Уйна, «Курай», тынма, «Курай»!

Уйна, «Курай», тынма, «Курай»!

Моннан нәкъ унбиш ел элек, беренче татар радиосы саналган «» тәүге тапшыруын эфирга чыгaра. Ул чагында алар белән параллель эшләп килгән , кызганычка каршы, дулкыннардан югалды. Ә бу көннәрдә юбилеен бәйрәм итәргә әзерләнүче замана сынауларына бирешмичә, булган авырлыкларны җиңеп, тыңлаучыларын шатландыруны дәвам итә. Күптән түгел, «курайлыларның» туган көне уңаеннан, аларда кунакта булып кайттым…

мине ишек төбеннән үк колач җәеп каршы алды. Инде дүрт еллап «Курай»ның директор вазифасын башкаручы белән генә сөйләшермен, дип килсәм дә, башка радио хезмәткәрләре белән дә аралашмый булдыра алмадым. Аларның матур, ипле итеп сөйләшүе, үзара шундый җылы, дус мөнәсәбәттә булуы мине аеруча җәлеп итте.

– Унбиш ел теләсә кайсы матбугат чарасы өчен дә аз вакыт түгел. Кризис вакытында күп кенә радиостанцияләр ябылып бетте. Сез, «курайлылар», ул авырлыкларны ничек җиңеп чыктыгыз, бүген ничек яшисез?

– Марат Туктамышев: Һәр эшнең дә үз авырлыклары, кыен вакытлары була инде. «Курай»ны бүгенге көнгә кадәр яшәтүче, радио өчен янып-көеп йөрүчеләр бар, аларга рәхмәт. Радио оешканның беренче көннәреннән алып эшләүче «аксакалларыбыз» Сәрия апа Тукаева, «Курай»ны саклап калучылар дип әйтсәк, бер дә ялгыш булмас. Аларның үз тыңлаучылары бар, бераз эфирга чыкмый торсалар, шунда ук аларны сорап шалтырата башлыйлар. Без беркайчан да акча дип «үлмәдек». Шуңа безнең радио яшь, әле яңа гына сәхнәгә менгән артистларга популярлашырга булыша. Һәрвакыт яңа сулыш булу да тыңлаучыларны югалтмаска ярдәм итәдер. Аннан соң безнең алып баручыларыбыз да – яшьләр. Яңа гына институт тәмамлаган, яисә әле укый торган, матур әдәби телдә сөйләшүче, креатив яшьләргә бездә ишекләр һәрвакыт ачык! Сүз уңаеннан шуны да әйтим, үзен радиода сынап карарга теләүчеләр бар икән, безгә рәхим итсеннәр! Үз-үзеңне реальләштерү, тәҗрибә туплау өчен менә дигән эш урыны, минемчә. Сәрия апа, кебек остазлар мәктәбе үзе бер институт бит ул.

– Гел тигез юлдан гына барып булмый, югары менүләр, түбән тәгәрәүләр дә тормышта да, эштә дә еш була. «Курай»ның нинди проблемалары бар?

– Проблемасыз гына яшәп булмый инде ул. Әмма без алай кул кушырып утыручылардан түгел. Икътисади кризиска кадәр финанс мәсьәләләре әйбәтрәк иде, әлбәттә, штат та зуррак иде. Тик ул чорны җиңеп чыгуыбыз һәм бүген дә эшләвебез үзе үк олы җиңү! Бүгенге көндә иң зур проблемабыз һәр потенциаль тыңлаучыга барып җитмәвебездер, мөгаен. Чөнки безнең дулкыннарны теләсә кайсы урында һәм теләсә кайсы радиоалгычта тотып булмый. Ул УКВ ешлыгында эшли. Әмма безне интернетта, онлайн режимда тыңлау мөмкинлеге бар. Моның өчен, бары «Курай»ның рәсми сайтына гына керергә кирәк – безнең радио интернет газетасында да урнаштырылган. Шулай ук, «» социаль сайтында да безнең турыда мәгълүматлар табарга мөмкин. Интернет режимда эшләү бүгенге көндә безнең аудиторияне арттырмый билгеле. Әмма киләчәктә барыбер бөтен матбугат чаралары да цифрлы форматка күчәчәк бит инде, шуңа «Курай»ны заманадан алга бара дияргә була.

– «Курай» иң беренче татар радиосы. Бүгенге көндә татар телендә эшләп килүче радиостанцияләрнең нигезе нәкъ менә бу радиода салынган. Әмма сезнең дулкыннарда урыс телендәге, яисә чит ил музыкаларын ишетергә була.

Изображение удалено.

– Безнең радио төрле аудитория өчен эшли. Мисал өчен иртән безнең дулкында, гадәттә, дәртле, күңелле музыка уйный. Төш вакытында безнең тынлаучыларыбыз хуҗабикәләр, өйдә ял итүчеләр. Шуның өчен, бу вакытта без төрле тапшырулар тәкъдим итәбез. Мисал өчен, «Көндезге сәлам», «Очрашулар», «Бәхәс» клубы һ.б. Дин белән кызыксынучылар Рамил хәзрәт Юныс вәгазьләрен тыңлый ала. Кичке вакытта күңелгә рәхәтлек бирә торган талгын көйләр дә, заманча музыка да яңгырый. Олылар яратып тыңлый торган Әлфия апа Авзалова, Илһам абый Шакировлар белән беррәттән, безнең дулкында Илназ Гарипов, Илназ Сафиуллин һ.б яшь талантларны да ишетергә мөмкин. Без моны тыңлаучыларыбыз өчен, аларга яхшы булсын өчен эшлибез.

– Киләчәккә нинди проектлар өстендә эш алып барасыз?

– Күптән түгел генә радиога яшь алып баручы Алмаз Гыйльметдинов килде. Алар Ак Йолдыз исемле ди-джеебыз белән яңа тапшыру әзерли башладылар. Гадәттә, эфирда парлап эшләү бик җиңел түгел, ә Алмаз белән Ак Йолдыз беренче эфирдан ук бик уңышлы тандем барлыкка китерделәр. Әлегә бу тапшыруның исемен дә уйлап тапмадык. Киләчәктә бу программа халык арасында популярлашыр, дип өметләнәбез. Шулай ук, Юл иминлеген саклау хезмәткәрләре белән дә проект эшләргә исәп бар. Яңа идеяләр, кызыклы проектлар тәкъдим итәргә теләүчеләр булса, кабатлап әйтәм, рәхим итсеннәр! «Курай»да андыйларга һәрвакыт ишекләр ачык!

– Турыдан туры эфир бик катлаулы эш. Анда нинди генә вакыйгалар булмый…

– Бездә андый стандарт булмаган ситуацияләр, гадәттә, Габдрәхим (Рөстәм Юнысов) белән була инде. Берсендә шулай эшкә киләм, ә өстәлләр өчпочмак, гөбәдия, бәлешләр, тагын әллә ниләр белән тулган. «Нәрсә булды?» – дим. «Габдрәхимнең туган көне», – диләр миңа. Баксаң, тыңлаучылар Габдрәхимне котлап, барысын да үзләре пешереп алып килгән икән. Шул туган көнне әллә ничә көн билгеләп үткәнебез истә калган. Гомумән, безнең радионы нинди дә булса алып баручы аркылы беләләр. Аларның һәрберсенең үзенең йөзе бар, аларны халык ярата һәм таный. Радиодан тыш, безнең хезмәткәрләрне концертларга, туйларга, бәйрәмнәргә алып баручы итеп тә чакыралар. Алмаз безнең Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрында уйный, Гөлиябез, шулай ук, сәнгать өлкәсендә хезмәт куя. Бер сүз белән әйткәндә, бик талантлы, тырыш кешеләр эшли бездә!

P. S. «Курай»ны Татарстанда гына түгел, ә Япониядә, Римда, Мәскәүдә, Америкада, Австралиядә дә тыңлыйлар икән. Әлеге төбәкләрдән булган шалтыратулар, смс-хәбәрләр моны тагын бер кат исбат итә. (Кызганыч, безнең республикада гына һәр йортта бу дулкынны тоту мөмкинлеге юк). Радиостанциянең бүгенге көндә дә шундый рухта эшләвенә «БИМ» радио канаты астында булу да йогынты ясамый калмыйдыр, әлбәттә. Тик дәүләттән ярдәм булса, «Курай» тагын да үсәр, ныгыр иде. Нур Алиев, Сәет Әминов, Әмир Исламов, Гали Урманов кебек бүгенге танылган кешеләр нәкъ менә «Курай»да канат ярганнар, шул радио ярдәмендә үскәннәр. Бүген дә монда яшь көчләр тир түгә. Димәк, әле «Курай» яшәячәк һәм киләчәктә дә безне куандыруын дәвам итәчәк. Уңышлар сезгә, егетләр-кызлар!

Тиздән, 13 сентябрь көнне Филармония концертлар залында беренче татар радиосы үзенең туган көнен билгеләп үтәчәк. Концертта үзләренең иҗат юлларын «Курай»да башлаган күп кенә танылган артистлар чакырулы. Курайлылар сезнең барыгызны да кунакка көтеп кала.

.

 

Комментарии