Бер күрешербез әле…

Бер күрешербез әле…

Тормышым күңелле мизгелләргә әллә ни бай булмаса да, якты бәйрәм төсмере булган көннәр бер дә юк түгел инде анысы. Шундый көннәрнең берсе 20нче июль, чәчәкле җиләк-җимешле җәйге көн. Бу көнне безнең гаилә балаларының күбесен укыткан Сәфәрова Нәкыя Фатыховнаның туган көне. Нәкыя Фатыховна Казанга килеп яши башлагач, бу көндә без аның белән очрашабыз. Котлау сүзләреннән соң, балалары әзерләгән нәзакәтле бәйрәм табынында тәмле-тәмле ризыклар ашыйбыз, авылларыбызны, мәктәп елларын якташларыбызны искә төшереп, гәпләшәбез. Кыскасы, күңелле безгә: җан ял итә. Менә быел да 20нче июль килеп җитте. Кызганыч, бүген безгә укытучыбыз белән очрашу мөмкинлеге юк. Адәм балаларын сынамак өчен илләр-җирләр өстенә таралган афәт авыру безне гадәти тормышыбыздан йолкып коточкыч чынбарлыкка ыргытты. Укытучым белән мин узган көзнең соңгы көннәрендә очраштым, озаклап сөйләшеп утырдык. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, Җиңүнең 75 еллыгына кадәр яшәсәм, бик тә риза булыр идем, дигәч, мин, Нәкыя Фатыховна, алай гомергә чик куймыйк әле, бу бәйрәмнәрдән соң да яшәргә насыйп булсын дидем, ә ул башын чайкап көлемсерәп куйды. Аның өчен бәйрәм тантаналарында катнашу бик мөһим икәнлеге аңлашыла иде. Идарәче даирәләр, җәмәгатьчелек никадәр генә тырышса да, бәйрәм бик үзенчәлекле шартларда билгеләп үтелде. Җиңү елы әле дәвам итә, алга таба да аңа багышланган чаралар үткәрелер. Дәһшәтле сугыш елларын үз җилкәсендә турыдан туры татыган укытучыбыз киләсе елларда бәйрәм тантаналарының кунагы булыр, дигән теләктә калабыз. Бу афәт авырулар бәла-казалар, хәвеф-хәтәрләр, үзегезне, балаларыгызны, якыннарыгызны, һәрвакыт читләтеп узсын иде. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң, илләребезне, җирләребезне, һаваларыбызны сафландырып, алда безгә яңадан яңа очрашулар, аралашулар, күңелле сөйләшүләр, кыскасы, гадәти тормышыбызга кайтулар насыйп булсын иде.

Зөбәйдә ЯХИНА,

Татарстанның атказанган юристы

РЕДАКЦИЯДӘН: Накыя Фатыховна «Безнең гәҗит»не бик кызыксынып укый дип ишеткәнем бар. Без барлык котлауларга кушылып, аңа тазалык-иминлек телибез. Сездәй ветераннар белән чын күңелдән горурланабыз. Яшәгез әле, Сездәй ветераннар барында тормыш безгә дә мәгънәлерәк тоела! Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии