Исламда матурлыкка урын бармы?

Исламда матурлыкка урын бармы?

Матурлык дөньяны коткарыр, дигән әйтем бар. Дөрестән дә, кеше тормышында нинди генә авырлыклар, кайгы-хәсрәтләр булмасын, ул һәрвакыт матурлыкка, яктылыкка омтылып яши. Ә диндә, төгәлрәк әйткәндә, ислам динендә матурлыкка урын бармы соң?

Мөселман хатын-кызларын, дөресрәге, дин кагыйдәләрен тулысынча үтәп яшәүче хатын-кызларны яулыкка, озын күлмәкләргә төренгән итеп күз алдына китерү безнең җәмгыятьнең аңына сеңә бара. Әмма хатын-кыз теләсә нинди кыяфәттә дә гүзәл зат булып кала бирә. Матур булу, матур киенү аның табигатеннән килә. Бу әйбер мөселман хатын-кызларына да чит түгел. Мин моңа, Казанда узган «Islamic Clothes-Fashion» халыкара мөселман киеме фестивалендә булып кайткач, тагын бер кат инандым. Безнең Татарстаныбызда иң чибәр, иң мөлаем һәм зәвыклы мөселман хатын-кызлары яшәвенә дә ышанып кайттым.

Ул көнне көндез фестивальдә катнашучылар өчен «Заман дөнья индустриясендә мөселман һәм милли киемнәр» дип аталган түгәрәк өстәл үткәрелде. Кичен фестиваль «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә дизайнерларның мөселман киемнәре коллекцияләрен күрсәтү белән тәмамланды. Монда керү бушлай иде. Шуңамы, әллә инде минем кебек матурлыкны яраткангамы, күңел ачу үзәгенең залы тулы иде. Тамашаны карарга килгәннәрнең 90-95 проценты – яулыклы ханым һәм туташлар. Аларның һәркайсы төрле, берәүдә дә бер-берсенә охшаш кием күрмәссең. Бер кичәгә генә дә шул кадәр кеше җыелгач, димәк, бу чара дөрестән дә халыкка кирәк, дигән уй шул вакытта килде.

Бәйгедә Казан, Чаллы, Уфа, Мәскәү, Екатеринбург, Первоуральск, Нефтекамск, Курган өлкәсе, Чечен Республикасы дизайнерлары белән бергә Төркиядән дә катнашучылар бар иде. Алар арасында мөселман киемнәре дизайны өлкәсендә беренче адымнарын гына ясаучы модельерлар да, инде Татарстанда гына түгел, Русия һәм чит илләрдә танылу алганнары да катнашты. Чарада катнашучыларның күп булуы бәйгенең географиясе тагын бер кат хатын-кызларның кием-салымга булган таләбе хакында сөйли, минемчә.

Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «ТАИФ» ҖЧҖ, Россиянең Мөселманнар дизайнерлары берлеге, Ислам мәдәнияте, фән һәм белем бирү фонды оештырды.

«Мин Казанда беренче тапкыр яулыклы кызлар күренә башлаган вакытларны хәтерлим. Ул чакта кешеләр моңа бик сәер карый иде. Беренче тапкыр мөселман киемнәре фестивале оештырылганны да хәтерлим. Татарстанда хәзер мөселман кызлары матур, зәвыклы киенә башлады. Минем бик күп илләрдә булганым бар. Иң чибәр, иң модалы һәм зәвыклы кызлар Татарстанда яши», – диде Иран Республикасының Казандагы генераль консулы Рәсүл Шаян.

Катнашучыларны сәламләгәннән соң, сәхнәгә бер-бер артлы модельләр күтәрелде. Алар дизайнерларның коллекцияләрен тамашачыларга тәкъдим итте. Дизайн өлкәсендә эшләүче үземнең дә иптәш кызым бар. Шуңа да бу эшне башкару, ул коллекцияләрне тегү өчен күпме хезмәт, вакыт һәм акча түгелгәнен яхшы аңлыйм. Күлмәкне уйлап табу, тегү бер хәл, ә менә халык хозурына, хөкемдарларга бәя бирергә тәкъдим итү өстәмә кыюлык та сорый бит.

Фестиваль өч сәгатькә якын дәвам итте. Гадәттә, коллекцияләрен күрсәтүче дизайнерларның киемнәре арасында сәхнәгә бер киеп чыгарлык кына кием-салым була. Озын ботлы, 90-60-90 үлчәмле фигуралы туташның өстендәге күлмәге белән мәктәптә белем бирүче укытучы да, кибеттә сатучы булып эшләүче апалар да йөри алмый. Беренчедән, ул кыйммәт, икенчедән, көндәлек тормышта кия торган итеп яраклаштырылмаган. Ә менә фестивальдәге дизайнерлар тәкъдим иткән киемнәр арасында никахка, көндәлек тормышта кияр өчен менә дигән костюмнарны да күрдем.

Тегүчеләрнең эшләренә жюри әгъзалары: Казан федераль университетында дизайн һәм мода буенча белем бирүче М. Мәхмүтова, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Венера Ганиева, мөселман киемнәре дизайнерлары Л. Хаҗиева, Н. Галимова, Иран Республикасының Казандагы консуллыгы вәкиле Сәкинә Шаян, Татарстан мөфтие җәмәгате Г. Сәмигуллина, Сәйдә абыстай Аппакова һәм жюри рәисе, танылган дизайнер Надежда Әюпова бәя бирде.

Жюри рәисләре фикер алышкан арада тамашачылар белән уеннар оештырдылар, дини темага берничә җыр да башкарылды.

Соңыннан Татарстанның Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншинафестивальне оештыручыларга рәхмәт хатларын тапшырды. Р. Хәйруллин Диния нәзарәте исеменнән Төркиядән килгән дизайнерга тегү машинасы бүләк итте. «Тагын да яхшырак тексеннәр, тырышсыннар, безнең хатын-кызларыбыз иң матурлардан булсыннар, шул ук вакытта шәригать кануннарын бозмасыннар», – диде ул.

Кием тегү буенча осталар «Иң яхшы рәсми костюм», «Иң яхшы татар костюмы», «Патшабикә күлмәге», «Иң яхшы туй күлмәге», «Тугры хатын күлмәге», «Иң яхшы яшьләр коллекциясе», «Стиль оригинальлеге», «Иң яхшы иҗади якын килү» һәм башка номинацияләр буенча көч сынашты. «Иң яхшы дизайнер – 2014» исеменә исә «Зәңгәр томан» коллекциясе өчен Айсылу Кәлимуллина лаек булды.

Катнашучыларга көнкүреш техникасы, дипломнар, чәчәкләр һәм алтын беләзек бүләк иттеләр. Ә гран-при иясенә исә бриллиант кашлы алкалар тапшырылды. Фестивальдә конкурстан тыш та коллекцияләр тәкъдим ителде. Оештыручылар аларга да бүләкләр әзерләгән иде.

Фестивальнең программасында, коллекцияләрдән күргәзмә оештырылачак һәм күлмәкләрне сатып алу мөмкинлеге булачак, дип язылган иде. Әллә мин күрми калдым, әллә инде чара озакка сузылганга, оештыручылар бу уйларыннан кире кайтканнар, кыскасы, күргәзмә булмады. Бик кызганыч. Үз кулым белән тотып, киеп карарга теләгән күлмәкләр шактый иде.

Бу фестивальдән соң мин шундый нәтиҗәгә килдем: мөселман хатын-кызлары модасы бар. Шул кадәр катнашучы булганда, аларның эшләрен карарга дип зал тулы кеше килгәндә, аны юк дип әйтергә тел дә бармый. Әмма бу юнәлешне үстерергә, дәвам иттерергә генә кирәк. Без ислам дине өстенлек иткән республикада яшибез. Шуның өчен генә булса да безнең яулыклы кызларыбызга матур булу, зәвыклы киенү хокукы булырга тиеш. Татарстаныбызда моның өчен барлык шартлар да бар. Дизайнер кызларыбызның да кул сызганып эшкә тотынырга әзер булулары күренеп тора. Аларга ярдәм итәргә генә кирәк.

Мөселман киеме фестивален Лилия ЛОКМАНОВА карап кайтты.

Исламда матурлыкка урын бармы?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии