Хәния онытылмый!

Сүзем татар һәм башкорт эстрадасының сүнмәс йолдызы, бөтен халыкның яраткан җырчысы Хәния Фәрхи турында. Ул беркемнеке белән дә бутап булмый торган моңлы, матур тавыш иясе иде. Сәхнәдә үз-үзен тотышы, килеш-килбәте, тышкы кыяфәте, искиткеч матур костюм, күлмәкләре белән дә аерылып торды. Әдәпле, ипле, бик гади, эчкерсез, чиста күңелле, мәрхәмәтле иде Хәния Фәрхи. Ни кызганыч, аны алыштырырлык җырчы юк инде һәм булмастыр да. Шул яраткан җырчыбызны бик тиз оныттылар. Бүтәннәргә шундук һәйкәлләр, истәлек такталары куялар, ә Хәниягә бернәрсә юк...

Әй Хәния, Хәния,

Матур иде җырларың.

Үлгән хәбәрең килгәч,

Күпме халык елады.

Оныттырмас сине «Әлдермеш»ең,

«Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә».

«Утыр әле, әни, яннарыма», – диеп

Өзелеп җырлый кызың Алия.

Күпме җырлар калды җырланасы,

Үрләрне бар иде яулыйсы.

Иңне-иңгә куеп Габделхәең белән

Тормыш сукмагыннан атлыйсы...

Гөлирам МИНГАЛИЕВА,

Яшел Үзән шәһәре

Комментарии