Күрше алмасы тәмлерәк, яки сезнең яшьлек ничек үтте?

Әле генә атна башлана да, күз ачып йомганчы җомга киче дә җитә. Ә бу исә яшьләргә клубка чыгу, дуслар белән кич үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек. Хәер, бу темага сөйләшә башласаң урта яшьтәге апа-абыйлар: «Хәзерге яшьләр кич чыга белми», – дип авызны тиз томалый. «Хәзер клубка йөрмиләр, җанлы аралашу да юк. Бер-берсе белән машина пипелдәтеп кенә исәнләшәләр», – дип өстәп тә куялар әле. Ә татар егет-артистлары яшь чакта кич чыкканмы? Сугыш чукмарлары булганмы? Кич утыру, клубка чыгуга бәйле нинди истәлекләре бар икән? Бу турыда үзләреннән сорадык.

Изображение удалено.Ризат РАМАЗАНОВ: «КҮРШЕ ӨСТЕМӘ СУ СИПТЕ»

– Авыл малайлары без, иртә таңнан караңгыга кадәр тир түгеп эшли идек. Аннары арыганлыкны читкә куеп торып кич чыгып китә идек. Кечерәк вакытта манма тиргә батып футбол уйный идек. 7-8нче классларда укыганда мотоцикл белән кызыксына башладык. Авыл малайларына тагын нәрсә кирәк инде: матайга утырып урам әйләнү, күрше авылларга йөрү үзе бер күңелле вакыт иде инде. Әле дә истә, әти белән әни йоклагач, төнге 12дә матайны этеп алып чыга идек. Тавышы әтигә ишетелә күрмәсен дип авылның башына кадәр этеп бара идек аны, аннары кабызып үз җаебызга төне буе матайда җилдерә идек. Алма бакчаларын басу дисеңме, күршенең бакчасыннан берәр җиләк-җимеш урлау дисеңме – барысы да баштан узганнар. Ни дисәң дә, күршенең алмасы тәмлерәк.

– Хәзерге яшьләрне кич чыга белми, диләр.

– Хәзер социаль челтәрләр үз эшен эшли. Вацапта бер төркем төзиләр, машинада утырганда да шул төркемдә язышып утыралар. Хәзер клубка чыгучы юк, бөтен авылына бер-ике кич чыгучыны тапсаң да сөенәсең. Элегрәк капка төбендәге эскәмиягә җыелып серләшә идек. Шуның өчен күршенең өстемә су сипкәне булды. Әле күптән түгел хатыным Зинира белән яшьлекне искә төшерик дип, авыл әйләнгән идек, бер тере җан иясен дә күрмәдек.

Изображение удалено.Рамил ШӘРӘПОВ: «ЧАЛБАРНЫ ЯНДЫРЫП КАЙТТЫМ»

– 8нче класста укыганда дискотекага йөри башладык. Ул чакта интернет та, компьютер да юк иде. Кеше белән кеше арасында җанлы аралашу бар иде. Без ул чакта симәнке чиртеп, капка төбендә гайбәт сатып утыра идек. Кыш көне бөтен авыл яшьләре җыелып чана шуа идек, җәй көне бакча баса идек. Гомумән, нәрсә эшләргә мөмкин, барысын да эшләдек. Пәке ача идек, камыш яндыра идек. Әле дә исемдә: камыш яндырганда яңа чалбарымны яндырып кайттым. И, эләккән иде шуның өчен әнидән. Берничә көн кич тә чыгармадылар. Ул вакытта тизрәк гаебеңне танып, йорт тирәсендәге бөтен эшләрне эшлисең. Бу кич чыгарга мөмкинлек тудыру чарасы иде.

Изображение удалено.Рафил ҖӘЛӘЛИЕВ: «ИНТЕРНЕТКА АЛЫШТЫРДЫЛАР»

– Яшь чакта кич утыруларны искә алырга гына да кызык, чөнки бу тормыштагы иң рәхәт чаклар булган икән. Хәзерге яшьләр моны аңламый. Алар тормышны интернетка алыштырды дисәм дә ялгышмам. Без клубта күңел ача һәм җаныбызны биреп бии торган идек, хәзер анда бер адәм заты да юк. Кич чыгу, бер-берең белән аралашыр урынга телефонны алып селфи төшә яки төрле кыяфәтләргә кереп «Тик-ток»ка видео төшерә. Туй мәҗлесләре алып баручы кеше буларак, хәзерге парларның да социаль челтәр аша танышуын билгеләп үтәсем килә. Гаилә коручыларның 80 проценты интернетта таныша. Бу бит парларның бер-берсенең фотосурәтенә гашыйк булганлыгы турында сөйли. Интернетта ничек танышып булсын ди? Шуңа күрә аерылучылар саны да күп.

