«Татар, урыс, инглиз теле дә кирәк. Соңгысы бигрәк тә»

«Татар, урыс, инглиз теле дә кирәк. Соңгысы бигрәк тә»

Балаларның теле күбрәк урысча ачыла хәзер. Юк, подъезд төбендә утырган карчыклар сүзе түгел, чын хакыйкать бу. Кызганыч, ләкин чып-чын татар авылларында туып үскән сабыйлар да «әннә», «әттә» дип түгел, ә «ма» (мама), «па» (папа) дип сөйләшә хәзер. Үсә төшкәч, аларның урысчасына өлкәннәр дә көнләшер. Шәһәр җирендәгеләр турында сөйлисе дә юк. Мондый проблема тууда балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүчеләр ата-ананы, ата-ана тәрбиячене гаепли. Әби-бабайлар җәмгыятьне сүгеп ата. Ә балаларның туган телләрен камил белмәүләрендә кем гаепле соң? Балалар бакчасында татарча төркемнәр бар да инде югыйсә. 21нче февраль, нәкъ Халыкара туган тел көнендә, Казанның тәрбиячеләре Ленин исемендәге мәдәният йортына «Балалар бакчаларында сөйләм теленә өйрәтүнең заманча, нәтиҗәле алымнары» дигән семинарга җыелды, тәҗрибә уртаклашты.

Әлеге чара Казан мэриясе һәм Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе тарафыннан беренче тапкыр гына үткәрелми. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан башланып киткән семинар инде дүртенче тапкыр тәрбияче, укытучыларны бергә җыя. Былтыр барлыгы өч семинар уздырылган, очрашуда 1000гә якын укытучы катнашкан. Быелның беренче очрашуында тәрбиячеләр татар курчаклары, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар теленә өйрәтү, татар теленә мәхәббәт уяту алымнары турында сөйләште.

Белгечләр фикеренчә, 2 яшьлек бала сүзлеге үзенә 45тән ике меңгә кадәр сүз сыйдыра. Бер бала 50 татар сүзен белсә, икенче сабый 2000 татар сүзен актив кулланып җөмлә төзи. Бу күрсәткеч аралыгы ник шундый зур соң? Бу, әлбәттә, тирәлеккә бәйле, чөнки бер бала ата-анасы белән туган телендә генә сөйләшә, татар мультфильмнары карый, татар әкиятләре тыңлый. Ә икенчесе татар телен фәкать балалар бакчасында гына өйрәнә. Соңгысының киләчәктә татар телен яхшы белүче булуы сорау астында кала. Менә шул саннар аралыгын бераз булса да киметү өчен, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында гына түгел, ә гаиләдә дә татар мохитен тудыру мөһим. Әмма бу күренеш бездә бераз аксый.

2020нче елда Казандагы һәм республика районнарындагы балалар бакчаларына татарча сөйләшә торган курчаклар таратылды.

Экологик чиста материалдан ясалган Гомәр белән Гөлбикә исемле курчаклар балаларның да, тәрбиячеләрнең дә күңеленә хуш килде. Алар Киров өлкәсендәге «Весна» уенчыклар фабрикасында эшләнгән. Хәзер исә курчаклар сатуга да чыгарылган.

– Бүгенге балалар заманадан алда бара. Матур китаплар белән генә баланы кызыксындыру авыр, шуңа күрә яңалык кирәк. Курчаклар – шундый яңа алымнарның берсе. Алар халык җырлары һәм халык авыз иҗатында булган шигырьләрне яңгырата. Шулай итеп, бала кечкенәдән туган телен, аның җырларын ишетеп, танышып үсә. Милли мәдәнияткә тартылу, кызыксыну уяна. Моннан кала, баланың дөньяга карашы киңәя. Икенчедән, курчаклар хәтерне үстерә, баланың ишетү хәтерен яхшырта. Алар тиз истә кала торган гади шигырь-җырларны башкара. Аларны көнгә берничә кат тыңлап, бала тиз генә ятлап та кала. Бала курчак белән аралаша. Курчак аны уенга җәлеп итә, бергә җырлап алырга яки сүзләрне-җөмләләрне кабатларга чакыра, – дип сөйләде «Унбер» лицее, «Сәләт» мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанова. Гөлфия ханым бу курчаклар белән эшләү өчен нәшер ителгән кулланма авторы да. Аның фикеренчә, милли кием кигән әлеге татар курчаклары балаларда үз теленә, милләтенә, гореф-гадәтләренә кызыксыну уята.

Балалар хәзер унбер класс бетереп туа, дип әйтүләре дөреслеккә туры килә. Ник дигәндә, мәктәпкә кергәнче ул компьютерны да сиңа караганда яхшырак белә, чит телләрне дә су урынына эчә. Ялкауланмаганы, әлбәттә. Әйтик, Казанның «Мин үзем» 101нче полилингваль бакчасына бары тик шундый балалар гына килә икән.

