«Капка, чардуган ясап кына алтын таулар өеп булмый»

«Капка, чардуган ясап кына алтын таулар өеп булмый»

Аның кулында иң нык тимер дә сына. Өстәвенә, бормаланып матур чәчкәгә дә әверелә. Капка, чардуган, чүлмәк кую җайланмалары ясаучы Фәнис абый Билалов турында сүзем. Арча районының кечкенә генә Көтек авылында яшәүче әлеге тимерчене күптәннән «алтын куллы» дип сыйфатлыйлар. «Сиңа бу сәләт Ходайдан бирелгән» диючеләр дә аз түгел икән.

Фәнис абый үз һөнәренә гашыйк кеше. Аның иҗат җимешләре йортының капка төбеннән үк башлана – биредә матур бизәкләр белән ясалган утыргыч тора… Бер урында тик торырга яратмаган әлеге оста без килгәндә дә эш сараенда чардуган ясап маташа иде.

– Кечкенә чакта миннән «Кем булырга хыялланасың?» дип сорасалар, берничә һөнәрне атар идем, әмма ул исемлектә тимер остасы дигән сүзтезмә кулланылмас иде, – дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. – Шәхси кызыксынудан гына башланган эш белән ун елдан артык шөгыльләнәм инде.

Фәнис абый күрше Казанбаш авыл мәктәбен тәмамлагач, Үрнәк авылында урнашкан лицейга укырга керә. Анда оештыручы-технолог һөнәрен үзләштерә, ләкин укыган вакытта ук башка юнәлеш белән кызыксына башлый.

– Укыганда, 1994нче елларда, агач эшләре белән кызыксына башлаган идем. Агачтан төрле җайланмалар эшләү үзенә җәлеп итте. Агачтан ясаган иң беренче гөл чүлмәге куя торган җайланманы әле дә хәтерлим. Ялгышмасам, ул әле дә исән, – ди көлеп Фәнис абый. – Аны соратып алучылар да булды әле.

Ләкин останың кулындагы агачны тиз арада тимер алыштыра. Эш эзләгән чакта бер иптәше аны үзе янына эшләргә чакыра. Эшнең яратылып башкарыла торганнардан булачагын бу вакытта Фәнис абый үзе дә абайламый әле.

– Ул чакта эшсез, эш эзләү белән мәшгуль идем. Дус егет үзе янына эшкә чакырды. Ул тимердән төрле җайланмалар ясый иде. Башта кыенгарак туры килде. Бу ничек эшләнә икән, моны нишләтергә икән дип йөрдем, әмма карап торып өйрәндем. Аннары үземчә эшли башладым. Шулай заказга беренче тимер җиһазны да әзерләп саттым. Ул – гөл чүлмәге куя торган велосипед иде.

Шуннан бирле Фәнис абый тимер белән «син» дип сөйләшүгә күчкән. Ул ясаган чардуган, капка, мангал, эскәмияләрне санап бетереп тә булмый хәзер. Ни кызык: Көтек авылында Фәнис абыйның кул хезмәте тимәгән бер генә йорт та юк.

– Кеше сораса, бик теләп тотынам. Заказларны буш вакытта, ял көннәрендә ясап куярга тырышам. Һәр заказ ул иҗади эш. Тимерне бөгеп куйдың да, бетте түгел. Матур бизәкләр төшерергә, аны кабатланмас итеп ясау фантазия сорый. Тимердән нәрсәдер ясап кына, алтын таулар төзеп булмый, шуңа күрә Арчада сакчы булып та эшлим. Ике эшне бергә алып бару кыенгарак туры килә, чөнки әлеге эшемдә бер тәүлек эшлим ике көн ял итәм. Эштән кайткан көнне чутлау эшләренә алынмаска тырышам. Кешегә барыбер йокы кирәк, чөнки эштән кайткан көнне үз тәлинкәңдә булмыйсың.

Тимер белән эшләү – авыр хезмәт. Ул остадан көч тә, фантазия да таләп итә. Фәнис абый сүзләренчә, илһам килмәгән чаклар да шактый була:

– Заказ бирүчеләрнең күбесе әзер эскиз белән мөрәҗәгать итә. Андыйларның миннән нәрсә көтүе билгеле. Ә күпләр, үзеңчә яса инде, диләр. Минем күзаллавым аларныкы белән туры килмәскә мөмкин бит.

Интернет заманында үзгә бизәкләр табу кыен түгел. Фәнис абый да бу ысулны кулдан ычкындырмый: башта интернеттан төрле матур бизәкләр карап чыга, аннары үз фантазиясен эшкә җигеп, үзенчә эшли. Әле тимер белән эшли башлаганда гына интернеттан суны үле һәм терегә аеручы җайланма турында укып, шуны ясаган. Иң истә калган тагын бер заказ белән дә бүлеште әле: «2012нче елда Арчада берәүгә капка ясаган идем. Ул кечкенә, җыйнак кына булды. Һәркем дә бизәк, рәсемнәрнең кабатланмавын, башкаларныкыннан аерылып торуын тели, бу юлы да бизәкләрен интернеттан күчермәдем. Җайлы клиент булды, заказ да тиз эшләнелде. Капканы урнаштырып кайткач, берәр айдан күршесенең дә нәкъ шундый ук капка ясатканын күрдем. Димәк, минем иҗат җимешен кемдер үрнәк итеп алган».

– Гомумән алганда, заказлар күпме?

– Елына карап ул. Узган елны күпләр капка ясатты, быел чардуганнарга сорау күп. Иске чардуганнарны алыштыралар, күрәсең. Хәзер бит биек чардуган куймыйлар, элеккеләрен алыштыралар. Заказ күп дип мактана алмыйм, ләкин җитә. Булганыннан канәгать.

– Клиентларны каян табып бетерәсең?

– Чыбыксыз телефон шәп эшли бит хәзер. Бер кешенең заказын яхшы һәм матур итеп эшләп бирәсең икән, аны башкалар да күрә, сорый, белешә. Бу өлкәдә кайнаша гына башлаганда, күбесенчә туганнарга, дус-ишләргә генә эшли идем, хәзер исә минем кул хезмәтем тигән капка-коймалар да, чардуганнар да шактый.

– Заказ бирүчеләрнең «авыр» тибы белән очрашканың булдымы?

– Бар, ләкин андыйлардан читтә торырга тырышам. Бөтен нәрсәне тикшереп торучылар да бар. Әйтик, эскизын җибәр, акча чутлаган кәгазьне төшереп җибәр әле, дип көнгә әллә ничә тапкыр шалтыратырга мөмкин. Алар башны катырып бетерә һәм заказга ясап бирү теләге дә кими. Дөресен генә әйткәндә, андыйлар күп түгел.

– Заказларның географик киңлеге авыл белән генә чикләнмидер?

– Юк, әлбәттә. Күбесенчә Арчадан, якын-тирә авыллардан шалтыраталар. Әмма бер заказ бирүчем Кама Тамагыннан иде.

– Заказ бирүчегә озак көтәргә туры киләме?

– Барысы да заказ бирүченең теләгеннән тора. Әгәр дә ул капкага матур чәчәкләр, сырлар төшерүне сорый икән, бу эш озаккарак китәчәк. Әгәр дә гади бер кешелек чардуган сорыйлар икән, күп дигәндә 3-4 көндә бу эшне төгәлләргә мөмкин.

– Кыйммәткә сатасыңмы? Әйтик, гади генә бизәкле чардуган ничә сумга төшә?

– Әйткәнемчә, барысы да заказ бирүченең теләгеннән тора. Гади чардуганны 8-8,5 меңгә ясыйм.

– Хәзер тимерчеләр күп. Көндәшлек сизеләме?

– Һәркемнең үз сатып алучысы бар. Аны Хак Тәгалә шулай тигез итеп бүлгәндер инде. Синнән алмасалар, бүтән тимерчедән алалар. Анысына заказ бирмәгәне – сиңа килә. Барысы да тигез итеп бүленгән. Мин башкалар белән көрәшмим.

– Капка, чардуганнар киләчәктә озак хезмәт итсен өчен аны ничек итеп эшкәртергә, буярга кирәк?

– Аны бала караган кебек тәрбиялисе юк, мин һәрбер заказны да яхшылап «шпаклевать» итеп, буяп бирәм, үзем куеп, урнаштырып та кайтам. Бер заказны да «әйдә ярар»га эшләгәнем юк.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

«Капка, чардуган ясап кына алтын таулар өеп булмый», 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии