Манкорт халык артистлары

Манкорт халык артистлары

13 декабрь көнне «Мәдәният дөньясында» тапшыруын карарга туры килде. Шунысына шатландым, беренче тапкыр студиягә чын җырчылар чакырылган иде, ягъни араларында бер генә «җырлаучы» да булмады. Студиядәге кунаклар барысы да бүгенге 500гә якын «җырлаучының» берсен дә тыңлый алмаулары, хәтта телевизорларын сүндереп куюлары хакында сөйләделәр. Әйе, мин дә аларга кушылам. Алай-болай берәр карарлык тапшыру бармыймы икән дип, «ТНВ» төймәсенә басып карыйм да, анда бүгенге танылган җырлаучыларның аякларын аерып басып «мөгрәгәннәрен», чишенеп атып чинауларын күреп һәм ишетеп, тизрәк икенче каналга күчереп куям. Җитмәсә, көненә берничә тапкыр Раил Садриевның бармактан суырып чыгарган мәгънәсез «юмор»ларын куялар. Бүген, җиң сызганып, халкын мәдәни маңкортлаштыру өстендә армый-талмый эшлиләр. Инде телендә эшләүче тагын бер телевидение ТМТ, «maidan» каналы ачып, маңкортлаштыруны тагын да ныграк җәелдереп җибәрделәр.

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ике сәгать буе барган «Sиңа Mиннән Sәлам» тапшыруы, гомумән, карарлык түгел. Ни өчен без үз-үзебезне шулай мыскыл итәбез? Бүген безнең башка проблемалар юкмы? Татар халкы инде коммунизмда яшиме әллә? «ТНВ»ны кайчан гына кабызма – көйсез һәм моңсыз тавышлы берәр шәрә татар кызы, эчтәлексез һәм лөгатьсез такмак кычкырып, сәхнә буйлап чабып йөри, яисә ботын аерып куеп, нәрсәдер эшләргә азапланып ыңгырашкан татар егете «җыр» суза. Нәрсә, безнең татар мәктәпләрендә туган телдә укыту җайга салынганмы инде? Авыл халкының тормыш-көнкүреше ал да гөлме? Ни өчен соң бездә бертуктаусыз талантсызларны барлау бәйгеләре – фестивальләр уздыралар? Шул бәйгеләрдә катнашучылар арасында шактый гына сәләтлеләре дә очрый, тик аларны олы сәхнәгә чыгармыйлар. Чөнки жюридә инде шул талантсыз җырлаучылар үзләре утыра.

Ни өчен үз вакытында халкыбызның йөзек кашлары булган Зифа Басыйрова, Гөлсем Сөләйманова, Таһир Якупов, Хәйдәр Бигичев, Вафирә Гыйззәтуллина, Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин кебек шәхесләребезне искә алып, кичә-концертлар уздырылмый? Һичьюгы аларның язмаларын ешрак куймыйлар?..

Әле бит мәгънәсез такмак әйтеп, «мөгрәп», сәхнәдә йөгереп йөрүчеләргә төрле югары исемнәр бирәләр. Әйе, ул җырлаучылар попсасына да халык йөри. Әмма ул попсаларга үзен Тукайлы һәм Сәйдәшле итеп күргән татар йөрми, ә иксез-чиксез дәвамлы, ахыры булмаган Бразилия сериаллары карап, мәдәни маңкортлашкан халык кына йөри. Әгәр шул «мөгрәп» җырлаучыларга да исем бирү мәҗбүри булса, аларга «Маңкорт халык артисты» дип исем бирергә кирәктер, бәлки.

Без күп вакытта үзебезнең уңышсызлыкларны «Мәскәү бабай»га сылтарга яратабыз. Имеш, менә Мәскәүдән ирек бирмиләр. Җыен талантсыз, мәнсез, әхлаксыз, моңсыз вә оятсыз җырлаучыларны сәхнәгә чыгарырга Мәскәү кушмыйдыр бит инде?!

Әле шушы мәкаләм язылып бетмичә калган иде, 29 декабрь кичендә «Голос» дигән тапшыруда катнашкан ике татар кызның финалга чыгуларын ишеткәч, мин дә үзебезнең милләт кызларына тавыш биреп һәм талантларына шаккатып, алар өчен иксез-чиксез горурлык хисләре кичереп утырдым. Мәскәүлеләр татар халкын яратмаса да, талант каршында баш ияргә мәҗбүр булдылар. Хәтта аларны шушы тапшыруга әзерләүче шәхесләр үзләре дә еламыйча түзә алмады. Сәхнәгә матур итеп киенеп (чишенмичә) чыгып, «Голос России» исемле беренче бәйгедә ике татар кызы – Динә Гарипова һәм Эльвира Кәлимуллина беренче һәм икенче урынны яуладылар, шулар өчен горурланып, шатлыгымнан мин дә еладым.

Әйе, Русиянең «ОРТ» каналы татарларда талантлар барлыгын, ләкин шул талантларны үстермәс өчен, Татарстан Мәдәният министрлыгының «армый-талмый эшләвен» исбат итеп күрсәтте.

Шул тапшыруда катнашкан җырчыларга мөрәҗәгать итеп, шуны сорыйсым килә. Ни өчен сез тапшыруда яңгыраткан сүзләрегезне, әле тапшыруда катнашмаган җырчылар белән бергә җыелышып, Татарстан Президентына, мәдәният министрына хат белән мөрәҗәгать итмисез? Татар халкының тулысынча мәдәни маңкортлашып беткәнен көтәсезме?..

Татар сәхнәсендә «Роза», «Миләүшә», «Канәфер» чәчәкләре үсеп чыксын өчен, кичекмәстән төрле дәрәҗәдәге мактаулы исемнәр эләктергән «чүп үләннәрен» йолкып атарга кирәк. Бары тик шулай булганда гына, халкыбызны мәдәни маңкортлашып бетүдән саклап калырга була. Бу сүзләрнең хаклыгын безгә Динә Гарипова һәм Эльвира Кәлимуллиналар Мәскәү сәхнәсенә чыгып исбат иттеләр.

Рәсим ХӘБИБУЛЛА.

Русия гуманитар Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы.

Комментарии