- 25.03.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №12 (23 март)
- Рубрика: Аулак өй
Татарстанның атказанган артисты Зөлфия ВӘЛИЕВАларның фатирында зал якта бер бик матур «картина» эленеп тора. 4 яшьлек Латыйфа, диван өстенә менеп басып, бик тәмләп ясаган аны. «Бервакыт кухняда кайнашам. Латыйфа килде дә: «Әнием, кил әле, бер әйбер күрсәтәм», – ди. Күзләремне йомдырды да җитәкләп залга алып кереп китте. Күзләремне ачса-ам… обойны ручка белән бизәп бетергән! «Аһ!» дип куюымны сизми дә калдым. Латыйфа нәрсәнедер дөрес эшләмәгәнлеген аңлады, ахры, икенче якка качты. Туктале, мин әйтәм, болай итеп баланы гына куркытам бит. Үзем: «И Аллам, кеше килсә, бу стенаны ничек күрсәтәсе булыр инде», – дип уйлыйм, үзем: «Кызым, бигрәк матур булган бу!» – дип, баланы тынычландырам», – дип көлдереп тә алды Зөлфия апа. Шушы беренче диалогтан ук әңгәмәнең ихлас һәм җылы булачагын аңладым.
«ФАЙДАЛЫ ЭШ КИРӘК ИДЕ»
Зөлфия Вәлиеваның ире Тәлгать абый эшкә китәргә җыенып йөри. Аңа да соравымны биреп калырга ашыгам:
– Зөлфия апа белән яшәү җиңелме, әллә авырмы?
– Җиңел, бик җиңел, – ди Тәлгать абый, уйлап та тормыйча.
– Нәрсәсе җиңел?
Җилкә сикертә Тәлгать абый, белмим шул, ди.
– Үзем җавап бирим әле бу соравыңа, Фәнзилә, – дип сүзгә кушыла Зөлфия апа һәм пышылдап кына әйтеп куя: – Ул түзә инде!
17 елга кадәр җыелгач (бергә яшәүләренә шуның кадәр. – Авт.), Тәлгать абыйның «түземлеге» бигрәк зур инде, димәк!
Залга үтәбез. Бер почмакта – Зөлфия апаның мендәрчекләре. Кечкенә генә сувенирларны, тукыманы чигеп, үзе ясый ул. Идеянең ничек барлыкка килүе турында сорашам.
– Бервакыт иптәш кызымның ун яшьлек кызына бүләккә нәрсә алыйм икән дип сайланып йөрдем дә, энә белән чигү җепләре җыелмасы сатып алдым. Тик минем алда гына икенче бер дус кызыбыз чигү бүләк итте. Мин дә шундыйны ук бирә алмыйм бит инде, дидем дә, сумкамда калды бу.
Кәрим башлангыч классны тәмамлый, укытучысына ниндидер бүләк бирәсе килә. Теге җепләрне тартып чыгардым. Карале, бу бик тиз чигелә икән, дип уйладым да бер утыруда чигеп тә бетердем. Эченә мамык тутырып, мендәрчек ясап бүләк иттем. Берничә көннән бу укытучы шалтырата: «Зөлфия, минем яныма бер укытучы керде, мендәрчеккә кызыкты, каян алдыгыз аны?» – ди. Үзем ясадым, дим. Аңа да шундыйны ясап булмасмы икән, акча түләр идем, ди бу. Ярар, ясармын, дидем. Җепләр калган иде, тагын берне чиктем, монысы кечерәк булды.
Шуннан китте инде. Кайвакыт концертка киләбез дә чыгышыбызны ике-өч сәгать көтеп утырабыз. Тик утырганчы, шушыны чигеп утырырмын, дидем. Тора-бара рәсемен үзгәрттем. Танышлар бүләккә дип ала башладылар. Минем мендәрчекләрем әкренләп бөтен дөньяга тарала: Австралиядә бар, Лондонда аукционда саттык, берсен 50 фунтка (безнең акча белән 3000 сум) сатып алдылар, бер биюче кыз икене Испаниягә алып китте. Ә сатудан кергән акчаны хәйриягә тотабыз. Лондонда сатылганнан кергәнен Арчадагы балалар йортына күчердек.
