«Курамшин исемендәге баянчылар конкурсының Арчада үтүе очраклылык түгел»

«Курамшин исемендәге баянчылар конкурсының Арчада үтүе очраклылык түгел»

Шушы көннәрдә Арчада сигезенче тапкыр Рамил Курамшин исемендәге Республикакүләм гармунчылар һәм баянчылар конкурсы үтте. Тумышы белән Горький (хәзерге Түбән Новгород) өлкәсеннән булган виртуоз баянчы, композитор, аккомпаниатор, җырчы, Татарстанның халык артисты Рамил ага Курамшинның Арчага бернинди катнашы да юк үзе, ә бәйгесе нәкъ менә шушы район җирлегендә оештырыла. «Һәм бу бер дә очраклылык түгел!» – ди оештыручыларның берсе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Сафин. Аның белән конкурсның барлыкка килгән көннәре, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләштек.

2007нче елда, Рамил Курамшинның 60 яшьлек юбилеена матур бер бүләк булып башланып киткән конкурс бу.

– 40 елдан күбрәк гомерен Арча педагогия көллиятендә музыка белеме бирүгә багышлаган мөгаллим, музыкант, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Филарит Гасыймов белән бер төркемдә укыдык без. Эш буенча Арчада бик еш була, килгән саен педагогия көллиятенә керми калмый идем, – дип башлап китте сүзен Хәйдәр абый. – Уку йортында музыка бүлеге ачылгач, тирә-як районнардан бик сәләтле егетләр-кызлар җыелды, барысы да баянда искиткеч матур уйныйлар. Филарит, көллият эчендә иң оста баянчыны ачыклау өчен, конкурс үткәрергә була, ниятен ул вакыттагы директор Наил Газиз улы Габдрахмановка әйтә (сүзләребез мәрхүмнең рухына дога булып барып ирешсен!). «Ә нигә аны көллият күләмендә генә оештырырга? Республика күләмендә үткәрергә кирәк! Әйдә, мәгариф системасы буенча башка педагогия көллиятләрендә, мәктәпләрдә укучыларны да җыеп, зурлап уздырабыз», – дип тәкъдим итә Наил Газиз улы. Шуннан миңа да әйттеләр, бергәләп оештырдык. Шулай матур гына башланып китте ул, һәм традиция буенча ике елга бер мәртәбә уздырыла башлады. Ә инде конкурсны Рамил Курамшин исеме белән атауга килгәндә, көллияттә аның әсәрләрен бик күп уйнадылар. Наил Газизович та: «Кич җитүгә, уйнарга тотыналар, теге почмакта да уйныйлар, монысында да. Көллият яңгырап тора. Ял көннәрендә бармый калсам, ничектер яшәмәгән дә кебек булам», – дип әйтә торган иде.

Беренче елны жюрида корифейлар утырды: Харис Нигъмәтҗанов (ул да мәрхүм инде), Таһир Сөләйманов, Рамил Курамшин үзе. Ул вакытта пандемия юк, Татарстаннан гына түгел, күрше төбәкләрдән дә катнашучылар бик теләп килде. Аннан соң баянга да башкачарак караш иде әле. Арча педагогия көллияте дә ул вакытта нинди югарылыкта иде бит! Шундый көчле укытучылар белем бирде! Гомумән, Арчада гаҗәеп күп анда баянчылар. Сәнгать мәктәбендә дә бик талантлы нәниләр үсеп килә. Шуңа күрә бу конкурсның нәкъ менә Арчада үтүе бер дә очраклы түгел.

Хәйдәр абый әйтүенчә, пандемия быелгы бәйгегә үз төзәтмәләрен керткән. Шулай да сәхнәдә 40ка якын катнашучы көч сынашкан. Яшь чикләве юк: җиде яшьлекләр дә, җитмеш яшьлекләр дә катнашкан. Жюрида Филарит Гасыймов, Ринат Мөхетдинов, Хәйдәр Сафин – өчесе дә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре, төркемдәшләр. Сүз уңаеннан, тиздән аларның укырга кереп, танышып китүләренә 50 ел була икән! Сәламәтлеге мөмкинлек бирмәү сәбәпле, Рамил абый Курамшин үзе Арчага бара алмаган. Әмма барысы белән дә кызыксынып, киңәшләрен җиткереп тора, ди.

Беренче елгы конкурс белән быелгы сигезенчесе арасында аерма шул: быел педагогия көллиятләреннән генә түгел, Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятеннән дә өч студент (Ринат Галәвиев укучылары) килеп кушылган. Бу инде бәйгенең яңа югарылыкка чыгуын күрсәтә.

– Болар гаҗәеп талантлы татар егетләр! Шул хәтле сөендерделәр мине! Һәм гран-прины, жюри рәисе, халыкара һәм Бөтенрусия конкурслар лауреаты, Тукай исемендәге Филармониянең Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Дәүләт халык уен кораллары оркестры концертмейстеры, баянчысы Айдар Вәлиевнең дә хуплавы белән, берсүзсез икенче курс студенты, тумышы белән Арча районы, Түбән Мәтәскә авылыннан булган Айбулат Харисовка бирдек. Бик талантлы, тыйнак егет! Бик оста уйнады. Әле шушы көннәрдә телевидениегә баргач та, бер каушамыйча, беренче тапкырдан ук язылды – бу егетнең әзерлекле булуын күрсәтә. Менә ул егеткә барыбыз да өметләр баглыйбыз инде!

Жюри рәисе Айдар Вәлиев янәшәсендә – иң оста баянчылар

Конкурс тәмамлангач, Айдар Вәлиев Рамил Курамшин әсәрләрен һәм дөньякүләм танылган әсәрләрне башкарып мастер-класс бирде. Бу балаларны тагын да канатландыра, аларда тагын да тырышырга дигән хыял туа.

Өлкәннәр күбесенчә гармун белән килгәннәр. Алар арасында да шундый матур уйнаучылар, җырлаучылар бар. Төрле сәбәпләр аркасында, алар укый алмый калганнар, әмма гармуннарына тугрылык саклаганнар. Аларга шулай ук дипломнар, лауреат исемнәре бирдек. Кеше бит тырышкан, канатланып кайтсын, авылында, районында сәхнәгә чыгарганда: «Курамшин конкурсының лауреаты, дипломанты булды», – дип әйтеп чыгарсыннар, – ди Хәйдәр абый.

Хәзер оештыручыларның хыялы – конкурсны тагын да зуррак масштабка чыгару. Җирлек бар: Рамил Курамшин, Хәйдәр абый әйтмешли, бармак белән генә санап булырлык югары профессионал виртуоз-баянчыларыбызның берсе. Аның әсәрләрен консерваторияләр тәмамлаган 13 халыкара конкурслар лауреатлары уйнаган! Алар арасында – Русиянең атказанган артисты Олег Шаров, Урал һәм Орел баянчылар триолары, Владимир Федотов, Рәҗәп Шәйхетдинов, бүген Германиядә яшәүче Айдар Гайнуллин, Әбүзәр Фәйзуллин, мәрхүм Айнур Фатыйхов һәм быел жюри рәисе булган Айдар Вәлиев бар.

– Бер елны Илһам абый белән гастрольдә йөргән вакытта Рамил Курамшин Ленинград консерваториясенең профессоры Олег Шаров белән очраша. Ул халыкара конкурслар лауреаты, югары профессионал баянчы бит инде. Сүз ара сүз китә, Шаров берәр нәрсә уйнап күрсәтергә куша. Рамил Курамшин яңа гына язган «Әпипә»не уйнап күрсәтә. Профессор тыңлап утыра да, кул алымнарына соклану белдереп: «У тебя есть то, чего у меня нет», – дип әйтә. Курамшинның әсәрен алып, Ленинградның зур залында уйный. Афишасы хәзер дә саклана әле. Анда Бах, Бетховен, Чайковский белән беррәттән Рамил Курамшинның да исеме язылган!

Шулай ук гастрольдә йөргәндә бик көчле Урал баянчылар триосын очрата. Минем әсәремне Олег Шаров ошатты, уйнады, дигәч, «Ә безгә нәрсә тәкъдим итә аласың?» – диләр. Менә сез урысларда «Барыня» бар, ә бездә «Әпипә» бар, дип Курамшин беренче партиясен уйнап күрсәтә. Ә икенче партиясен без газетаны ничек укыйбыз – нотаны шулай җиңел генә укып, триодагы урыс музыкант уйнап бирә. Уйнап бетергәч: «Какая вещь лежит, а мы даже не знаем!» – диләр. Һәм репертуарларына алып, уйнап йөриләр. Бөтенсоюз радиосына яздырып, Казанга да җибәрәләр әле, – дип искә төшереп алды Хәйдәр абый.

Конкурсның дәвамлы, гармун белән баянның гомерле булачагына ышана ул.

– Арча районы башлыгы Илшат Нуриевка, мәдәният идарәсе җитәкче Илфар Әюповка, мәдәният йорты директоры Айрат Нурьязановка рәхмәт! Алар бик зур көч куйдылар. Яшьләребез уйнасын, Рамил Курамшинга алмашлар үссен иде. Күп була алмый алар, талант – ул «штучный товар». Менә быелгы егетләр мине канатландырып җибәрде, өмет уяттылар әле, – ди Хәйдәр Сафин.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии