Казанның кадерле кичләре...

Казанның кадерле кичләре...

Мәшһүр көй язучы Сара апа Садыйкованың Хәсән Туфан сүзләренә язылган бу җырын кемнәр генә ятламаган да кемнәр генә җырламый икән. Казан сүзен әйтү белән искә төшеп, юксындыра да үткәннәргә алып китә шул бу җыр. Зур өметләр, укырга керү теләкләре, курка-курка университет ишеген ачкан елларда туды бит ул җыр...

Кичке мәктәпне тәмамлагач, туганым, күршем Әлфия белән Казанга укырга китәргә җыендык. Университетка! Әлфиянең Казанга барганы бар, минем юк. Ярый, поездга утырып киттек, вокзал янында басып торабыз. Әлфиянең адресы өйдә калган бит. Сызык кына әрләшеп тә, елап та алдык инде. Инде бит күптән җыенып, бер адресны алып куеп буладыр. Инде кире кайтырга уйлап торганда, Кольцо дигән трамвай туктады. Ишеткәнем бар иде Галиянур апалар шунда тора дип. Утырып барып төштек, Тукай һәйкәле янында балалар уйный. Бардым да: «Рахманкулов Илдар где җивет?» – дип сорадым. Ул малай безне кертеп бирде. И, Галиянур апа шатланып каршы алып, чәйләр эчерде. Аннары кайнанасы Гайнур апаларга озатып куйды. Гайнур апа үз чиратында Компрессор заводына бара торган трамвайга утыртып җибәрде. Аннары Нагорныйга ничек барасын Әлфия белә, аның апаларына барабыз бит. Шулай асынып барып кердек. Икенче көнне Хачбикә апа аңлатып җибәргәч, документларны тапшырып кайтып киттек. Бигрәк надан булганбыз инде. Минем 16 яше дә тулмаган оныгым Ульянга берүзе барып укырга керде, дүрт ел укып диплом алды да Казанга китеп урнашты, бер үзе! Замана баласы шул инде...

Документларны калдырып кайткач инде кердек кебек булды. Ай-һай зурга сузылгансыз, диләр үзебезгә. Зуррак булды шул, ул елны керә алмадык. Тагын бер иптәшебез дә барган иде, үтмәдек. Әлфия кайтып – почтага, Җәүһәрия – авыл Советына, мин фермага хисапчы булып кердем. Ә укырга керү теләгем сүрелмәде. Татар теленә керергә булгач, гел укыдым.

69нчы елда авыл Советына сәркатип итеп куйдылар, анда инде ныклап хәзерләнергә мөмкинлек туды. Әнинең генә укырга кертергә исәбе юк. Читтән торып кына укырга керәм бит инде, юк, риза түгел. Авыл Советы рәисе әнинең туганының ире белән бертуган иде. Эш йөреткәннәр, мине Сәлим абый укырга керергә җибәрмәде. «Сайлаулар көне җиткән, аннары барырсың, – диде. – Әллә анда сине көтеп утыралармы?» Тыңламыйча да булмый, эшлисе бар. Аннары мине райкомнан Чебоксарга партия мәктәбенә укырга җибәрмәкчеләр иде. Бөтен кирәкле кәгазьләр хәзерләнгәч, район башкарма комитеты председателе Борһан Әгъләм улы риза булмады. Сиңа университетка керергә кирәк, парторг хатын-кызлар эше түгел, диде. Дөрес киңәш биргән ул, менә партия тузып та китте. Иртәгә имтиханнар башлана дигән көнне бер чемодан китап төяп Казанга китеп бардым аннары. Документларны бирдем дә Хачбикә апаларга киттем, шундый ерак бит. Аннары тулай торактан бүлмә дә бирделәр, дуслар да табылды. Бүлмәгә керер өчен мунчага барып справка алырга кирәк иде. Анда Рушания исемле кызның абыйсы Роберт Сафин алып барды, ул үзе шунда укый иде инде. Кызганыч, Рушания ул елны керә алмады. Ә мин кердем, керә алдым.

Аннары читтән торып укырга күчтем, зур ялгышым булды ул минем. Әнине ялгыз калдырасым килмәде, бик елады. Никтер ул гел укуыма да, язуыма да каршы булды. Үзем сессиягә киткәч, барлык язганнарымны да, китапларымны да макулатура җыючыга тапшырган. Язучылар үз куллары белән язып биргән истәлек иде ул. Элек бит язучылар авылларга да, редакциягә дә гел килеп торалар иде. Язгач инде мине дә чакыралар иде. Андагы рәсемнәрне дә юк иткән иде шул. Ана хакы бар бит, мин аны үпкәләтүдән куркып яшәдем, мин бит бердәнбере, ул минем өчен яшәгән.

