җылы да. Суга башларын иеп уйга чумган таллары серле дә, моңлы да иде. Язларын каядыр каңгылдашып очкан казларына карыйм да тирән уйларга чума идем. “Кая ашыгасыз, юлларыгыз бик еракмы сезнең? Безнең Ыктан да матур урыннар бармы соң дөньяда? Монда гына калыгыз, зинһар, калыгыз”, – дип кычкырганым да истә аларга.
Балачагым минем! Ыктан да тирән, матур, зур елга юктыр дип уйлаган чаклар! Без аның кайдан башланганын белер өчен, бабамның көймәсен урлап утырып китәргә дә хыялланган идек. Кая гына барып, кайсы гына борылышта туктар иде икән көймәбез?!
Бөркетләр сыендырырлык кыялары булмаса да, сандугачлар оя корырлык таллары бар иде Ыгымның. Шуңа да, бәлки, мин бөркетләрдән үрнәк алып, югарыга оча алмадым. Тик син миңа, Ыгым, сандугачлар телен аңларлык нечкә күңел бирдең.
Синең ярларыңа килгән саен, гүзәл төнбоекларыңны күреп таң кала идек. Кайда хәзер алар? Сердәшләрең күбәйдеме, барысына да берәмләп бирә торгач, карап сокланырлык та калмадымы? Кайчандыр миңа да синең бу гөнаһсыз матур чәчәгеңне өзеп, кыюсыз гына бүләк иткәннәр иде. Яшьлектәге шул беренче бүләкне – төнбоекларны эзли күңел.
Ярларыңны саклап утыручы урман кебек куе камышлар да юкка чыккан. Кайда соң монда ак чәчәкле балан куаклары? Нигә ак ромашкаларны өзгәннәр дә тузанлы юлга ташлаганнар? Ә аларның саф таҗларында яңгырмы, әллә күз яшеме?
Әйе, бик күп нәрсәләр үзгәрде монда. Кайчандыр без кулга-кул тотынышып йөргән болын да юк. Диңгез кебек иде бит ул, гүя кулыңны ычкындырсаң, батарсың да китәрсең. Аның астын-өскә китереп сөргәннәр, ә сандугачлы талларын, гөлҗимеш, балан куакларын кискәннәр.
Ә синең, Ыгым, бернәрсә дә гамең юк. Агасың да, агасың. Тик чыраең гына караңгы. Сердәшче Ыгым, ятимнәр кайгысын, толлар сагышын иңнәреңә салып агасың. Сызланып чыккан күз яшьләрен суларың белән юасың. Изге күңелләргә мәрхәмәтең зур синең. Ярларың әле синең яңадан матурланыр дип ышанасы килә. Яңа буыннар килеп аларга сокланыр. Һәм син меңнәр күңелен җилкендереп агарсың да агарсың…
Мәгъсүмә ГӘРӘЕВА.
Азнакай шәһәре.
Саескан хәбәре
Чырык-чырык, чырык-чырык…
“Нәрсә булган анда? Нинди гауга купкан? Әллә тагын теге күрше мәчесе кошларның тынычлыгын бозып йөриме?” – дип, тәрәзәгә күз салсам, ни күрим: өй каршындагы миләшкә саескан килеп кунган. Менә нәрсәдә икән хикмәт! Урман кунагының бер-бер хәбәре бар, ахры, песнәк, чыпчыкларны әнә ничек итеп үз янына җыйган. Үзе түземсезләнеп, бертуктаусыз койрыгын сикертә. Тукта-тукта, моны мин дә ишетергә тиеш! Бөтен эшемне ташладым да, өстемә җылырак киенеп, балконга чыгып бастым. Ә урамда мондыйрак тамаша башланган иде.
– Эһем-эһем, җәмәгать, – дип башлады сүзен урман кунагы. – Җәмәгать, игътибар белән тыңлагыз, соңыннан ишетмәдек дип әйтерлек булмасын! Хәзер сезгә шундый нәрсә сөйлим, шундый…
– Я, ярар, ялыктырма, тизрәк сөйли башла инде, – дип кушылды сабырлыклары беткән чыпчыклар.
Тирә-юнь янә чыпчыкларның чыркылдавына күмелде.
Саескан сүзен дәвам итте:
– Урмандагы аланда Кыш бабай барлык Елларны да киңәшмәгә җыйды. Аларның нәрсә турында сөйләшкәнен чыршы ботагы астына качып, мин дә тыңлап тордым. Бу утырыш би-ик озак барды. Узган ел – Юлбарысның чыгышы гына да ни тора! И-и сөйләде бахыркай, и-и сөйләде: ел дәвамында ниләр башкарган, нәрсәләргә өлгермәгән – берсен дә яшермәде.
– Кара-кара син моны! Әллә кызганасың инде шул юньсезне! Күпме начарлык кылды ул безгә. Җәй буена бер тамчы яңгырга тилмертте. Чишмәләр, күлләр кипте. Болын-тугайлар саргайды. Иген басуы өстендә берәр тургайны күрдеңме син быел, йә, әйт, күрдеңме? Юк, күрмәдең шул. Чөнки быел дулкынланып утырган иген басуы да, шул басуның гүзәллегенә хозурланучы җырчы кош та булмады… Ә аландагы чәчәкләр?… Алар да сулды бит! Һәм син шуннан соң шул явызны мескен дип атыйсыңмы?! Ничек телең әйләнә! – дип чыркылдады арадан бер батыррагы.
– Юлбарыс шушы явызлыгын ничек тә булса аңлаттымы соң? – дип кушылды аңа икенчесе.
– “Соңгы вакытта адәм балалары бик үзгәрде. Булганга шөкер итми башлады, үз нәфесләре корбанына әйләнде. Шуңа күрә аларны сынап карарга булдым”, – диде ул. Шулай да, артык кырыс булуын танып, Кыш бабайдан да, Еллар алдында да гафу үтенде.
– Ә Кыш бабай нәрсә диде?
– Беренче тапкырга гафу итте итүен. Тик Юлбарыс елына әле китәргә ашыкмаска, хатасын төзәтү өчен, үзеннән соң киләчәк Куян елына ярдәм итәргә боерды.
– Вәт, ичмасам, Кыш бабай! Бик дөрес эшләгән! Әйе, иште ишәк чумарын бу мәче заты. Мескен Куянга бик авырга туры килер инде, башкарылмаган күпме эш калды бит!
Кызылтүшнең бу сүзләрен саескан күңел биреп тыңламады да кебек.
– Я, ярый, сезнең янда озакладым. Бу хәбәрне башкаларга да җиткерәсем бар бит әле. Чао! – диде дә очты да китте.
Ә кошчыклар әле бик озак чыркылдашып, фикерләшеп утырды. Аларны тыңлап, аякларымның туңганын сизми дә калганмын. Шуңа да тизрәк өйгә керергә ашыктым. Кайнар чәй ясадым да уйга калдым. Саескан сөйләгәннәрне тагын бер кат күңелем аша үткәрдем. Шулкадәр үк усал булды микәнни Юлбарыс елы? Дөрес, корылык хәерлегә булмады анысы. Әле дә булса сиздерә үзен: азык-төлеккә бәяләр арта, мал-туарның саны кими. Ә бит, бер карасаң, аның үзен аклап әйткән сүзләрендә хаклык та бар. Чыннан да, булганга шөкерана кылмыйча, һаман мал артыннан куабыз, тормышның матурлыгын күрмибез, яшәешебезнең гаме, тәме югалды. Матурлык дигәннән… Беркөнне яшь ярымлык кызым Диләрәнең телевизордан “Тыныч йокы, нәниләр!” тапшыруын карап утырганын күреп, бер мизгелгә туктап калдым. Гаҗәеп тирән кебек тоелды миңа бу караш. Соклану, гаҗәпләнү дә бар анда, шул ук вакытта яраткан тапшыруының тиздән бетүеннән курку да. Бала геройларның һәр сүзен йотлыгып тыңлый. Алар белән бергә шатлана, көлә, еласалар, аның да кәефе кырыла. Менә бит, менә нәрсә җитми икән без олыларга: кечкенә генә нәрсәгә дә балаларча чын күңелдән шатлана, гаҗәпләнә белү! Бәлки, безгә дә балалардан үрнәк алырга кирәктер. Ә инде батыраеп, үз елын айлап санаучы Куянга теләгем бер: кешелеккә карата аз гына булса да мәрхәмәтлерәк булсын иде.
Айгөл ГӘРӘЕВА
Мичуринчы бабай
Авылыбыз урнашкан җирнең иң биек ноктасына басам да, тирә-як табигатьне күзәтәм. Аның матурлыгына хәйран калам. Авылның көнбатыш ягында катнаш урман җәйрәп ята, ә көнчыгышында исә Үләмә елгасы боргаланып ага. Бер яктан авыл халкын үзенең җиләк-җимеше, кош-корты, җәнлекләре, төрле-төрле агач, үләннәре, соклангыч чәчәкләре белән саф һавалы урман җәлеп итсә, икенче яктан эреле-ваклы балыклары, күркәм таллыклары белән бай сулы Үләмә елгасы күңелне үзенә тарта.
Үләмә елгасы буйлап бик биек булмаган тау үтә. Без аны Баба тавы дип йөртәбез. Революциягә кадәр менә шул тау җирләре алпавыт милке булган. Анда җиләк-җимеш, алма бакчасы үрчеткәннәр.
Без үскәндә, районыбызда Дәүләки, Шоңгаты, Ишеево базарлары гөрләп эшли иде. Имеево базары безнең авыл халкы өчен иң якыны булганлыктан, кирәк әйберләрне шунда барып алалар иде. Авыл кешеләре авылыбыздагы Һидиятулла, Тимергали, Таҗи, Рахман алма бакчалары турында бик сокланып сөйли иде. Булганнары еллар үтү белән юкка чыкты, ә арадан берсе – Тимергали бабай алма бакчасы бүгенге көнгәчә яшәешен дәвам иттерә. Менә шушы бакчаны барлыкка китергән Тимергали бабай турында сөйлим әле.
Тимергали яшүсмер егет булып җиткәч, Гәҗипкамал исемле бик чибәр кызга өйләнеп, тормыш корып җибәрә. Бик матур гомер кичерә алар. Гыйбрәтле тормыш юлы үтәләр. Тимергали бабай бөтен төрле һөнәрне белүче була. 1936 елда колхозда умартачы булып эшли башлый. Табигатьне җаны-тәне белән сөя ул. Чәчәкләргә чын күңеленнән гашыйк була. Умарталыкның алга китешен әнә шунда күрә. Колхозның умарта бакчасы бер урыннан икенчесенә гел алыштырып кына торалар. Ниһаять, ул сугыштан соң үзенең төпле урынына – урманга урнаша.
1950 елга кадәр шушы хезмәтенә тугрылыклы калган хәлдә, Тимергали бабай 84 яшендә дөнья куя. Аның тырышлыгы белән умарта гаиләләре елдан-ел үсә, мул табышлы тармакка әйләнә. Елның-елында колхозчыларга да хезмәт көненә күп итеп бал бүлеп бирелә, дәүләткә дә тапшырыла.
Тимергали бабай табигатькә илаһи зат итеп караган. Урманда эшләгәндә, төрле урыннарда күп итеп алмагач ялгап үстергән. Алар берсеннән-берсе биек, киң булып үскән. Һәм эре-эре бик тәмле алмалар биргән.
Хатип абыем белән кардәшебез Гарәфетдин абый кече яшьтән бергә уйнап, бергә укып йөргән. Гармунда уйнарга да бергә өйрәнгәннәр. Армиягә дә бергә киткәннәр. Егет чагында урманга җиләккә чикләвеккә дә бергә йөргәннәр. Сугыш башланган еллар. Ашау-эчү яклары да такы-токы гына. Көннәрнең берсендә урманга баргач, Тимергали бабай ялгап үстергән алмагачка юлыгалар. Өйдән кечкенә арба алып барып, эре-эре кып-кызыл хуш исле алмаларны капчыкларга тутырып алып кайтып бүләләр. Бу инде шушы ике гаилә өчен чын-чынлап зур бәйрәм була. Аннан соң да шундый хәлләр булгалый. Тимергали бабай авылның күп кешеләрен күз явын алырдай тәмле алмалары белән сөендерә.
Үз хуҗалыгында да җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнә башлый. Утыз сутый бакчасында ниләр генә үсми аның! Төрле-төрле сорт алмагач, слива, груша, чия, кызыл карлыган, кура җиләге дисеңме – барысы да бар. Бәрәңгегә дә урын табылган – анысы да гаиләгә җитәрлек итеп үстерелгән.
Тормыш иптәше Гәҗипкамал әби дә ике чиләген көянтәсенә асып, кызыл карлыган сатарга район үзәгенә еш бара иде. Апас кешеләрен тәмле җимештән шулай авыз иттерә. Кирәк булганда, кешеләр алардан алма, чия, карлыган, сливасын үзләре төшеп ала.
Тимергали бабай вафатына да шактый еллар. Ә бакчасы бүген дә гөрләп утыра.
Мичуринчы Тимергали бабабызны үзе утыртып үстергән бакчасы, хезмәт сөючәнлеге үлемсез итте. Без аны зур хөрмәт белән бүген дә искә алабыз.
Еллар бер-бер артлы үтә тора. Хәзер авылым кешеләре үзләре җиләк-җимеш агачлары утыртып үстерә башлады. Үзләренә дә, авыл кешеләренә дә уңыштан өлеш чыгаралар. Алмагачсыз йорт хәзер авылда сирәктер. Әллә хәзер үзебездә алма күп булгангамы, аларның тәме дә үзгә төсле. Ничек кенә булмасын, барыбер иң тәмлесе Тимергали бабай алмалары!
Әсрар ҺИДИЯТОВ.
Апас районы, Дүртиле авылы
Комментарии