Бу эшкә тотынырга Аллаһы Тәгалә үзе юл күрсәткәндер, мөгаен. Мин инде аннан күптәннән: «Миңа кешегә файда китерә дә торган, үз күңелемә дә ятышлы бер эш кирәк», – дип сорый идем.
«КҮБРӘК АЧЫЛА АЛЫР ИДЕМ…»
– Кечкенә вакытта опера җырчысы булырга хыяллангансыз икән, Зөлфия апа…
– Әйе. Нәрсәдән шундый теләк булгандыр инде. Минем әнием – авыл кызы, бик хисле, хыялый, нечкә күңелле. Алар 8 кыз бала үскән, җитешсезлектә яшәгәннәр. Әни авылдагы каен урманына барып, елый-елый, үзе язган шигырьләрен сөйләп, хисләнеп йөри торган булган. Университетка журналистика бүлегенә укырга да керергә теләгән. Тик иҗаттан бераз читләшкән. Лаборант, кибетче булып эшләде, ләкин иҗат анда барыбер яши.
Әтием баянда уйный. Кечкенә чакта мин әни белән гел җырлый-җырлый сөйләшә идем. Җитте инде, чукынчык, дип, гел тыеп тордылар мине. Кечкенәдән тыеп үстермәгән булсалар, бәлки, мин актриса буларак күбрәк тә ачыла алган булыр идем. Тора-бара ачылдым, шулай да кайвакыт сәхнәдә дә сизәм: теге тыелып үскән кыз һаман яши әле миндә.
Бәлки, мин үз һөнәремне дә сайламаганмындыр. Башка өлкәдә үземне күбрәк күрсәтә алган булыр идем, мөгаен.
– Мәсәлән?
– Артист булмасам, пешерү өлкәсенә кереп китәр идем, мөгаен. Гадәти булмаган ризыклар уйлап табар, аларны матур итеп бизәр идем. Мин ризык белән эшләгәндә бөтенләй арымыйм.
– Шулай да актриса булгансыз…
– Кечкенәдән минем өчен актриса буй җитмәслек кеше, алиһә булып тоела иде. Ул тыштан да искиткеч чибәр, тавышы да бик матур, уйнавы да яхшы булырга тиеш, дип уйлый идем. Мин үземне беркайчан да чын актрисалар рәтенә кертмәдем. Ниндидер сәләт бар, тик идеал дәрәҗәсенә ерак. Әйтәм бит, үз өлкәмдә эшләмим кебек. Аннары кемдер килеп: «Бик яхшы уйнадыгыз, үзегез дә бик матур, ике балагыз да бар бит әле», – дип әйтә. Карале, мин дә башкалардан ким түгел икән бит, дип уйлап куясың инде аннары (көлә).
– Тамашачы сезне 1998нче елдан бирле Тинчурин театры сәхнәсендә күреп белә. Сез бит Казан кызы. Камал театрына бару турында хыялланмаган идегезме?
– Без Тинчурин театры өчен махсус җыелган курс идек. Остазыбыз Рәшит Галиевич Заһидуллин булды, безнең курстан Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Гүзәл Гайнуллина, Алмаз Фәтхуллин чыкты.
Мин музыка мәктәбен тәмамладым, фортепианода уйныйм, җырлыйм. IV курста укыганда, мине Марсель Хәкимович Сәлимҗанов күреп алган. Аларга җырлаучы актриса кирәк иде. Бервакыт институтка килеп кердем. Фәрит Бикчәнтәев басып тора. Әле аның да эшли генә башлаган вакыты. Мин студент, ә ул буй җитмәслек кеше булып тоела. «Марсель Хәкимович синең безнең театрда эшләү тәкъдиме турында уйлавыңны тели», – диде. Йөземә бернинди хис тә чыгармаска тырышып, уйлармын, дип китеп бардым. Үзем барам – коридорның ахырына барып җитә алсам гына ярар иде, дип уйлыйм. Барып җиттем, борылдым да, хәлсезләнеп, стена буйлап шуып төштем. Бу минем өчен көтелмәгән тәкъдим иде.
