Гамил Нур: «Өй юып, күңелне юатабыз»

Гамил Нур: «Өй юып, күңелне юатабыз»

Авылларда өй юулар башланды. Бу гадәт турында без гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, йолалар, сәламәтлек саклау буенча китаплар авторы, тамада Гамил Нурдан сораштык. Ул, чисталык йолалары кәефне күтәрә, тик якты киләчәк китерми, дип саный.

ӨЙНЕ КОЯШЛЫ КӨННЕ ЮАЛАР

Гамил абый, өй юу эшләрен татар хатын-кызлары гадәттә кайчан башкарган?

– Йорт эчендәге каз бәбкәләре, чебешләр йорттан урамга чыккач, идән астыннан бәрәңге чыгарылгач, бакчада һәм кырда тузанлы эшләр беткәч һәм көн җылынгач. Бу гадәттә кунаклар килер алдыннан, җыеннар башланыр вакытта ясалган. Хәзер исә халык күбрәк җәй башланганын көтә.

Инстаграм халкы май бәйрәмнәрендә үк өй юа башлады бит…

– Юсыннар. Димәк аларга шулай уңайлы. Озын яллар булгач, ике кулларына бер эш булган. Тик май башында бик иртә әле. Чынлап торып юа башласаң, бик җылы, кояшлы озын көннәр кирәк булачак. Өйнең җилләве кирәк бит.

Гамил абый, бу йола кайдан чыккан соң?

– Элек дүрт почмаклы кечкенә йортта дистәгә якын кеше яшәгән. Алар хаҗәтләрен үтәгән, пычрагы калган. Берочтан терлек тә йортка кергән. Кышын йортны тутырган пычрактан, кердән, начар исләрдән чистарту өчен өйне юганнар. Икенчедән бу – тузаннан чистарту. Элек йорт нигезләре туфрактан, өй асты да җирдән була иде. Аларның тузаны йортка үтеп кергән. Көзен идән астына бәрәңге салына. Язын шул чыгарыла. Кыш көне йортка итек белән керелә, шулай ук итек киеп йөрелә… Түшәм өстенә, чормага да гадәттә туфрак салынган. Алар да йортка үтеп керә алган. Боларны юешләп юып алырга кирәк булган. Өченчедән бу татарча бер «фэн-шуй». Сабын һәм су белән тискәре энергетика да юыла. Аннан соң, элек мичкә агач ягыла иде, аның көле кала. Ашарга пешерү дә элек күмерле мичтә, керосинкада иде. Аның корымы, исе чыга. Аш пешергәндә дә пар чыга. Барысыннан да стеналарда, аеруча түшәмдә корым яки сөрем кала. Аларны да шул рәвешле юып алганнар. Өй юу йоласының барлыкка килүенә тагын бер этәргеч – дини тәрбия. Мөселман татары тәһарәтле, госелле, бик чиста йөри. Татар хатыны йортын да үзе кебек шундый чиста итәргә тели. Менә шулар сәбәпче булган.

– Гамил абый, безнең якта йортны юкә мунчала белән юу гадәте бар. Аннан соң, өй юган кешеләргә тәгәрәтеп пешерелгән йомырка ашаталар. Бу каян чыккан икән?

– Мунчала белән юуны яки йомырка ашауны мин милли йола дип әйтә алмыйм, ул матди гадәт кенә. Моның билгеле бер аңламы юк, ул им-том буларак кулланылган әйбер түгел. Элек стена юар өчен юкә мунчала гына бар иде бит, махсус губкалар юк иде. Шуңа күрә мунчала белән юылгандыр ул. Әле дә юкә мунчала куллану яхшы булыр иде. Аның белән юганнан соң бүрәнәле өй саф һәм хуш исләргә тулып кала. Йомырка ашатуга килгәндә, элек өй юган вакытта ашар өчен башка әйберсе юк иде дә аның. Итләр тозлап базга салынган. Шыр сөяк сарыклар көтүгә куылгандыр. Тәмле бәлешләр, бөккәннәр яки пироглар пешерим дисәң, мич тә суга баткан булган. Шуңа күрә ипи белән йомырканы тозга манып сукканнардыр инде. Җәй көне авылда эштә, өмәдә күкәй ашау – гадәти күренеш иде бит… Хәзер исә, мөмкинлегенә карап йортны, ни бар, шуның белән юалар. Нәрсә бар, шуны ашыйлар. Өмәгә килүчеләрне ун минутта кибет пилмәнен пешереп сыйласалар да, аптырама. Гаеп итү юк: миндә дә, халыкта да.

Башка районнарда өй юуга бәйле нинди йолалар бар икән?

– Йола димәс идем, физик мөмкинлекләр, дәрт, дәрманнары бар дияр идем. Менә «ызба ышку» дигән гадәт бар. Әйтик Татарстаннан читтәге мишәр авылларында ике көн буе бүрәнә өйне ышкып-ышкып юалар иде. Йорт эчендә бер нәрсә дә калмый, җиһазлар ишек алдына ташыла. Йорт эче башта күбеккә батырыла. Аннары җылы су белән ышкып юыла, салкын су сөртелә. Чыгарылган шкафлар, диваннар икенче көнне кичен генә кертелә. Келәмнәр исә тагын бер-ике көн кибә әле. Тик мишәрдә дә агач өйләр калмады инде. Йорт эчен ел саен ышкулар да даими очрамый. Һәр гаилә үз җае белән бер җылы айда өен юа. Ун елга бер тапкыр юучылар да бар. Ел саен юучылар да бар.

ЧИСТАЛЫК САКЛАУЧЫ ТАТАР КИЛЕННӘРЕ

Гамил абый, өй юу гадәте башка халыкларда да бармы ул?

– Юк. Бары тик татарда гына. Безнекеләрнең тәне дә, киеме дә, йорты да, ишек алды да, урамы да, авылы да бик чиста. Йөзләре дә нурлы. Безнең Казан ягында авылларда элек-электән ак яулык, ак күлмәк, ак ыштан киям, дип тырыша халык. Бу аеруча хатын-кызларда сизелә. Шуңа күрә яһүд, урыс, гарәп, төрек, кытай – барысы да татар кызларын алырга чиратта басып тора. Димчеләр аларга татар кәләшләрен эзләп акча суга. Чиста, тырыш татар кызлары үтемле товар кебек экономка, хуҗабикә, гувернантка сыйфатында башкаларга сатыла яки мондагы гаделсезлектән кача… Башка халыклар чисталык турында ул кадәр уйламый. Арт шәрифен дә юа белмәгән кешеләргә, ник тагын әле йорт да юып торырга? Алар кайгысы башка – үз дәүләтен кору, кәеф-сафа корып яшәү, баласыннан миллиардер ясау, университетлар ачу. Бары тик татар хатыны гына мазохист кебек көне-төне шул чисталыкны урнаштыру белән шөгыльләнә. Үзен чистарта. Баласын, аннары ирен, аннары каенанасын юып гомерен уздыра. Аннары чыгып абзардагы сыерын да юа әле ул… Чисталык, чисталык… Ул идәнен дә элек пыяла белән кырып юа иде бит. Башка халыкларда хатыннары егерме ел буе идәнен юмаска да мөмкин. Ә безнекеләр үзенекен генә түгел, кешенекен дә юа әле. Иң киң таралган милли эш тә – идән юучы, техничка, урам себерүче иде. Казанда инде татар күршеләреннән күреп башкалар да чиста тора башлады. Үзе эшләмәгән хуҗабикә, әлеге дә баягы, безнең апаны яллап йортын чистарттыра, табасын юдырта. Шулай ук Мәскәү, Питер, хәтта чит илләрдә дә йортларда, офисларда чисталык урнаштыручы булып безнең хатыннар эшли…

Бичара татар хатыны гына мичен бертуктаусыз агартып торган. Башкалар өчен мич – җылыну яки аш пешерү чыганагы. Ә безнекеләргә исә мич – ул картинка кебек матур бер соклану почмагы, ул эстетика, зәвык урыны да. Тырыша, тырмаша безнең халык. Тик моның тискәре ягы да бар. Татар тышкы чисталык дип шаша. Эчке матурлык яки баш миен чистарту икенче планга кала. Чисталык – ул эгоистик гамәл, аны кеше үзе өчен һәм күршеләренә күрсәтер өчен урнаштыра. Тик чисталык ул бер еллык кына гамәл, иң чиста бакчаны да берничә елдан алабута баса, иң чиста күлмәк тә керләнә, таба көя, идән пычрана. Чисталык урнаштыру –вакытлыча идея генә. Көне-төне идән юу, мич агартудан гына торган кешеләр шуннан ерак китә алмый. Әкияттәгечә, алар «ләгәндәге бакага әйләнә». Марк Цукерберг (бүгенге Инстаграм, Ватсап һәм Фейсбук хуҗасы), Кевин Систер (Инстаграмны уйлап тапкан кеше), Ян Кум (Ватсапны уйлап табучы), Билл Гейтс (Гугл хуҗасы), Владимир Путин, Владимир Ленин, Иосиф Сталин, Далай Лама кебек бар дөньяны күзенә каратып тора торган көчле шәхесләр тудыра алмый. Джордж Сорос, Борис Абрамович, Уоррен Баффет кебек коточкыч зур тәэсирле байларны да тузан бөртеген сөртеп үстермиләр. Чисталык саклаучы татарлар капитализм баскычында калмый да, үлми дә торган гадәти кулланучылар катламында гына яши. Аларның дәүләте дә, университеты да, фәне дә, космик корабльләре дә, миллиард санлы баш иючеләре дә була алмый. Безнең халык никадәр чиста булса да, судан калка да алмаган, бата да алмаган бер әйбер халәтендә генә. Төптә дә түгел, өстә дә түгел. Матди әйберләрне чистарту менә шул урталыкта йөзгәндә, дәүләткә салым түләп арганда, кредит хисаплаганда, балалар сине тыңламаганда, оныклар синең телеңне аңламаганда кәеф күтәреп уйнау гына ул. Өй юу – кәеф күтәрүче процедура. Акча да яки зур файда да китерми, якты киләчәк тә гарантияләми, тик өметсез җанны иркәли, мөһим кеше дип үз-үзеңне алдарга мөмкинлек бирә. Психотерапия!

