Арчада балалар хакимиятне үз кулына алды

Арчада балалар хакимиятне үз кулына алды

Арчаның үзәк стадионына – Сабан туе үтә торган мәйданга керү юлында район башлыгы Илшат Нуриевны полиция туктатты. «Глава»ны баштанаяк тикшереп чыктылар, кесәләрен капшадылар. Шул арада ЮХИДИ хезмәткәрләре дә килеп җитте, Илшат Габделфәртовичның түләнмәгән штрафлары юкмы икәнлеген тикшереп алдылар. Барысы да тәртиптә булуы ачыклангач кына стадионга керергә рөхсәт бирелде. Хокук сакчыларының башыннан сыйпап, район башлыгы эчкә узды.

Булмаганны сөйләмә, район башлыгын үз районында шулай тентиләрмени, аннары ул полиция вәкилләренең башыннан сыйпыймыни, дияргә ашыкмагыз. Була икән шул андый хәлләр дә! Арчада бер көнгә балалар хакимиятне үз кулына алып торды. Узган шимбәдә үткән балалар фестивалендә үзләре хуҗа, үзләре оештыручы, үзләре үк кунак та иде алар. Илшат Нуриевны тикшергән хокук сакчылары да 5-6 яшьлек малайлар иде. Башлык аларны узып бер адым атлауга, каршына бер малай килеп басты:

– Хәерле көн! Мин бу чараның президенты Мөбәрәков Камил Фәнилевич булам.

Район башлыгы белән кул биреп исәнләшкәч, «президент» сорап куйды:

– Районыбызда ни хәлләр бар соң?

– Әйбәт кенә барысы да, – Илшат Габделфәртович елмаюын яшерә алмады.

– Урып-җыюга әзерлек барамы? – «президент» сорау алуын дәвам итте.

– Бара, менә бу арада комбайннар кабул итәбез әле, – дип җаваплады район башлыгы.

– Ә-ә, ярар алайса, – «президент» тынычлап калгандай булды. – Әйдәгез, бәйрәмебезгә рәхим итегез!

«Президент»ка Арча басулары сурәтләнгән сәгать бүләк иткәч, район башлыгы Илшат Нуриев стадионга үтте. Менә шулай күңелле башланып китте бу чара. «Президент» үз биләмәләрен күрсәткән арада, белешергә өлгердем: Камил Фәнилевичка 7 яшь кенә икән әле, Арчаның 5нче балалар бакчасына йөргән, быел мәктәпкә барырга җыена.

– Узган ел балалар Сабан туе уздырган идек, быел чараны фестиваль рәвешендә оештырырга булдык. Күрше-тирә районнардан – Биектау, Саба, Теләче, Кукмара, Әтнә, Балтачтан да балалар чакырдык, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов.

Сабан туенда баш батырга тәкә (ә соңгы елларда машина да) бирү каралса, балалар фестиваленең төп бүләге скутер иде. Көрәш мәйданчыгы янында малайларның күзен кыздырып торды ул. Янына килеп, тотып-тотып карадылар. Ә һәр үлчәмдә җиңүчегә бүләккә велосипед вәгъдә ителде. Гомумән, бүләкләр саллы иде фестивальдә. Кризис вакытында шулай зурлап бәйрәм оештырудан ничек куркып калмаганнар – район башлыгына да шул сорауны бирдем.

– Балалар өчен бернинди кризис та юк бит. Безнең башыбызда гына ул кризис дигәннәре. Балалар – безнең киләчәгебез. Аларга дөрес тәрбия бирмәсәк, киләчәгебез дә юк дигән сүз. Шуңа күрә уйлаштык та, ни өчен җыр-бию, уен-көлкегә бай аерым фестиваль үткәрмәскә әле, дигән фикергә килдек. Яткан таш мүкләнә, диләр бит. Балалар каникулда тик ятып «мүкләнмәсеннәр», аралашсыннар, бер-берсен күрсеннәр дип оештырдык без бу чараны, – дип сөйләде Илшат Габделфәртович.

Без сөйләшеп торган арада, баш батыр да билгеле булды – скутер Түбән Мәтәскә мәктәбенең 11нче классын быел гына тәмамлаган Фәнгиз Маннановка эләкте.

Мөмкинлекләре чикле балаларны да чакырырга онытмаганнар иде бәйрәмгә. Алар, мәйдан әйләнгәннән соң, теннис кортына җыелды. Үз спорт ярышын – боччаны башлап җибәрергә. Әлеге спорт төре Арчага өч ел элек «кайткан». Тренер Фәрит Хәеров, ДЦПлы балаларны үзе эзләп табып, команда оештырган. Бүген алар республика гына түгел, Русия күләмендә дә ярышларда катнаша. Карап торышка гына җайлы кебек: мәйдан уртасында торган ак шарчыкка булдыра алган кадәр якынрак итеп кызыл һәм зәңгәр шарчыкларны атарга кирәк. Төгәллек тә, кул көче дә, акыл да кирәк монда. «Бочча белән шөгыльләнә башлагач, кызым Ралинаның психологиясе үзгәрде. Моңарчы өйдән дә чыкмый иде диярлек, ә хәзер ярышларга йөри, үзе кебекләр белән аралаша. Бөтенрусия күләмендә алган 3нче урыны да бар», – дип сөйләде Эльвира Шакирова. 8 яшьлек Гөлүсә табиблар ялгышы аркасында гарип булып калган – сул ягы авырдан хәрәкәтләнә. «Бочча үзгәртте кызымны, куллары күтәрелә башлады. Махсус автобуска утырып, Чабаксарга хәтле ярышка барып кайттык», – диде Вәгыйз Миндияров.

94 процент халкы татарлар булган Арчада балалар фестивале дә башлыча татар телендә барды. Урыс, керәшен, мари утарлары да булдырылган иде. Чара башланганчы, бу гадәти Сабан туеннан нәрсә белән аерылыр икән, диючеләр җавапны бик тиз тапты: балалар оештырган һәм үзләре үк катнашкан да фестиваль ихласлылыгы белән аерылып торды.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Арча – Казан

Комментарии