Полилингваль бакча – күптелле бакча дигән сүз. Ә 101нче бакчада балаларга 3 яшьтән үк татар, урыс һәм инглиз теле өйрәтелә. «Йөрүчеләр шактый, ихтыяҗ зур», – дип мактана бакча мөдире Лилия Галиева.

– Башка бакчалардан нәрсә белән аерылганыбыз күренеп торадыр. Безнең тәрбиячеләр көн дәвамында бала белән өч телдә иркен аралаша. Дөрес, мондый кадрларны табуы кыен, чөнки өч телне дә камил белгән тәрбиячеләр сирәк. Шуңа күрә без ике телне яхшы белгән бер тәрбиячене эшкә алабыз һәм янына бер телне әйбәт белгән тәрбиячене өстибез. Алар балаларга бу өч телнең дә асылын аңлата, – дип дәвам итте ул сүзен.

Мөдир фикеренчә, бүгенге җәмгыятьтә бер тел белеп кенә яшәп булмый. Хәзер мәктәпкә кергәндә дә инглиз телен белеп керү мөһим. Моңа бакчада ук өйрәнергә мөмкин. «Татар, урыс, инглиз теле дә кирәк. Соңгысы бигрәк тә. Нишләп әле урыс мультфильмнарының геройлары татарча, ә татар Акбае инглизчә сөйләшмәскә тиеш? Бездә сөйләшәләр», – ди Лилия ханым көлеп.

Казанда балалар өчен хосусый бакчалар, үзәкләр саны әкрен генә арта бара. Инде шактый вакыт «Сабыйлар» үзәге эшләп килә, шулай ук «Ябалак» балалар бакчасы да бар. 2019нчы елда Казанда «Акыллым» дип аталган татар төркеме дә эшли башлады һәм уңышлы эшләвен дәвам итә. Бу – урыс телле балалар бакчасы эчендә эшләп килгән аерым татар төркеме. Анда реджио методикасы кулланыла, ягъни балаларга иҗади яктан үсәргә ирек бирәләр.

– Педагог тәрбияләми, ә баланың теләген һәм идеяләрен тормышка ашырырга ярдәм итә торган иптәш ролендә чыгыш ясый. Шуңа күрә ул баланы игътибар белән тыңлый, аңа хөрмәт белән карый һәм ярдәм итәргә тырыша. Педагог балаларга әзер җаваплар бирми, ул аларны сораулар бирергә, үзенә җавап эзләргә, үз ачышларын ясарга өнди. Балалар үз көнен үзләре планлаштыра, кизүне билгели. Шулай итеп җаваплылыкка өйрәнә, – дип сөйләде «Акыллым» шәхси балалар бакчасы тәрбиячесе Энҗе Саетзадина.

Әлеге бакчада бүлмәләр дә махсус әзерләнгән, җиһазлар һәм уенчыклар да балада кызыксыну уяту максатыннан урнаштырылган икән. Ике атнага бер баланың бу мохите алыштырыла, балаларны кызыксындырган темалар сайланып, аларның яшь үзенчәлегенә карап, бу әйләнә-тирә үзгәрә. Бүлмә берничә мәйданчыкка бүленә: «төзелеш зонасы», «тегү зонасы», «язу зонасы» һәм башкалар. Һәр мәйданчыкның үзенә күрә максаты бар, алар теге яки бу эшчәнлеккә этәрә.

Баланың кече яшьтән үк татар мохитендә тәрбияләнүе зур мактауга лаек. Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел, диләр бит. Хәзерге җәмгыятьтә туган телне белеп кенә ерак китеп булмый – монысы бәхәссез. Әмма берсе икенчесенә комачау итми, киресенчә, тулыландыра гына. Казан балалар бакчаларында татар төркемнәренең булуы шатландыра. Ә ата-аналарның үз балаларын нәкъ шунда бирүләре зур мактауга лаек. Моңа да карамастан, татар төркемнәренә йөрүчеләр саны чагыштырмача аз булуын ассызыклый тәрбиячеләр. Бигрәк тә шәхси балалар бакчасында зур ихтыяҗ күренми. Бары тик татар төркемнәреннән генә торган зур бакча ясау шуңа да бик отышлы фикер түгел.

Бала заманадан алда бара, дисәләр дә, шул юлны үткәндә сабый туган илен, туган телен, Ватанын һәм ата-анасын онытмасын иде. Әйткәннәрне тормышка ашыруда балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр һичшиксез ярдәм итәр. Әмма ата-ана да үз өлешен кертергә кирәклеген исенә төшерсен. Нәрсә дисәң дә, үзеңнән соң кала торган буын бит!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии