- 25.06.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №24 (22 июнь)
- Рубрика: Аулак өй
Газетагызда Әлфис Кыямовны искә алу кичәсе турында бик матурлап язган идегез. Менә безнең якташыбыз –Татарстанның халык артисты Хәнәви Шәйдуллинны бер дә искә алмыйлар. Ул да бит – сугыш чоры баласы. Бик күп авырлыклар күреп, ятимлектә үскән. Әллә аның уллары, кызлары юкмы? Югарыда эшләүче туган-тумачалары бар кешеләр артыннан йөреп искә алалар бит.
Мөҗәһидан МОРТАЗИН.
Мөслим районы, Исәнсеф авылы.
РЕДАКЦИЯДӘН. Бу хатны укыганнан соң, Әлфис Кыямовныңхатыны Рәзимә ханымга шалтыратып, аның фикерләрен сорадык.
«Безнең өстә утыручы зур түрәләребез юк. Ләкин зур тырышлык белән кичәне матур итеп үзебез оештырып чыга алдык. Әлфис Мәскәүдә яшәүче продюсер, режиссер – туганнан туган Ринат абыйсы белән очрашкан саен, бер концерт оештыру хакында сөйләшә иде. Хыяллары тормышка ашканчы, Әлфис арабыздан китеп барды. Бу бер нәзер кебек булып калды. Әлфиснең 50 еллык юбилее якынлашканда, Җыр һәм бию ансамблендә эшләүче кызым Айгөл белән кичә хакында планнар кора башладык. Шул көннәрдә Мәскәүдән Ринат абый шалтыратып, үзенең бу эшкә тотынырга ниятләвен әйтте. Моңарчы күрелмәгән сәхнә бизәлеше – Мәскәүдән кайткан Ринат абый хезмәте. Тырышканда һәр нәрсәгә ирешергә була. Аның өчен «өстә» кешең булу мөһим түгел. Кичәне тулысынча экраннар аша да күрерсез, дип өметләнәм», – дип җавап бирде Рәзимә ханым.

Комментарии