- 24.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №33 (20 август)
- Рубрика: Аулак өй
«Исемең нәрсә аңлата?» дигән мәкаләне («Безнең гәҗит», 30 июль, 2014) укыгач, Ләйсән Гатауллинага Сәфинә исеме турында язасым килде. Ул: «Җырчы Алсу артыннан Сафина исеме модага керде», – ди. Бу һич алай түгел. Сәфинә исеме ислам илләрендә таралган гарәп исеме. Мәгънәсе – суда йөзүче. Бу исемле кешеләр Дагыстанда, Пермь якларында күп. Менә хәзер Татарстанда да балага Сәфинә исеме еш кушыла башлады. Мин яшь Сәфинәләр артуына бик шат, чөнки үземнең дә исемем шулай. Бу исемне бик яратам. Мөселман исеме кушканнары өчен әти-әниемә бик рәхмәтлемен. Мин, дөрестән дә, суда йөзәргә, су буенда ял итәргә бик яратам. Миңа сандугач та: «Сәфинә, Сәфинә!» – дип сайрый шикелле тоела. Әйе, мин сезнең фикер белән дә килешәм: балага исемне уйлап, белеп кушарга кирәк.
Тагын бер фикерем бар. Без чит милләтләргә иярергә яратабыз. Ә менә чит илгә баргач, бер генә җирдә дә ни урыс, ни татар музыкасы ишетмисең. Һәр илдә үз көйләре генә яңгырый. Безгә ияреп, балаларына татар яисә урыс исеме дә кушмыйлар. Үз диненекен, үз милләтенекен кушалар. Бездә дә үз культурабызга, динебезгә шундый хөрмәт булсын иде (мәдәният сүзен кабул итә алмыйм, татар сүзе түгелдер ул).
Сәфинә АЛИУЛЛОВА.
Комментарии