- 26.01.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №4 (27 гыйнвар)
- Рубрика: Аулак өй
Чир сорап йөрми. «Болгар кызлары» төркеменең иң беренче составындагы чем кара чәчле, бөтен йөзе белән балкып елмаеп кына торучы Альбина Мусинаны хәтерлисездер – аны да читләтеп үтмәгән авыру. Җырчы кыз замана афәте булган яман чирдән интегә.
Узган елның яз башында Альбина Мисырга барып кайта. Ни сәбәпледер аркасы авыртуга, аякларының хәлсезләнүенә игътибар итә. Казанга кайткач, тикшеренә башлый. Шактый вакыт табиблар башын бутап йөртә аның: остеохондроз, диләр, куркыныч чирне ачыклый алмыйлар. Бары тик җәй көне генә, ниһаять, дөрес диагноз куюга ирешәләр: яман шеш. Бу диагнозны белү Альбинаның хәлен җиңеләйтмәсә дә, ичмасам, нәрсәдән дәваларга кирәклеге аңлашыла.
Башта берәү генә булган шеш тора-бара өчкә әйләнә. Ноябрь аенда Альбинага Казанда операция ясыйлар, табиблар аның эчәклегендә борчак кебек үскән шешләрне чистарта һәм шакката: бу шешләр метастаза гына икән бит! Альбинаны эчтән кимерүче чирнең башлангыч ноктасын таба алмыйлар.
Чирнең кайда яралуын, кайдан башлангыч алуын белеп булмый торган яман шеш – бик сирәк була торган очрак. Шулай да Казан табиблары Альбинага өмет биргән: бик каты тырышканда шештән котылып була икән. Ләкин бөтен организмын дәваларга кирәк булачак. Кыз шушы арада нурланыш һәм химия терапияләре алып йөри.
Татар эстрадасы вәкилләре дә Альбинаның язмышына битараф калмаска булган. Бер төркем артист 4нче февральдә Сәйдәш мәдәният йортында концерт куярга җыена. Концерт кичке 6да башлана. Билетларны 89274370891 номерына шалтыратып сорарга мөмкин. Альбинаның Сбербанк картасына да акча күчерергә мөмкин. Карта номеры: 276620019093818.
Альбина Мусинаның якын туганнары күп түгел – әнисе дә сеңлесе генә. Шулай да аны якын күрүче, 12 ел җырлаган «Болгар кызлары»ннан яратып калучы, кеше кайгысына битараф булмаучылар күп. Хәзер шул күпчелекнең Альбинага ярдәме кирәк. Барыбыз бергә тырышсак, тагын бер яшь гомерне саклап кала алачакбыз.

Комментарии