Изображение удалено.Алмаз МИРЗАЯНОВ: «ӘНИ СЫЕР САУГАНДА КАЙТЫП КЕРӘ ИДЕМ»

– Башкалардан аермалы буларак мин тиз үстем. Гәүдәм зуррак булгач, яшем кечкенә булуга карамастан, мәктәпкә иртә биргәннәр, шуңа күрә клубка да иртәрәк куып чыгара башладылар. Куып чыгара иделәр диюем дә ялган сүз түгел. Калган балалар әти-әниләреннән рөхсәт сорап чыга иде. Бездә киресенчә. Минем әни: «Клубка чыгасыңмы инде син юкмы? Өйдә ятма инде. Бар, чык», – дип кабатлап торгачтын, мин клубка чыга башладым. Безгә, күп булса, 11-12 яшьләр булгандыр. Бала-чага булсак та, дискотекада тилереп-тилереп бии идек. «Руки вверх» төркеменең иң популяр чаклары иде ул. Аның «Крошка моя», «Чужие губы» дигән җырлары популяр иде. «Краски» төркеменә биегәннәр дә искә төшә әле. Авылдагы дискотекага йөргән чак иң-иң рәхәт һәм тәмле чаклар булган икән. Хәтерлим, ул вакытларда клуб каршысы тулы машина була торган иде. Күрше авыллардан дөнья кадәр кеше килер иде. Хәзерге кебек «крутой» машиналарда булмасалар да, заманага туры китерәләр иде. Клуб кына түгел, бөтен авылның «гөж» килеп торган вакыты иде.

– Егетләрне сугыш чукмарлары дип сыйфатлау гадәткә кергән инде. Сез дә шулар рәтеннән идегезме?

– Өелешеп сугышкан кешеләрне күргәнем булмады. Җыелып проблема чишеп йөрүчеләр булгандыр инде, минем проблема эзләгәнем булмады. Шуңа күрә чишәрлек әйбер дә юк иде. Дусларым арасында да андый кешеләр юк. Гомумән, мин капка төбендә утырырга ярата торган кешеләр рәтеннән. Шундыйлар янында йөрдем дә. Бергә җыелып серләшеп утырырга яраттым. Эчү һәм тарту кебек начар гадәтләрдән читтә тордым. Бераз үсә төшкәч безнең борынга да кызлар исе керде. Кызлар янына күрше авылга йөри идем. Күрше авылга кадәр 2-3 чакрым җәяү төшә идем, үзем генә төшкән чаклар да булгалады. Ул вакытта телефон да юк, барыбер кирәкле һәм тиешле кешене тапканбыз әле. Хәзер заманасы куркыныч, көпә-көндез үтереп китәргә мөмкиннәр, Алла сакласын. 90нчы елларда да булган инде андый хәлләр. Хәзер күнектек кебек. Хәзерге яшьләрне күңел ача белми, кич чыга белми дип әйтү дөрес булмас, чөнки һәр буынның үз кызыгы, үз җыры һәм үз биюе. Хәзер әти-әни ягыннан контроль көчле. Мине алай контрольдә тотмадылар. Мин гел үземчә йөрдем, үз фикеремне әйтә алдым, теләгәнемне эшләдем. Аңа карап начар кеше булып үсмәдем. Моның өчен әти-әниемә рәхмәт әйтергә кирәктер. Берничә ел элек безнең буын турында да «кич чыга белмиләр болар» дип әйтәләр иде, хәзерге яшьләрне без шулай дип тәнкыйтьлибез. Бакча басуда катнашмадым, чөнки авылдагы иң тәмле алма бездә иде. Бөтен малай-шалайлар безгә керде. Төнгә кадәр йөргән вакытлар да булды. Җәй көннәрендә келәттә йоклый идем. Әни сыер сауганда кайтып кергән чаклар да булгалады. Әни: «Абау, әле генә кайтасыңмы?» – дип сораса, мин: «Торып киләм бит», – дип җавап кайтара идем.

Комментарии