Читтән торып укучылар 21 идек, шатланып очраша идек. Әле дә аралашып торабыз. 3нче курста укыганда кияүгә чыктым, 4нче курсны тәмамлап, 5кә бара алмадым, нәкъ сессия вакытында балам туды. Укып бетермичә кияүгә чыгарга кирәк булмаган шул. Шул кадәр тырышып, өметләнеп кергән университеттан төшеп калдым, бик кызганыч булды. Хәер, инде бу турыда уйлау кирәкмидер. Укып бетереп, диплом алсам да, алмасам да гомер үткән. Аллага шөкер, яратып эшләдем. Шулай да еш кына Казан төшкә керә, сессиягә барам икән дә, керә генә алмыйм. Таба гына алмыйм – теге вакыттагы кебек, адрес югалган. Әлфия туганымның үзенең югалганына да күптән шул инде...

Менә бит әле тагын Казанда булып кайттым. Тагын Хачбикә апа янына, бу юлы иң кечкенә сеңлесе Ркия белән бардым. Аларсыз булмый шул. Югарыда язганнарны гел искә алып, бер атна сөйләшеп утырдык. Беркая бармадым, бара да белмим икән.

Хачбикә апаның әтисе белән әнинең әтисе бертуган. Бездә ир-ат булмагач, Нургали бабай әти кебек кайгыртып торды. Ул елларда ирләр язын Ташкентка бәрәңге сатарга баралар иде. Ул безнекен дә алып бара, товар да алып кайта иде. Әни ул әйберләрне күтәреп, шатлыгыннан елый-елый өйгә чыга идек. Арада бер генә йорт иде безнең. Мин тугач, уразада әби чүпрәккә ипи чәйнәп салырга Хачбикә апаны чакырган. Аннары Әлфия тугач, бер чәйнәгәндә дип, икебезгә дә каптырган. Әниләр эштә бит, ул чакта декрет юк.

Алар үзләре алтау, 3 малай, 3 кыз. Инде икәү генә калдылар, Хачбикә апага 89 тулды, Ркия иң кечесе – 71дә. Хачбикә апа гомер буе Компрессорлар заводында эшләде. Расыйх абый күрше егетебез иде, бергә гомер итеп, ике малай, бер кыз үстерделәр. Кызганыч, Рафаэль исемле улы бик яшьли ике улын калдырып китте. Рөстәмендә ике малай, Фәридәнең дә ике улы. Маратында 3, Азатында 2 малай. Бәхетләре малайлардан. Хәзер Хачбикә апа Фәридәдә тора. Фәридәнең улы аның фатирында яши. Урыны җәннәт кебек Хачбикә апаның. Әле, Аллага шөкер, әүкатендә. Фәридә бик тәрбияли үзен. Кияү Зөфәр дә бик акыллы, булган ир иде, тик андыйлар бакыйлыкка да кирәк ахры. Хачбикә апа үзе дә ничә еллар авыру ирен тәрбияләп торды. Әле аны озаткач та, эштән туктаган кебек булдым, авыру карасам да, янымда булгач, уңай иде, дип елады. Казанга барасым бар, дип Илфатка да әйткән идем бер сөйләшкәндә. Өйгә шалтыратып адресны белешкән дә, күчтәнәчләрен күтәреп ул да килеп керде. Шундый күңелле булды. Ркия да, Хачбикә апа да «Безнең гәҗит»не алалар, яратып укыйбыз бит. Эшнең башында нинди кеше тора, аның эше дә шундый була инде. «Редакторы шундый мәрхәмәтле, мәхәббәтле кеше булгач, гәҗитен дә укыйсы гына килеп тора, – ди Ркия да. – Бик кирәкле эш эшлиләр, гел кыерсытылганнарга ярдәм итәләр. Аллаһ Тәгалә ярдәмен бирсен инде үзләренә, бәла-казалардан сакласын. «Безнең гәҗит» кебек халык өчен кайгыртучы юк бит».

Көннәребез дә, кичләребез дә сөйләшеп үтте. Бик озак бара алмаган идек бит. Хачбикә апаның күптән авылга кайтканы юк шул инде, юлга чыгарга авырсына. Әле төп йортта килен бар, Аллага шөкер, кайтучы булса, бик риза. Ялгыз кешегә кунак шатлык бит ул. Ә бит ул йортта күпме кеше иде. Разия әби – әбиемнең килендәше, икесе дә зур, көчле кешеләр, уңганнар иде. Нургали бабай, яшь әби (алар турында «Язмыш каләмнәре бездә булса...» дигән язмам басылган иде «Безнең гәҗит»тә), Зәки, Касыйм, Хачбикә, Солтан – болары сугышка кадәр, сугыштан соң – Әлфия, Ркия. Заманына күрә байлар иде алар. Кинодагы кебек, байлар да елый икән... Абыйлары да, җиңгәләре дә артык гомер көзенә кермичә генә китеп бардылар. Гомер шул инде. Барысының да тормышлары бер-берсенә бәйле рәвештә кыенлыклар аша үтте. Әбиләре, әниләре дә, кызлары да бигрәк уңганнар иде, чигү, бәйләү эшләре, аш-суларны алар кебек уңдыручы сирәк иде. Минем әнием дә алар белән бергә иде бит. Нургали бабай терлек тиресе җыя иде. Бер кызык хәлне әле дә искә алабыз. Минем әни тракторчы булып чуаш авылларында эшләгәч, телне яхшы белә иде. Ул елны бездә фермага практикага килгән чуаш кызлары торды. Әни аларның киемен кигән дә, битенә йомырка сарысы буяп, бабайның бер тиресен алып үзенә керткән, чувашча сатулашканнар да, тирене алып калып, акчаны кимрәк биргән. Кергәч, хатынына сөйли икән, алдадым әле чуаш хатынын, тиресе яхшы иде, дигәч, яшь әби: «Кем кемне алдагандыр инде, танымадың, Рәкыйга иде бит ул», – дигән. Тагын керсә куып чыгарам, дисә дә, кумаган. Алар әни белән бер үк холыклы иделәр. Әнидән сорыйм берәр җиргә барырга: «Бар, бабаңнан сора, җибәрсә, бар», – ди. Әлфиягә Рәкыйгадан сорарга кушалар. Алар инде сүз берләшкән була. Без кичке мәктәптән тыш беркая бара алмадык. Яшьтәшләр аулакларда, клубта вечерларда йөрделәр, без өй сакладык. Ркияны 5нче сыйныфны бетергәч, абыйлары Яшел Үзәнгә алып китеп рус мәктәбенә бирделәр. Имеш, русча укыгач укырга керергә җиңел була. Дөрес, укырга керер өчен рус телен белергә кирәк шул. Укуыннан да бигрәк, җиңгәсе Хәтифә кызның уңганлыгын күрә белде. Үзе эштән кайтканчы бөтен өй эшен ялт иттереп эшләп куйган каенсеңелне кем яратмасын?! Укырга да, дәрес хәзерләргә дә өлгерде Ркия. Хәзер үкенеп тә куя, әти-әнисе назыннан, гаилә җылысыннан ник китеп барырга инде?! Сабыйга шәһәр кунакка барганда гына кызык шул. Яшел Үзәндә медицина училищесын кызыл дипломга тәмамлады. Аннары юллама буенча Казан больницаларында эшләде. Кияүгә чыккач, Буага кайтып, район больницасында рентгенолог булып лаеклы ялга чыкканчы эшләде. Аның да ике улы гаилә корып аерым яшиләр. Ире Фирдүс иртәрәк китеп барды шул.

Сагынган авылны Хачбикә апа, бик сагынган. Һәр танышларны аерым-аерым сорашып чыкты, елап та алды. Һәркемнең яшьлегендә шулай сагынып өзгәләнерлек чаклар була шул.

Кунакта рәхәт булса да, кайтасы бар. Кич булгач, тәрәзәдән карап торабыз. Халык йокламый да ахры. Машиналар кайта, китә. Каршы йортта утлар кабыналар, сүнәләр. Күңел үткән елларга кайта – Кызыл позиция урамындагы тулай торак тәрәзәсеннән караган кебек. Эх, елларны кирегә әйләндерәсе иде дә, җәйге сессиягә килгән генә чагым булса иде! Күңелдә, юксындырып, җыр сүзләре кабатлана:

Иделдән сузылган айлы юлдан

Тын гына, моң гына җыр ага.

Сагынып сөйләрбез сине, Казан,

Чәчләргә чал кергән чорда да.

Ал гөлләр сибегез безнең юлга,

Иделнең иртәнге җилләре.

Мәңгегә, гомергә истә калыр,

Казанның кадерле кичләре...

Чиксез рәхмәт сиңа, Казан, чәчләргә чал кергән чорда да сагындыра алганың, матур булганың, бөтен дөнья халкын тартып торганың өчен!

Чиксез рәхмәт сезгә, газиз туганнарым Хачбикә апа, Ркия, Фәридә кунакка чакырганыгыз өчен, бергә серләшеп йокысыз үткәргән кичләребез өчен! Чиксез рәхмәт сиңа, мактаулы һәм авыр хезмәтегез өчен инде 12 елдан бирле язарга рухландырып торган гаделлек яклы журналистлар. Бәхетле, исән-сау булыгыз.

 Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы, Иске Суыксу авылы

Комментарии