Ничә елдан соң очраштык!

1979нчы елның февралендә Казанның 6нчы больницасында бавырыма операция ясадылар. Палатада ике ягымда һәм баш очымда тагын авырулар ята. Ике атна яткан булганмындыр инде, беркөнне шәфкать туташы коридордан кереп барганымны күрде дә: «Апа, син аягыңда йөрисең икән, үзең кер әле, укол ясыйм мин сиңа», – ди. Кердем. Укол ясады. «Апа, син хәзер йөрмә, уколдан соң әзрәк ятып тор», – дип чыгарып җибәрделәр. Палатага кайттым да яттым. Галия исемле хатын белән сөйләшеп ятам, ян-ягымдагы хатыннар чыгып киткән булган, күрәсең. Шул сөйләшеп яткан көйгә аңымны югалтканмын. Галия сөйли икән, мин дәшмим, ди. Күзләрем ачык, үзем бернәрсә дә эндәшмим икән. Эшнең кая таба тәгәрәвен чамалап алган Галия табибларны чакырырга чапкан. Алар килгән, укол кадаганнар, үземнең вареньем белән кайнар чәй эчергәннәр. Боларның барысын да соңыннан сөйләделәр инде, үзем бернәрсә белешми яттым. Йокыдан уянган кебек уянып киттем. Галиягә карадым да: «Озак йокладыммы мин?» – дим. «Йокладың, йоклый яздың», – ди бу. Ул вакытында күреп алып, табибларны чакырып кына мине мәңгелеккә йокыга талудан саклап калган. Аллаһның рәхмәте белән, шуннан аякка бастым. Галиядән иртәрәк тә чыгардылар әле. Больницадан чыгып киткәндә коткаручым белән адресларны алмаштык.

1953нче елда абыйлар тимер тартмалы чәй алып кайткан иде. Ул чәй тартмасы әлегә кадәр исән. Менә Галиянең адресы да шул калай тартма эчендә сакланды. Тартманы ачкан саен, карале, адрес һаман исән бит, дип уйлап куя идем. Гомеремне саклап калган Галиянең хәлен бик беләсем килде. Тик һаман барып җитә алмадым. Узган ел оныгым Миләүшәгә сөйләдем моны. «Әйдә, дәү әни, барабыз», – диде. Бактың исә, Галия бездән ике тукталыш ераклыкта гына яши икән. Бардык Миләүшә белән, эзләп таптык. Ишекне ире ачып кертте. Адрес язылган кәгазьне үзем белән ала барган идем. Чыкты Галия: «Кем буласыз?» – ди. «Менә шул адресны гына кара әле, бәлки, шуннан аңларсың», – дим. Карады-карады, аңлап бетермәде бу. Шулай-шулай, дип сөйләп бирдем. Исенә төшерде бит! «И-и, әйдәгез, узыгыз», – дип, түргә чакырды. «Сиңа кайнар чәйләр эчерделәр, шул хатындыр инде син?» – ди. Шул, мин әйтәм. Шулай итеп яңадан таныштык, сөйләштек, чәйләр эчерде, сыйлады, рәхмәт яугыры.

Адресын күргән саен: «Исәнме икән?» – дип уйлый идем. Аллаһы Тәгалә очрашырга насыйп итте бит. Хәзер телефоннан сөйләшеп торабыз, оныгыма шалтырата. 44 елдан соң очраштык бит, әй! Яхшылык эшләгән кеше ничә ел узса да онытылмый шул.

Зәкия ХӘЙРУЛЛИНА.

Казан.

РЕДАКЦИЯДӘН. Укучыбызның әлеге хаты безгә яңа сәхифә ачарга идея бирде. Хәтер сандыкларын актарып карагыз әле, хөрмәтле укучыларыбыз. Арагызда бик күп еллардан соң очрашкан, кавышкан, кемнеңдер әманәтен үтәгәннәрегез юк түгелдер. Дистә еллар буе күңелдә ачу саклап йөреп, көннәрдән бер көнне үч кайтарган яисә, үч алу – вак гамәл, дип, дошманын кичергәннәр дә бардыр. Бүгенге хатны нигез итеп алып, «Еллар узгач…» дигән сәхифәбезгә старт бирәбез. Сездән темага туры килердәй кызыклы хатлар көтеп калабыз. Галиҗәнап Вакытка карамыйча, вакыйгаларны бергәләп хәтердә яңартыйк әле.

Комментарии