Күршедән уңдык

Әти-әни кебек үк күршеләрне дә сайлап булмый. Шөкер, без алардан бик уңдык.

Авыру белән бәлане кеше беркайчан да теләп алмый. Ләкин ничек кенә булмасын, алар безнең янәшәдә. Без күргәнне беркемгә дә теләмәс идем.

1978 елның 22 июнендә әтиебез авариягә очрап һәлак булды. Сабантуйдан кайтканда, алар утырган машинаның йөртүчесе исерек булу сәбәпле, юл кырыена төшеп китеп ике тапкыр әйләнәләр. Шул фаҗигадән соң арка җелеге өзелгән әтиебез 3 көн хастаханәдә ятканнан соң, мәңгегә күзен йомды. Әле бу безнең өчен кайгының башы гына. Әниебез берсеннән-берсе кечкенә 5 бала, 90 яшьлек каената, 88 яшьлек каенана белән торып кала. Ярты елдан бабаебыз дөнья куйды, ә бер елдан әбиебез үлеп китте. Кыска гына вакыт эчендә әниебезгә 3 якын кешесен мәңгелеккә озатырга туры килә.

Ул вакыттагы күршеләребез яхшылыгын алтын тауларына тиңләргә булыр иде. Шәйхетдин абый Садриев, аның хатыны Нурҗиһан апа, Мәсгут абый Нигъмәтҗанов, хатыны Гөлсирә апа, Рәшит абый Туктагулов, иптәше Наилә апаларның чын йөрәктән эшләгән изгелекләренә рәхмәт әйтәсе килә. Алар ярдәме белән без, 5 бала, аякка басып, бүгенге көнгә килеп җиттек. Печән җыю, аны алып кайту, бәрәңге бакчасын сукалау, утынга урманга бару кебек авыл җиренең авыр, бетмәс-төкәнмәс эшләрендә алар карусыз ярдәм итте. Ә әниебез исә тормыш авырлыкларын үткәреп җибәрә алды. Сугыш чоры балалары шул алар. Ятимлекнең ни икәнен үзләре дә яхшы белә.

Бер вакыйганы гына искә алам. 1992 елның көзе. Сыерларны чуашлар көтә. Салырга яратканлыктан, беркөнне исереп китеп, көтүне таратканнар. Хайванга шул гына кирәк: туңган чөгендер кырына таралышканнар. 20 сыер шунда кырда ук үлә. Эчләре күпкән 30ын суялар. Безнеке дә шундыйлар исәбенә кергән иде. Безнең ишле гаиләгә сөтбикәдән башка калу – ач калу белән бер. Шәйхетдин абый мал табибына каршы төшеп, сыерны суйдырмады. Үзе белгән ысуллар кулланып, малкаебызны алып калды. Аннан соң 7 ел хезмәт итте әле ул безгә. Кызганыч, хәзер үзенә тагын бер кат рәхмәт әйтә алмыйм. Моннан 2 ел элек озак авырганнан соң, мәңгелеккә күчте ул. Авыр туфрагы җиңел булса иде. Ул: “Туганнарга һәрвакыт барып булмый, ә күршең белән гел бергә, аның белән дус яшәү – үзе күңелле ул”, – дип әйтергә ярата иде. Калган күршеләребез барысы да олы яшьтә. Хәзер дә бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез. Шулай рәхәт, шулай күңелле шул.

Азат МӨХӘММӘТҖАНОВ.

Апас районы, Чирмешән авылы.

Алтыбармак

Авылда кушаматсыз кеше юк диярлек. Әгәр булмаса, аны тиз табалар. Сизми дә каласың. Тавык, Куян, Бүре… Ә Галимулла абзыйныкы бөтенләй үзгә – Алтыбармак. Аның сул кулының баш бармагы гына исән иде, ә калган дүртесе өзелгән. Ике кулына 6 бармак. Бу кушаматка ул бер дә аптырамады. “Аны миңа Пәри такты”, – дип кенә җибәрде. Пәри дигәне Галимулланың дусты Барый.

Галимулла бармакларын, яшьләр уйлавынча, сугышта өздергән. Ул сугыш ветераны исемен йөртә. Аның маҗараларын моннан берничә еллар элек ишеттем. Җиңү бәйрәме иде. Тугызынчы майда авылдашларым Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелиск янына җыелды. Араларында Галимулла абый да бар. Ул күкрәгендәге медальләрен ялтыратып елмайды. Җыелган халык арасыннан ачы теллеләрнең сөйләшкәне ишетелә:

– Кара әле мөртәтне, Алтыбармак ветераннар белән бергә утыра. Өстәвенә, авызын ера. Кая ул сугышта булсын?!

Тешләре коелган карчыкның сүзләренә яшьрәк ханым каршы төште:

– Нишләп булмасын. Әнә күкрәгендә орденнары да бар бит. Бармаклары да өзелгән.

Китте болар бәхәсләшеп. Берсе Галимулланы яклый, икенчесе аңа пычрак ата. Басып торучылар тәмсезләшүгә түзә алмагач, аларны читкә куып җибәрде. Бәйрәм тантанасы дәвам итте. Ветераннарга да сүз бирделәр. Хәрби комиссариаттан килгән вәкил: “Иптәшләр, сугыш һәм хезмәт ветераны Галимулла Нәҗип улы Харисовны да тыңлыйк әле”, – дип тә әйтүгә, теге ачы телле карчык кычкырып та җибәрде:

– Нинди сугыш ветераны булсын ул?

Вәкил халыкны тынычландырып, сүзен дәвам итте:

– 1950 елда Корея-Америка сугышы башланды. Ватан кушуы буенча анда Совет белгечләре белән безнең гаскәр дә барды. Бу бик яшерен эшләнде. Солдатлар хәрби формада йөрмәде, күп еллар сер булып сакланды. Шунда аның күкрәгенә “Батырлык өчен” медале тактылар, ветераннар дәрәҗәсенә тигезләделәр.

Ул бармакларын да Корея-Америка сугышында югалтты микән? Бу турыда чәй мәҗлесенә кергәч, Галимулла абыйның үзеннән сорадым. “Тантана беткәч сөйләрмен”, – дип, үз өенә чакырды ул.

Кичке якта Галимулла абыйларга бардым һәм сорауны кабатладым.

– Әнә чибәр җиңгәңнән сора. Аның аркасында бармаксыз калдым, – дип башын хатынына таба борды ул.

– Һи, сөйләп утырган була тагын, – диде хатыны. – Кем кушкан сиңа тәрәзә аркылы йөрергә? Ярый әле башыңа чапмаганнар.

– Гаебеңне яшермә инде, хатын. Күңелсез хәлнең сәбәбен кызыксынучыга аңлат та бир.

– Үзең сөйлә!

– Ярар, алайса. Армиягә киткәнче Тәскирә җиңгәңне бик яратып йөрдем. Ә 1945 елда солдатка алындым. Бер ел хезмәт иткәч, корабльгә төяп, Ерак Көнчыгышка алып киттеләр. Бер атна чамасы үткәч, бер портка туктадык. Анда әллә нинди безгә ят телдә сөйләшәләр. Кешеләрнең буйлары бәләкәй. Болар кытайлы яки японлылар дип уйладык. Безне ниндидер аэродромга алып киттеләр, җир астындагы казармаларга урнаштырдылар. Самолетлар оча, еракта бомба шартлаган тавышлар ишетелә. Аңлаталар: без кореялы туганнарыбызга ярдәмгә килгәнбез икән, аларга американнар һөҗүм иткән. Безнең ярдәм бик яшерен икән. Алай-болай әсирлеккә эләксәк, телсез булып кыланырга кушалар. Аэродромга хезмәт күрсәтәбез, самолетларны очышка әзерлибез. Берничә кат үзебезне дә бомбага тоттылар. Арада үлүчеләр дә булды.

1950 елда башланган сугыш 1953 елда гына тәмамланды. Ләкин безне аннары да кайтарырга ашыкмадылар. Икегә бүленгән Кореяның төньягында чик буйларын саклаттылар. 1954 елда гына авылга кайттым. Икәү беркөнне армиягә киткән, ләкин алдарак кайтучы Мәхмүт минем турыда “үлгән” дигән хәбәр тараткан. Соңгы ике елда язган хатларымның берсе дә барып җитмәгән. Мәхмүтнең хат ташучы апасы аларны әнигә бирмәгән. Мәхмүт Тәскирәнең дә башын әйләндерә башлаган. “Син, Тәскирә, Галимулланы оныт. Ул кайтмаячак, үлгән, миңа кияүгә чык!” – дип көн саен тинтерәтә икән. Әти-әнисе янына барган. Ә тегеләре: “Кызым, кайтмаган кешене көтмә, өйдә утырып калма, чык Мәхмүткә!” – дигәннәр.

Чибәр җиңги тыңлап торган җиреннән көрсенеп, әңгәмәгә кушылды:

– Шул Мәхмүтнең тасма теленә ышанып ялгыштым. Үлгән кешене хурларга ярамаса да, уңмадым мин аннан. Мәрхүм бик усал, кызу канлы иде.

– Ярый, карчык, чәпчемә. Сүзне бер башлагач, сөйләргә ирек бир әле.

Шулай берчакны мин авылга кайтып төштем бит. Тик аяз көнне яшен суккандай халәткә эләктем. МТСта эшләүче әткәйне кулга алганнар, “халык дошманы” ярлыгы тагып, үлем җәзасына хөкем иткәннәр иде. Тәскирә мине көтмәгән, кияүгә чыккан. Шунда оятсыз, ялганчы Мәхмүтне бәреп үтерәселәрем килде.

Шул елны колхозга электр керттек. Мин машинист булып эшлим. Электр станциясе колхозныкы, электрны кич белән генә бирәбез. Мәхмүт белән тәмам дошманлаштык, берничә мәртәбә бәргәләшеп тә алдык. Тәскирәне урлап булса да алып кайтырга дип, үз-үземә сүз бирдем.

Галимулла абый дәвам итә:

– 1954 елда чирәм җирләрне үзләштерү башланган иде. Районнан һәм авылдан бик күп яшьләр шунда китте. Мин дә кузгалырга җыендым. Барып урнашкач, Тәскирәне кайтып алырга ниятлим. Чөнки Мәхмүт тә өйдә юк. Бик каты авырып, хастаханәгә эләкте. Мин төн җиткәнен көтеп торам да Тәскирәм янына китәм. Бәрәңге бакчаларын үтеп, яңа салынган өйләренең рамы да куелмаган тәрәзәсеннән эчкә керәм. Шул мизгелдә караңгыдан шап итеп сул кулга үткен нәрсә килеп төште. Уң кул белән сул кулны тотып, бакчадан чыгып йөгердем. Әле нәрсә булганын да аңламыйм. Электр станциясенә чаптым. Анда минем дус икенче сменада эшли. Карыйбыз: сул кулның дүрт бармагы тиредә генә асылынып тора. Шундук синең җиңгәңә – шәфкать туташы Рәсимәгә бәйләтергә йөгердем. Циркулярга эләктем дип алдаштым. Ә соңыннан дөресен әйттем. Ул сүзне беркемгә дә чыгармады, бер атна хастаханәдә булдым.

Шул көнне Мәхмүт тә кайткан булган. Күршесе Хәерниса карчык аңа минем Тәскирә янына килеп йөргәнемне әләкләгән. Тегесе килүемне балта белән сагалап торган. Салган баштан бармакларны өзде, бәдбәхет! Моннан соң Мәхмүт үзе дә озак яшәмәде, фаҗигагә юлыкты. Ул, чират буенча көтүгә чыккач, комбайннан төшеп калган салам өеменә ятып йоклаган. Җир сөрүче Хатыйп аны күрмичә, “ДТ-54” тракторы белән өстенә менгән. Ә бер елдан мин Тәскирәне чирәм җиргә алып киттем. Туган якка 1960 елларда, безгә кагылышлы сүзләр онытылгач кына кайтып төштек.

Менә шундый иде ул Алтыбармак Галимулла абзый. Авыр туфрагы җиңел булсын!

Роберт ЗАРИПОВ.

Азнакай районы, Урсай авылы.

Ак күмәч

Ике апа Чистайда педучилищеда укый. 1945 елның июнь айларында әни белән аларга азык-төлек илтергә киттек. Без ул чорда Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында яши идек. Чистайга бару өчен, башта район үзәгенә юл тоттык. Тузанлы юл буйлап 20 чакрым ара тәпиләдек. Пристаньга килеп кундык та иртән пароходка утырып, Чистайга киттек. Апаларны күчтәнәчләр белән сөендереп берне кундык та кайту максаты белән иртүк киредән пристаньга төштек. Андагы халык ташкынын күреп шаккаттык. Пароход өч көннән генә була диләр. Бөтен юнәлештә чират. Ике көн кундык. Үзебез белән алган ризык бетте. Апалар өлешенә керә башладык. Хәтеремә уелып калган: үтереп ашыйсы килә. Әни мескен ашамыйча чыдаган була. Вокзалда гел кайнаган су эчә. Бер шикәр кисәген әллә ничә чокырга җиткерде.

– Әни, минем ашыйсы килә, – дим.

– Түз, улым, түз, өйгә кайткач, күп итеп ашарсың. Бераз су эчеп тор, ашыйсы килүең басылыр.

– Әни, мин пристаньга чыгып йөреп керәм. Яр кырыенда бер абый ап-ак күмәч ашап утыра. Миңа да сындырып бирмәс микән, – дидем дә йөгереп барып бу абзыйның каршысына барып та бастым.

Сындыра да ашый, сындыра да ашый бу. Ә мин күзләремне күмәчтән алмыйм. Аның янына тагын да якынайдым. Абзый исә күтәрелеп тә карамый. Ул да ач булган, ахры, күмәчнең яртысына төшеп җитте. Шунда ул ашыгып, каударланып күмәчне сындырганда бер кисәге читкә атылып китте. Мин шуны гына көткәндәй аны эләктереп алдым да тизрәк кабып та йоттым. Теге абзый урыныннан сикереп торды да мине тотып алды:

– Ах, воришка, вот получай, – дип, типкәләп тә алды.

Елап әни янына кайттым. Сүземне озак әйтә алмый тордым.

Бераз тынычлангач кына, булган хәлне сөйләп бирдем. Әни исә һаман үзенекен кабатлый: “Улым, кайнаган су эчәргә кирәк иде, ашыйсы килү басыла ул”, – ди…

Шул ара кычкыртып безне алып китүче пароход пристаньга якынлаша иде. “Урра, әни, өйгә кайткач, туйганчы ашыйм”, – дип кычкырдым мин дә шатлыгымнан. Пароходта җайлап утырып, өйгә юнәлдек. Ашыйсы килү дә басылган төсле булды.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ

Комментарии