Укып бетердек, диплом спектаклен куйдык. Эшкә юлламалар ала башладык. Камал театрының мәрхүм директоры Шамил Зиннурович: «Зөлфия, кабинетыма кер әле», – дип чакырып алды. «Җанкисәккәем»нең чыккан гына еллары. Эльвира Садриева – героиня. Кияүгә чыгып, Финляндиягә китеп барды ул. Ә мин ул «Җанкисәккәем»нең бөтен җырын яттан беләм, шул шүрәлеләр белән шашып йөрим, өйгә кайтып, бөтен җырларын пианинода уйныйм. «Гариза язасың да шушы һәм тагын ниндидер спектакльләргә кереп китәсең», – ди Шамил Зиннурович. Утырган җирдән ток белән бәргән кебек булды! Миңа уйларга кирәк, дип, кабинетыннан чыктым. Каршыма бер актер очрады: «Зөлфия, йә син үзеңә карата кешелекле мөгамәлә сайлыйсың һәм үз укытучыңа тугры каласың, йә карьераны сайлыйсың һәм Камал театрына күчәсең», – диде. Ни өчендер «карьера» дигән сүз мине куркытты. Аннан соң мин табигатем белән бик тугры кеше, шуңа күрә ул тәкъдимнән баш тарттым.
– Тинчурин театрында рольләрегез аз булмады бит сезнең?..
– Мин һәрвакыт театр афишасын алып кайтып элеп куям, үзем уйнаган спектакльләрне билгеләп чыгам. Булды шундый вакыт: һәр спектакль диярлек фломастер белән билгеләнгән, һәр көнне диярлек ролем бар иде. Ә булды шундый вакыт: бөтенләй чип-чиста афиша эленеп торды. Хәзер ике ролем бар: «Өзелгән яфраклар»да һәм «Өченче бүлмәдә эт яши»дә. Мин моңа шундый шат! Бик яратып уйныйм аларны.
«ТАТАР ЭСТРАДАСЫН «ШАРТЛАТТЫК»
– Сезнең театр гына түгел, «Зө-Ләй-Лә» дә бар бит әле…
– Минем өчен театр гел беренче урында булды, «Зө-Ләй-Лә» составында бик күп тәкъдимнәрдән баш тартырга туры килде. Кызлар, гафу итегез, театр минем өчен мөһимрәк, дип әйтә идем.
– Сез сәхнәгә аяк баскан 1998нче елда татар эстрадасында «текә кызлар» төркеме булыр дип күз алдына да китереп булмый иде…
– Без «Сандугач-1998» конкурсы алдыннан кушылдык. Ләйсән Закированың ике җырын өйрәндек. Җырлап карадык һәм беренче тапкырдан ук килеп тә чыкты.
Берничә көннән конкурс, ә костюмнар юк. Беребез дә бай кызы түгел. Колхоз базары эчендә вьетнам рәте бар, анда бик арзанга гына матур әйберләр табарга була икән, дип ишеттек тә шунда киттек. Әллә нинди ялтыравыклы, җиңнәрендә тишекле футболкалар алдык. Хәзер гомердә дә кимәс идем андыйны! Закирова үзенә арзанлы гына кара тукымадан сарафан текте, мин –чалбар, Мәхмүтова – итәк. Бер концертны алып барганда чәчтараш чәчемне ясаган иде. Шуны исемә төшерә-төшерә, кызларга да, үземә дә прическа ясадым. Без шундый текә идек! Конкурс Камал театрында уза. Сәхнәгә кара кояш күзлеге киеп чыктык – образга тагын да туры килү өчен. Җырлап бетердек, баш идек – тынлык. Эчтә нәрсәдер өзелде, булдырмадык, дигән уй йөгереп узды. Ә ике секундтан соң зал «шартлады»: алкышлыйлар, кычкыралар! Гримеркага кереп утырдык, һаман ышанмыйбыз. Бераздан Хәлил абый Мәхмүтов кереп: «Кызлар, сезгә эшләргә кирәк, бу «прорыв», – диде. Шул көннән башлап, без әле дә бергә.
– Сезне урамда таныйлармы, Зөлфия апа?
– Минем кыяфәтем шундый: әзрәк чәчемне бөдрәләтеп килсәм, мине башка кеше дип уйлыйлар, яңа кеше алдыгызмы әллә төркемгә, диләр. Икенче төрлерәк итеп бизәнсәм дә танымыйлар. Гримымны юып төшереп, үзем булып калгач, мин «югалам». Элек моны кабул итү авыррак иде: артист бит мин, тануларын телим. Ә хәзер – рәхәт. Кәримнең ата-аналар җыелышына баргач та, кибеттә йөргәндә дә танымыйлар. Гадәти хатын-кыз булып кала алам.
«БАЛАЛАРГА – ДУС, ИРЕМӘ – ШАЯН КЫЗ»
– Сезнең эшләгән эшләрегезне белгәннән соң, нәрсә эшли белмисез сез, дип сорау урынлы булыр, Зөлфия апа!
– Нәрсә белмим икән (бик озак уйлана)? Мин велосипедта начар йөрим (көлә). Ир-атлар эшен башкара белмимдер инде, линолеум җәя алмам, мөгаен. (Исенә төшереп) Беләсеңме, мин нәрсә белмим! Һәр көнне системалы рәвештә өй җыештыра алмыйм. Илһам килгәндә, канатланып бөтен дөньяны җыештырып чыгам үзе. Ә һәр көнне системалы рәвештә өй җыештыра торган хатын-кызларга сокланам. Мин вакытны дөрес бүлү, эшләрне планлаштыру турында бик күп китап укыдым, барысын да беләм, тик алай эшлисем килми. Шуңа күрә без Тәлгать белән бернәрсә планлаштырмыйбыз да.
– Нинди соң ул Тәлгать абый?
– Озаграк бергә яшәгән саен, күбрәк рәхмәтле мин аңа. Ирләр өчен хатын-кызны ничек бар шулай ярату, аны өйрәнү, ачарга тырышу бик зур хезмәт дип саныйм мин. Тәлгать бу уңайдан бик тырыш, хезмәт сөючән. Чын ир-ат ул, вак-төяккә сибелми, бербөтен булып кала белә («тфү-тфү» дип төкереп куя). Ышанычлы. Һәм үз эшендә фанат. Пирамидада ут куючы булып эшли. Анда Казандагы иң яхшы утлар, ә Тәлгать Казанга гына сыймый инде. Үзен күрсәтергә яратмый, тапшыруларга төшәсе булганда бик озак үгетлим үзен. Әйдә инде, әниең өчен, ул сине күрәчәк тә сөенәчәк, дим. Тәлгать белән мин бернәрсәдән дә курыкмыйм.
– Зөлфия Вәлиева балалары булуның нинди өстенлекләре бар?
– Мин өйдә сәхнәдәгедән эмоциональрәк! Яшәү ул – күңелле гамәл, дигән принцип буенча яшәргә өйрәтәбез балаларны. Латыйфа бии башласа, аңа ияреп, мин дә биим. Музыка кабызгач, күзләре әллә кая еракка китә, бию хәрәкәтләре ясый башлый. Балет карарга ярата.
– Ә Кәрим?
– Кәримнең хәтере бик яхшы, ишегалдындагы бөтен машина номерларын, модельләрен хәтерли ул. Физика-математика бүлеген тәмамлаган әбисенә, әтисенә охшаган – техник кебек фикерли. Шул ук вакытта баянда да уйный, төрле конкурслар лауреаты.
– Ун елдан үзегезне ничек итеп күрәсез?
– Җитди, җыелган ханым. Эшемдә бик хөрмәт итәрләр, мөгаен. Хәзер шуңа таба барам кебек. Балаларга якын дус буласым килә, алар иң эчкерсез серләрен бүлешә торган. Һәм иң мөһиме: ирем өчен чибәр, шаян кыз булып калырга кирәк. Көндәлек тормыш бездән, гүзәл затлардан, «баба» ясый. Тормыш мәшәкатьләрен җиңелрәк кабул итәргә өйрәнергә кирәк безгә. Балалар хакына яшим, дип яшәү дөрес түгел, үзебез өчен яшәргә, үзебезне үстерергә, тәрбияләргә кирәк. Һәм сиңа карап, балаларың да үсәчәк, яхшы үрнәк алачак.
Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии