«Күршемнең этен җитәкләп, урам әйләнәм»

«Күршемнең этен җитәкләп, урам әйләнәм»

Бер ай элек сәхнәдән төшмәгән җырчылар, бүген йә авылга таралды, йә шәхси йортына бикләнде. Бөтен өлкәгә зыян салырга өлгергән коронавирус чире җырчыларны да эшсез калдырды. Моңа да карамастан, кемдер иҗат итәргә вакыт таба, кемдер көнен бакча эшләренә багышлап үткәрә… Карантин вакытында җырчылар нишли? Вирустан саклану чарасын күрәләрме? Шушы һәм башка сорауларга җавап эзләп, сораштыру уздырырга булдык.

Раяз ФАСЫЙХОВ: «КҮҢЕЛЕМ СИЗГӘН ИДЕ»

– Быел берничә остазымның концертында чыгыш ясарга туры килде. Үземнең концертларны куймадым, март аенда күз күрер дип, сузып йөрттем. Күңел сизгән инде, барыбер кичектерергә, күчерергә туры килгән булыр иде. Ә хәзер вакытымны гаиләм белән өйдә үткәрәм. Үз йортыбыз белән торгач, курыкмыйча ишегалдына чыгып була. Күршенең этен җитәкләп, бер булса да, урамнан әйләнеп кайтам.

– Карантин озакка сузылса, ни эшләргә уйлыйсыз?

– Ачка үтермәсләр әле. Мин елга 300 концерт куеп, сандык-сандык акча ала торган артистлардан түгел. Әмма запаслар чикле. Халык сугыш афәтен дә кичергән, без дә моны гына үткәреп җибәрербез инде, дип уйлыйм. Эшләгән, эшләргә теләгән кешегә табыла ул эш. Әйтик, бакчачылык белән шөгыльләнеп тә, акча тупларга мөмкин. Ниндидер икенче профессия сайлауга кадәр барып җитәр, дигән уй юк әле, ул кадәр үк төшенкелеккә бирелмим.

Карантин бетүгә, иң беренче эш итеп, әти-әни янына авылга кайтып киләм. Алар өчен хәзер иң авыр вакыт, чөнки урамга чыкмаска киңәш итәләр.

Изображение удалено.Ризат РАМАЗАНОВ: «ЧӘЧҮГӘ КАЙТЫП КИТӘМ»

– Әлеге көндә без Башкортстанда, хатынымның туган ягында. Карантинны файдалы итеп үткәрәбез – бакча җыештырабыз, чәчәкләр утыртабыз. Күптән түгел поликарбонаттан парник ясарга тотындык. Авыл җирендәге бөтен эшләрне башкарабыз, кыскасы. Коронавирус җиле безне дә урап үтмәде – 38 концертыбызны күчерергә туры килде.

Вирустан саклану чараларын күрәсезме?

– Перчатка һәм битлек киюдән тыш, мунча керәбез һәм каен суы эчәбез.

Карантин озаккарак сузылса, планнарыгыз нинди? Бәлки, башка профессиягә күчү хыялы бардыр?

– Без кул кушырып утыручылардан түгел. Карантин озакка сузылса, үземнең туган ягыма Сабага чәчүгә кайтып китәм. Тракторчы таныклыгы – кулымда. Анда дус егет тә бар, ул ярдәм итәр. Эш бетмәс. Гомумән, сәхнәгә менгәнче үк мин үземне төрле өлкәдә сынаган идем: подсобник та булдым, чокыр да казыдым. Аяк-кул йөреп торганда бар эшне дә башкарырга мөмкин бит. Әгәр билетлар сатылмый башласа, без хатыным Зинира белән «билетны алыгыз инде» дип ялварып йөрмәячәкбез, эш бетмәгән.

Изображение удалено.Илназ БАХ: «ТАМАКНЫ ТУЙДЫРЫРГА КИРӘК»

– Коронавирус күп кенә планнарыбызга киртә булды. Беренчедән, районнарда куеласы концертларыбыз күчерелде, икенчедән, берничә мөһим, зур мәҗлесләрдә катнашырга тиеш идек. Әмма бу афәт аркасында планнар чынга ашмый калды. Карантинны өйдә, балалар янында уздырабыз. Гадәти ял көннәре итеп саныйбыз. Саклык чараларын күрәбез, әлбәттә. Әйтик, кибеткә барганда битлек, перчатка киябез. Кибеттән чыгып, машинага утыргач ук кулларны спиртлы салфеткалар белән сөртәбез. Карантинның тизрәк бетүен көтәбез. Шуның аркасында халык бер-берсеннән ераклашты хәзер. Һәркем өеннән бер адым ераграк атларга да куркып утыра. Кибеткә барганда берәр танышыңны очратсаң да, кул биреп күрешеп булмый. Ә бу, үз чиратында, бер-береңә җирәнеп караган төсле. Әмма карантин озакка сузыла калса, бер эштән дә курыкмыйбыз, эшләп үстек. Кайда эш бар, шунда барырга әзер, чөнки яшәргә, тамакны туйдырырга кирәк бит.

Изображение удалено.Рәзил КАМАЛОВ: «КИТАП УКЫЙ БАШЛАДЫМ»

– Бу чир дөньяның һәр почмагына да үз эзен салды. Безнең илдә керергә яраган объект калмады дип әйтергә була. Карантин җырчылар өчен бөтен ишекне япты дисәк тә – ялгышмабыз, чөнки аларның төп кереме – концерт һәм мәҗлес алып бару. Безнең гаиләне дә урап узмады, концерт һәм мәҗлесләр генә түгел, мөһим вакыйгалар да күчерелде. Әйтик, мин апрель аенда Кипрга Сабантуйга барырга тиеш идем, Төрекмәнстанда Нәүрүз бәйрәмендә чыгыш ясарга чакырганнар иде – барысы да күчерелде һәм кайчанга кадәр булуы билгеле түгел. Моңа да карамастан, без көнебезне файдалы үткәрәбез: балалар белән уйныйбыз, алар белән аралашуга күбрәк вакытны сарыф итәбез. Карантин булуга карамастан, иҗат белән шөгыльләнүне ташламадык – яңа җыр чыгару өстендә эшлибез. Узган атнада да, бу атнада да интернет-концерт куйдык. Үземә яңа шөгыль ачтым – китап укыйм. Бер атна дигәндә, Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романын укып чыккан идем, хәзер Марат Кәбировның «Китап» әсәрен укый башладым.

Изображение удалено.Алинә САФИУЛЛИНА: «ТОРАБЫЗ ДА АШЫЙБЫЗ, АШЫЙБЫЗ ДА ЙОКЛЫЙБЫЗ»

– Коронавирус бөтен өлкәгә дә кагылды. Концертлар да кичектерелде, мәҗлесләр дә тыелды. Шуңа күрә бер эш калмады. Авылга кайтып киттек, монда тынычрак. Торабыз да ашыйбыз, ашыйбыз да йоклыйбыз инде. Ләкин авылда эш бар әле ул, дүрт стенага карап утырып булмый. Әйтик, безнең йорт авылның читендә урнашкан, җыештырасы урын җитәрлек: шуларны тырмалыйбыз, су буйларын чистартабыз. Аннары улым Нариман белән сарайга чыгып, тавык салган йомыркаларны җыеп алып керәбез. Көнебез шулай үтә.

– Карантин беткәч иң беренче эш итеп ни эшләргә җыенасыз?

– Иң беренче эш итеп Казанга кайтырбыз инде, аннары күз күрер.

Изображение удалено.Рәнис ГАББАЗОВ: «ТАМАШАЧЫЛАРНЫ САГЫНДЫМ»

– Карантин булу сәбәпле, концертларыбыз күчерелсә дә, моңаеп ятмыйбыз, иҗат итәбез. Бу – иҗат итү өчен, яңа җырлар чыгару өчен менә дигән мөмкинлек. Шуңа күрә аннан файдаланып калу кирәктер. Ә үзизоляция режимын бозмыйм – көнемне гаиләм янында өйдә үткәрәм. Гомердә дә гаиләм янында болай озак торганым булмады, һәрвакыт гастрольләргә чыгып китәргә туры килә иде. Ә хәзер күп вакытым гаиләм, улым янында үтә. Карантин беткәч тә, иң беренче эш итеп, концерт куярга чабар идем, чөнки тамашачыларны бик сагындым. Ә аннары инде гаиләм белән бергә табигать кочагына чыгып, бер әйләнеп кайтыр идем.

Изображение удалено.Динә ЛАТЫЙПОВА: «ХАЛЫКТА КУРКУ БУЛАЧАК ӘЛЕ»

– Коронавирус бернинди планнарымны да бозмады. Аллаһы насыйп итмәгән, шул гына. Аңа карап, без моңаеп утырмыйбыз: ничек бар, шулай яшибез. Көн тәртибе дә үзгәрмәде: көндәлек эш белән мәшгульбез. Рафаэль яңа җыр сүзләрен ятлап маташса, мин йорт тирәсендәге эшләрне барлыйм. Бакчага тартыла башладык. Беләсезме, кеше бүгенгә кадәр дөнья куды, ашыкты, барысына да өлгерәсе килде, ә бүген үз-үзеңнең гамәлләреңә билге куяр вакыт җитте. Һәр кешегә дә үз гаиләсе, якыннары белән бергә булу мөмкинлеге тудырылды.

– Карантин кайчан бетәр дип фаразлыйсыз?

– Дөнья июньсез дә тынычланмас әле. Ләкин җәй айларында бу авырту йөз процент бетә дигән сүз түгел. Бәлки, июль айларында без йортыбыздан ераккарак чыгып йөри алырбыз, әмма кешедә курку булачак әле.

– Карантиннан соң иң беренче эшләнәчәк эшегез нәрсә булыр икән?

– Барысы да ничек бар, шулай калачак. Ниндидер планнар кормыйм.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сорашты

Комментарии