Тамашадан күзләр камаша

Тамашадан күзләр камаша

Хәзер телепрограммада ниләр бар микән, дип газета битен дә актарасы килми. Күп кешедән ишеткәнем бар, ил яңалыкларын гына карарга тырышалар. Әлбәттә, илдә ниләр булу миңа кагылмый, төрле маҗаралы сериаллар булса, шул җиткән, дип яшәүчеләр дә шактый. Андагы үтереш-суешны карарга күнеккән кешеләргә берзаман кыен булыр әле. Чөнки иртәме-соңмы ул мәхшәрне бер тыярлар, юньле депутатлар сайлауга ирешсәк, бер заман телеэфирдан тозсыз әйбер күрсәтүне бетерерләр, дип өметләник. Күпме яшь буынны рухи гарип итеп үстердек бит инде?!

Сирәк-мирәк булса да, телевизорның «ТНВ» каналыннан рәхәтләнеп карарлык тапшырулар булгалый. Апрельнең башында шундый истә калырлык тапшыруларның берсе «Адәм белән Һава» булды. Русиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова белән Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтовларга багышланган иде ул. Хәзерге техниканың мөмкинлекләренә куанып, интерактив цифрлы телевидение ярдәмендә әлеге тапшыруны кат-кат карадык. Мәхмүтовларны күпме карасаң да, туйдырмый бит алар. Сан артыннан куып, соңгы вакытта кайбер тапшырулар алай ук сыйфатлы түгелләр.

«Яшәсен театр» тапшыруларын калдырмый карап барырга тырышам. Программада тапшыруның кемгә багышланган булуы язылмаган булу шәп түгел, әлбәттә. 8 апрельдәгесе Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Мөнирә Булатовага багышланган иде. Тапшыру искиткеч яхшы булды. Мөнирә ханымга 19 майда 97 яшь тулды. 31 майда мәшһүр җырчы безнең арабыздан китте. Хушлашу 1 июньдә С. Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында үтте, мин дә катнаштым. Татарстанның халык артисты Руслан Дәминов белән профессиональ музыкага игътибар җитенкерәмәве хакында фикер алыштык. Халык бик күп җыелган иде, шулай булмый ни, бөек җырчыбыз М. Булатова белән милләтебез һәрчак горурланып яшәде. Аның язмаларын тыңлап карасаң, бүгенге «йолдызлар» җырлавы һәвәскәр башкару кебек кенә ишетелә. Митинг башланганчы «Җырга һәм хыялга ышанам» дигән 23 җыр язылган аудиокассеталар һәм Мөнирә Булатова турында язылган газеталар өләштеләр.

Узган гасырның 60-70нче елларында ул бөтен Советлар Союзына билгеле җырчыга әверелә. Аңа татар операсын иң югары дәрәҗәгә күтәрешү бәхете эләгә. Ул вакыттагы җитәкчеләр татар операсының Булатовалардан соң «банкротка» чыгасын күз алдына китермиләр, күрәсең. Куйган хезмәтләре, Ходай биргән таланты өчен җырчыга СССРның халык артисты, Социалистик Хезмәт Герое исемнәрен бирерлек булган. Һәрхәлдә, җырчы Ташкент, Алма-Ата, Баку кебек шәһәрләрдә хезмәт иткән булса, андый дәрәҗәләргә ирешкән дә булыр иде. Ә бездә аның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе дә юк. Бу турыдагы мәсьәләне быел республикабызның биш газетасында күтәреп карадым, әмма республика җитәкчеләре моны күрмәмешкә салышты.

Мине тагын бер нәрсә сагайта. Билгеле булганча, 14-21 март көннәрендә Казанда Мәҗит Гафури исемендәге Хезмәт Кызыл байрагы орденлы Башкорт дәүләт академия драма театры гастрольләре зур уңыш белән узды. Башкалада яшәмәсәм дә, өч спектакльне махсус рәвештә барып карадым. «Минем гаиләм» кебек күздән яшь бөртекләре тәгәрәтеп төшерә торган спектакльне күптән күргәнем юк иде. «Шәүрәкәй» белән «Хыялый» спектакльләрен дә яратып карадык. Соңгысы масштабы ягыннан Туймазы, яки Әлмәт дәүләт драма театрлары сәхнәләре өчен кулайрак сыман. Спектакльләрдә яшьләрнең оста уйнавы сокландыра. Алар безнең Галиәсгар Камал исемендәге академия театрында «Яшь йөрәкләр» спектаклен уйнагандагы кебек, пәрдәне ачкач та ярты сәгать буена эчтәлексез шайтан туе ясап йөрмиләр. Әмма башкорт артистларының һәр спектакль ахырында магнитофон тасмасына яздырып, диктор укуында рольләрне кемнәр башкаруын әйтеп чыкмавы, үзен акламады. Артистларның «исем-фамилиясез» китеп барулары бер дә ошамады, тамашачы бик яратып аягүрә алкышлаган иде үзләрен.

Төрки халыкларның Х Халыкара театр фестивалендә М. Гафури театры коллективы ике спектакль күрсәтте. Берсе – «Шәүрәкәй», икенчесе – кече залда уйналган «Кызык бу тормыш» – В. Шукшин әсәреннән тәрҗемә спектаклен мин дә карадым. Бик әйбәт уйнадылар. Башкортстанның халык артисты Тәнзилә Хисамованың ана рольләре һәрчак уңышлы була. Язгы гастрольләрдә чакта да «Минем гаиләм» спектаклендә СССРның халык артисты Гөлли Мөбарәкова белән икесен бик яратып калган идем.

Менә шул башкорт спектакльләре турында татар матбугаты бик саран язды. Гастрольләр ахырында 20 март көнне ТНВ телеканалы «Мәдәният дөньясында» тапшыруын әллә күрше тугандаш республика артистлары белән таныштыру да, саубуллашу да итеп оештырырлар микән, диеп көткән идем, булмады. Гастрольләрдән соң да спектакльләрен телевизордан күрсәтмиләр диярлек. Татарстан белән Башкортстан арасында дуслыкны ныгытырга, дип сүз куешканнар иде яңа президентлар. Әллә чын күңелдән әйтелгән сүзләр булмады микән соң ул? Уфадан «Юлдаш» радиосы, безне чит илләрдә дә тыңлыйлар, дип сөйләп торса да, аның тавышы Татарстанның Башкортстан белән чиктәш районнарында гына ишетелә. Нигә без башкорт телетапшыруларын карый алмыйбыз? Ике тугандаш халык, бер-берсен күрергә тилмергән Сак белән Сок шикелле яшәргә тиешмени инде?

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ,

Русия журналистлар берлеге әгъзасы, хезмәт ветераны.

Комментарии