Изображение удалено.Изображение удалено.ТАШ ЙОРТНЫ НИЧЕК ЮАРГА?

Татарлар, дибез дә, безнең халык бит авылда гына яшәми. Шәһәрдә дә өй юу традициясе бармы икән?

– Казан белән Уфада татар халкы, өй юу дигән йоланы сакламаса да, фатирын даими чистартып тора, махсус җәйне көтеп утырмый. Соңгы елларда алар күпләп коттеджларга күченә башлады. Күнекмәгәнгә яки кирәксенмәгәнгә, авылча салынган таш йортларын юучы Казанда аз. Таш стенаны яки обойны юарга авыр бит. Тик барыбер дә безнең хуҗабикәләр калада иң чиста кеше булып кала. Алар обойларны юа торганга алмаштыра башлады. Түшәмне сөртеп алыр өчен, аны да пластик резинага алмаштыралар. Шулай ук иң еш обой алмаштыру да татар фатирларына хас. Тап төшсә яки төсе уңса, тиз арада стена бизәге алмашына. Моны базар сизә, иң күп обой Татарстанда сатыла. Безнекеләр шулай ук паркет белән линолеумны да иң күп алучылар. Калада идәне 150 ел алмашынмаган фатирлар да бар. Ә безнекеләр исә алмаштыра алмаса, буяп булса да куя. Менә тагын бер элеккеге гадәт бар әле: йорт идәнен буяу… Шулай иттереп авылдагы чисталык идеясе калада да дәвам итә. Тик кояшлы көн диеп адарынып өй юу гына юк. Безнең халыкның бу чисталык белән шашуы Инстаграмда да чагыла. Менә челтәрдә Ирланд йолдызы Конор Макгрегор виски рекламалый. Кемгә нәрсә, кәҗәгә – кәбестә кирәк. Иван Ургант исә акчалы Банк рекламалый. Ә татар йолдызлары Инстаграм аша тузан сөртә торган чүпрәк сата. Моңа, без чиста халык дип горурланырга да була, тузан сөртүчеләр милләте дип, гарьләнергә дә мөмкин. Ничек телисең, шулай уйла. Безнекеләр, сәхнә һәм экран түрләреннән чыгып, үз миссиясен ташлап, НЛ, ЭмВэй, ГринВэй ише маркаларның ун тапкыр кыйммәтле содасын, сабынын, пастасын үз тыңлаучысына яки укучысына сатып ята. Мәскәүдә тыңлаучысына тузан чистарту коралларын сатып утыручы урыс йолдызлары Алла Пугачева яки Чулпан Хаматованы күз алдына китерә аласызмы? Ә безнекеләр сата, чөнки алучысы бар. Элек-электән сабын иң хутлы товар булган кебек, бүген дә юындыргычлар бальзам кебек сатыла. Безнекеләрдә чисталык шопоголиясе. Башка халык, акчасы булса, кухнясына унбиш төрле шәраб, биш төрле сигара, гаражына биш велосипед, шкафына егерме төрле күлмәк элеп куя. Мин аларны мактамыйм. Ә макталучы татар өендә исә ун төрле хуш исле сабын һәм күп төрле шампуньнар, табак-савыт, унитаз юдыргычлар, идән юганда куша торган порошоклар, төрле тузан соскычлары, идән юучы таяклар һәм Инстаграмдагы җырчыдан алган тузан чүпрәге була… Элек исә ярдәмче яки антисептик булып ком, кыргычлар, көл, селте суы торган…

Сез өй юуны бүген кирәкле эш дип саныйсызмы?

– Элек бик кирәк иде. Чөнки ул вакытта бет, борча, кандала, таракан, бактерияләр, сасы ис, корым, тузаннан котылырга булышты. Пыяла белән кырып, ком белән ышкып юган өй һәм җиһазлар халыкны вабадан, түләмәдән коткарып торды. Ә бүген исә вакцинация һәм антибиотиклар бар, йорттагы паразитлар инде утыз ел элек бетте. Хәтта тараканнар да качты. Тычкан белән күсе дә сирәк керә. Йортта терлек тоту юк, өй астына бәрәңге салу да сирәк очрый. Һәр өйдә душ, яхшы югычлар, себеркеләр, тузан суырткычлар бар. Тик кеше барыбер яши, уйлый, хәсрәтләнә, борчыла: йортны тискәре энергетикадан чистартып, барыбер юып чыгарырга, җилләтергә кирәк! Хәзер исә һәркем үзе теләгәнчә эшли. Кирәк дип табалар икән – юсыннар. Яхшы йола бит!

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии