31нче февральдә туган

Февраль ае җиттеме, күптән булган бер вакыйга искә төшә.

Бервакыт иремә ияреп, үзе белән эшли торган Әхәт абый килеп керде. Кулына бер шешә аракы белән бер балык тоткан. Бәйрәм түгел бит әле, нигә эчәсез, дип сүгә башладым үзләрен.

– Миңа бәйрәм, февраль бетте бит, иртәгәдән лаеклы ялга чыгам, – ди бу миңа.

Бер стакан аракыны эчеп куйды да, кәефе килеп, җырлап та җибәрде. Шулай җырлый-җырлый кайтып та китте.

Өч көннән соң тагын килгән бу безгә.

– Тагын бәйрәм итәсеңме, Әхәт абый? – дип сорадым үзеннән.

– Юк, бәйрәм итмим, кайгымнан эчәм, – ди бу юлы. – Баулыга пенсия рәсмиләштерергә барган идем, туу турында таныклыгымны алып килергә куштылар. Кире Урыссуга кайтып, хатын белән көчкә эзләп таптык без ул кәгазь кисәген. Ә аны гарәп хәрефләре белән язганнар! Авылдагы бер әбигә күрсәткән идек. «Бу комган хәрефләре белән язылган. 1925нче елның 31нче февралендә туган дип язганнар», – диде. Шуны күрсәтергә тагын Баулыга киттем. Анда миңа: «Абзый, синең туган көнең дөрес язылмаган, тагын алты ай эшләгәч кенә пенсиягә чыга аласың», – диделәр.

– Паспортта ничек язылгансың, – дип сорыйм.

– Паспортта 1925нче ел февраль ае дип кенә язылган, числосы күрсәтелмәгән”. Мин шуның белән 40 ел эшләп йөргәнмен! Ну, әгәр ул надан мулла исән булса, күрсәтер идем мин аңа февральдә ничә көн барлыгын!

Әхәт абый ярты елдан соң, сентябрь аенда гына лаеклы ялга чыкты.

Зәйтүнә ӘБРӘРОВА.

Ютазы районы, Урыссу бистәсе.

31нче февральдә туган, 2.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии