- 25.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №33 (24 август)
- Рубрика: Аулак өй
ФОТОлар кино: текст: «Гафу ителү» фильмыннан кадр.
(үзен генә кисеп куясы) Татар журналистлары белән очрашу вакытында.
Коллегам һәм дустым Рафис Җәмдиһан: «Илфат абый, иртәгә Казанга Ринал Мөхәммәтов кайта. Ул туып килүче йолдыз. Әле генә «Гафу ителү» («Искупление») нәфис фильмында төп рольне башкарды. Тиздән бу фильм экраннарга чыгачак. Иң мөһиме, бу егет Алексеевск районыннан һәм һәрвакыт үзенең татар булуын ассызыклый…» – диде мине очрашуга чакырып.
Кыскасы, бу егетнең Рафис санап киткән асыл сыйфатларын барлап тормыйм, мондый татар баласы белән танышасым килеп, очрашуга әзерләнә башладым. Һәм әлбәттә, аның кемлеген интернетта үзем белешергә керештем.
Шактый мәгълүмат бар Ринал турында. Ул «Сары асфальт» корпорациясе «генераторы» да икән. Төркем тамашачылар авызыннан чыккан берничә сүзне һавадан эләктереп ала да, шунда ук уйлап чыгарып попса җыр яңгырата. Тамаша үзәгендә – Ринал. Шактый язмаларны табып, рәхәтләнеп карадым. Һәм эзли торгач, социаль челтәрләргә дә «шакыдым». Егетне анда да таптым. «vkontakte.ru» челтәрендә анкетасын табып, дуслар бүлегенә өстәдем үзен. 7 төн уртасында Ринал да йокламый икән. Минем чакыруны шунда ук кабул итте… Мөгаен, Казанга чемоданнар тутыруыдыр, дип уйлап, аның иҗаты белән танышуымны дәвам иттем.
***
Сугыштан соңгы авыр ел… Украинаның кечкенә генә шәһәренә авиация лейтенанты, гаҗәп исемле Август килә. Максаты нацистлар оккупациясе вакытында якташлары тарафыннан вәхшиләрчә үтерелгән якын туганнарын – яһүд гаиләсе каберләрен табу. Кешене язмышлар чоңгылыннан бары тик мәхәббәт кенә коткара ала, һәм шул мәхәббәт утларга да сала…
Катлаулы язмышлар турында сөйләүче әлеге «Гафу ителү» исемле фильмда Августны нәкъ менә безнең якташыбыз Ринал уйный да инде.
Шундый татар егете белән ничек танышмыйсың!? Дөньяга чыккан мәшһүр татарлар, якташларыбыз шактый, әмма арада үзләренең тамырларын җуйганнар да җитәрлек. Ә Ринал кебекләрне барларга, күз уңыннан, игътибардан югалтмаска кирәк, дип шимбә көнне Татар конгрессы бинасына юл тоттым.
– Рафис, татар журналистлары синең белән очрашырга тели, диюгә, шатланып риза булдым, – диде аэропорттан туп-туры очрашуга килеп кергән Ринал. Ул үзенең бик яраткан онык булуын да искәртте. Хәзер яраткан әбисенең туган көненә кайтышы икән. Беренче сүзләре белән үк, үзенең аралашучан, ачык күңелле егет икәнен танытты ул. – Миңа гаҗәпләнерсез инде, бераз тотлыгам. Шуңа аптырамагыз, – диде ул. Әмма Ринал бу кимчелеккә үзе бер дә уңайсызланмый. Аның чынлап торып оялганы – үзенең татар телен җиңел итеп аралашырлык камил белмәве булып чыкты. – Мин инде күптән әбием белән бергә яшәмим. Практика булмагач, тел онытыла. Шуңа гафу үтенәм, – дип искәртте яшь актер.
Ринал үзенең сөйләвенә караганда, җырлы гаиләдә туып-үскән. Бабасы – гармунчы. Әбисеннән татарлык сеңсә, ә бабасыннан – музыкага хирыслык.
Кем белә, бәлкем, бу егетнең язмышы башкача язылыр иде. Әмма аңа 16 яшь тулгач, көтмәгәндә олыгаерга, үзен ир кеше итеп тоярга туры килә. Сөекле әтисе фаҗигагә тарып һәлак була. Хәзер сеңлесе, әнисе, әби-бабайлары турында кем кайгыртыр, дип уйлый үсмер. Һәм үзенең ниләр булдыра алганын барлый башлый. Үсмер бию, музыка белән мавыга һәм ул Казандагы театр училищесына килә. Аннан соң туп-туры Мәскәүгә юл тота. Бүген ул МХАТ студиясе шәкерте. Дуслары белән авангард төркем оештырып, аны сәер яңгыраучы исем белән атаганнар. «Сары асфальт» корпорациясенең төп юнәлеше – тамашачыны ял иттерү. «Без сәхнәдәге мәгънәсез попсадан көлеп, тамашачыны да көлдерәбез», – ди Ринал.
22 яшьлек егет Казан театр училищесында да, Мәскәүдә дә үзенә яхшы кешеләр генә очравын, күренекле педагоглар аны күреп алып, ярдәм итүе турында горурланып сөйли. «Татарстанда да дусларым күп. Әмма биредә яшьләргә ирек артык күп бирелми, дип беләм. Дусларымның канәгать булмавыннан чыгып шулай әйтәм. Ә менә Мәскәүдә – башка. Анда үзеңне реализацияләргә мөмкинлек зур», – ди бүген МХАТның Кирилл Серебренников курсы укучысы.
– Менә бит, минем тотлыкканыма да карамадылар. Бу, юкса, профессиямә яраксызлыгым турында сөйли бер яктан, – ди ул.
Хәер Ринал тотлыгуы белән дә көлдереп алды. Аның кайчак ярдәмгә килүе дә ихтимал икән: ул егетне армиядән коткарган.
– Мәктәпне тәмамлагач, армиягә диңгез флотына сорадым. Алмадылар. Тотлыгасың, диделәр. Аннан театр училищесына кердем. Һәм: «Әйдә», – диләр. Бу юлы инде минем вакытым юк. «Синнән кем сорап тора, китәсең», – диләр. Ә мин, карарбыз, дидем. Һәм комиссиядә сөйләшә алмас булдым. Язып кына аралаштык…
– Уйнадың гынамы, әллә чынлапмы… – дип борчылып сорап куйды очрашуга килгән бер кыз.
– Менә сезнең белән язышып аралашмыйбыз ич, – дип көлде Ринал.
Якташыбыз үзенең татар булуы белән горурлануын кат-кат искәртте. Баксаң, дуслары да аның татарлыгын бәяли. Ул дусты, «Евровидение»дә катнашкан Алексей Воробьев өчен «Кара күзләрең» дигән татарча җыр да язган (Воробьев тиздән Казанда төшереләсе «Кабан күле хәзинәсе» фильмында уйнап шул җырны да башкарырга җыена)… Әле тагын икенчесе әзер – «Кил инде» дип атала (Ринал аларны җырлап та күрсәтте).
– Минем рус дусларымнан сорасагыз, татарларга ничек карыйсың, дип, о-о-о, минем татар дустым бар, это круто… – дияр. Чөнки татарлар кунакчыллык белән аерылып тора. Безнең бәлешләр, өчпочмакларны бар да белә. Минем әбием гел әйтә иде: «Кеше бул»! Әйе, син нинди генә милләттән булсаң да, кеше булырга тиешсең. Мин татар, мөселман. Ул – минем эчке дөньям. Аны беркемгә дә исбатлыйсы юк…
…Әлеге очрашуда озак сөйләштек. Киләчәктә дә Ринал белән кабат-кабат очрашырбыз, дип өметләник. Аның кинодагы беренче ролен (әйтергә кирәк, беренче һәм төп роль!) озакламый күрербез.
Ринал белән сеңлесе Алинә дә, әнисе Татьяна да, әбиләре Дания һәм Лидия дә, бабайлары Гарәф белән Валерий да горурланадыр. Мәрхүм әтисе Альберт та сөенеп ятадыр… Инде шул егеткә карап, бар татар халкы горурланырлык талант үссен иде, диясе генә кала. Уңышлар сиңа, Ринал!
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии