Сания Әхмәтҗанова: «Өлгерәсе иде...»

Сания Әхмәтҗанова: «Өлгерәсе иде...»

Шагыйрә, популяр җырлар авторы, Һади Такташ һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова Тукай белән якташ, каләмдәш кенә түгел, бер вакыттарак туган да. 20нче апрельдә юбилеен – 60 яшьлеген билгеләп үтә ул. Аның белән иҗат һәм тормыш турында әңгәмә кордык.

– Сания апа, бүген татар шагыйрәсе булу кыенмы?

– Мин үземне шагыйрь дияргә яратам. Хатын-кыз, ана буларак күңелемнең нәфислеген дә саклап калырга кирәк, шул ук вакытта шагыйрь буларак бүгенге заманда каләмең корыч, нык та булырга тиеш. Үземчә шушы балансны сакларга тырышам инде. Остазларым булган олпат шагыйрьләр минем турыда «каләмен ир-егетләрчә тотып яза» дип тә әйтәләр. Бүген татар шагыйре булу җиңел эш түгел. Шагыйрь булу ул күргәнеңне, белгәнеңне, ишеткәнеңне кешегә җиткерү генә түгел бит, милли бурыч, йөкләнеш, халкыңа аң-белем җиткерү, агарту, тәрбия эшләре алып бару да. Кулыңа каләм алгансың икән, аны корал итәргә өйрәнергә кирәк. Милләтне яшәтү, саклап калуда көрәшнең бер коралына әйләнергә тиеш синең каләмең.

– Ә матбугатта эшләүче шагыйрь булу ничек? Сез бит озак еллар «Мәгариф» журналында, аннары «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында эшләдегез.

– Тумыштан иҗат кешесе булып яралганымны сизә идем инде мин, укытучы да идем. Ләкин укытучы булып эшләгән вакытта каләмемә үткенлек җитмәде. Шуңа күрә иҗат кешеләренә, шул даирәгә тартылдым. 20 ел укытучы булып эшләгәч, журналистикага киттем. «Мәгариф» журналында эшләгән чагым – минем ялкынлы иҗат чорым. Мин үземә үзем мөхәррир булдым, бу иҗатыма таләпчән карарга мөмкинлек бирде. Ә «Татар-информ»да яшьләр арасында кайнадым, алардан күп нәрсәгә өйрәндем. Анда үзләштергән компьютер технологияләрен хәзер язганда кулланам, социаль челтәрләрне актив алып барам.

– Социаль челтәрләр дигәннән, сез анда «Сания Гәрәбә» дип язылган. Бу тәхәллүснең килеп чыгу тарихын сөйләгез әле!

– Мин аны бик рәхәтләнеп аңлатам, чөнки бу образ, бу исем миңа килешә дип уйлыйм. Безнең әбиләребез, әниләребез гәрәбәне яратып таккан. Тикмәгә генә түгел, ул – безнең мирасыбыз. Алар безнең тарихи үткәннәребезне гәрәбәдәй бөртекләп, тузан кундырмыйча кадерләп, саклап буыннан-буынга тапшырган. Мин шигырь-гәрәбәмне дә шулай җебен җепкә, төсен төскә китереп, ипләп, матур муенса итеп тезәргә тырышам. Милләтебезнең ядкәрләрен киләсе буыннарга шулай гәрәбә муенса, гәрәбә беләзек кебек итеп тапшырасым килә. Шуңа күрә Гәрәбә дигән исемне сайладым. Ләкин аны миңа остазларым табарга булышты. Марсель абый Галиев, ике юл шигырь биреп, «Гәрәбә» дигән шигыремне яздырды. Ошатмыйча, өч тапкыр яздырды ул аны. «Син бик бәхетле итеп язгансың, – ди беренчесендә. – Кеше синең бәхетле булганыңны яратып бетермәячәк. Бераз фаҗига булсын һәм ул мәхәббәттә фаҗига булсын. Ләкин тарихка да төш». Миңа шигъри текстлар гына язудан арынып, тирән төпкелләргә төшеп, тарихыбызга мөрәҗәгать итеп, чын шагыйрь булырга юнәлеш биргән остазым мине гәрәбәле, шушы тәхәллүсле итте. «Гәрәбә» дигән китабыма Марсель абый «Гәрәбә – диңгез бүләге» дип кереш сүз дә язды.

Шул китабым чыккан гына вакыт. Язучы Марат Закир мине лифтта күрде дә беренче тапкыр «Сания Гәрәбә» дип дәште. Муенымда гәрәбә муенса иде. Мин Арча педучилищесына укырга кергәч, әнием әбиемнең гәрәбә муенсасын бүләк итте. «Моны такмыйлар бит инде хәзер», – дидем. Әни: «Син аны алып куй әле, кызым, бу – безнең мирас», – диде. Ул миндә саклана. Аны тапшыру өчен кыз оныгым тумасмы әле, дип көтәм.

– Сания апа, сез язганда илһам көтеп утыручыларданмы?

– Миңа иҗат бик җиңел генә бирелми. Язуга караганда, эзләнү, әзерләнү этабым озынрак. Мин китапханәләрдә утырам, укыйм, үзем аша үткәрәм. Ә язган вакытта инде шул дөньяга күчеп, шуның бер өлешенә әйләнәм. Миңа ул вакытта кагылырга ярамый. Мин Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская булам, Фатиха Аитовага әвереләм, Галия Измайлова булып биим. Үзебезнең Камиләбез турында язганда, мин тимераякта шудым, чөнки шунсыз бу халәтне тапшырып булмый.

– Сез халыкка җыр текстлары авторы буларак танылдыгыз. Беренче җырыгызны кемгә ничек итеп тапшырдыгыз?

– Арча педагогика училищесын тәмамлагач, безне Казан мәктәпләренә җибәрделәр. Ун ел урыс мәктәбендә башлангыч классларда укыттым. Шул вакытта каләмем кулдан төште. 90нчы елларда татар теле үсеш алды, татар мәктәпләре ачылды. Мин дә балалар бакчасына татар төркеменә эшләргә килдем. Татар мохитенә күчкәч, каләмем кабат йөгерекләнде, кабат үземә кайттым. Ул вакытта ук танылган композитор булган Зөфәр Хәйретдиновның кызы Зилә безнең төркемгә йөри иде. Зөфәргә кыяр-кыймас кына өч шигыремне тәкъдим итеп карадым. Ул өчесенә дә көй язды, өчесе дә шунда ук танылып китте һәм менә инде 30 елдан күбрәк җырланалар.

– Җыр авторларына мөнәсәбәт ничек дип уйлыйсыз?

– Җырларымны беләләр, җырлыйлар. Автор буларак бервакытта да кимсетеп карау, ятимлек сизгәнем юк. «Сез Сания Әхмәтҗановамыни?» – дип килеп-килеп дәшәләр. Яхшы җыр тексты яхшы композиторга бирелергә һәм аны яхшы җырчы башкарырга тиеш. Чын шагыйрь икәнсең, җырларыңның язмышын кайгыртасың. Мин килен булып төшкән Ашытбаш авылында туган шагыйрь, күп җырлар авторы Наил Касыймов менә шундый. Мин соңгы вакытта шуннан карап өйрәнә башладым. Элегрәк, башлангыч чорда, җырласыннар гына, яңгырасын гына, исемем танылсын гына, дип уйлый идем. Соңгы вакытта үземә карата таләпчәнлек артты. Җыр сәнгатебез яхшы кулларда булырга тиеш.

– Бүген укытучы булып эшли алыр идегезме?

– Уйландырдыгыз әле... Оныгым Камилгә карыйм, беренче класста укый ул. Син педагог бит, әйдә, бу сорауга бергәләп җавап табыйк әле, ди ул миңа мәктәптән кайтып кергәч. Соңгы елларда белем бирү стандартларында бала үзе фикерләп җавап табарга тиеш диелә бит. Ә элек укытучы юнәлеш бирә иде. Мин хәзерге стандартларны искә алып, әйдә әле, син моңа үзең җавап тап, дип әйтәм. Хәзер дә укытучы булып эшли алыр идем, дим. Шуннан әни искә төшә: мин берәр гаеп эш кылсам, мич буена утыртып куя иде дә, хатаңны тапканчы шушында утыр, дия иде. Безнең әни бүгенге стандартларны каян белде икән, дип аптырыйм.

– Гаиләгез турында да әйтеп китегез әле, Сания апа.

– Ирем Сәүбән белән без электричкада таныштык. Яз көне авылда өй юып, Казанга барыш иде ул. Бизәнмәгән-төзәнмәгән. Бик күп халык йөри иде бит инде ул вакытта поездларда. Кемдер арттан билемнән эләктереп алды да, туп-туры электричка ишегенә алып кереп китеп, урынга ук утыртып куйды. Карарга да оялам әле, ике егет инде болар. Берсе әйтә: «Мин үзем өйләнгән инде, менә, Сәүбән, кара әле нинди чибәр кыз, әйдә таныштырам», – ди. Без шулай итеп танышып киттек. Дәрвишләр бистәсендә миңа ияреп үк төшә бу, дип уйлыйм. Ә ул янәшә тулай торакта яши икән. Озак та йөрмәдек, әнисе белән таныштырырга алып кайтты. Беренче кайтканда ук без ике трактор арбасы тирес тараттык (көлә). Кайтуга мине умарта бакчасына алып керде. Менә шуннан башланды безнең бәрәкәтле, хезмәтле, умарталы тормышыбыз. Авыл белән ике арада яшәдек. Ике ул тәрбияләп үстердек. Авыр яшәлде, дисәк, ирем: «Авыр булгандыр, ләкин дөрес яшәмәдек дип әйтә алмыйбыз бит», – дип куя.

– Сания Әхмәтҗанова Тукай белән бер чорда яшәсә, нинди булыр иде икән?

– Бер шигыремдә: «Тукай аһы тамган чал туфракта яралганмын мин дә дөньяга», – дип язган идем. Мин Тукайның җандашы, фикердәше булыр идем. Бүген Тукайга каләм белән кизәнүчеләргә ничек дошман булсам, ул чорда яшәсәм дә, нәкъ шундый булыр идем...

– Яңа яшькә нинди уйлар белән керәсез?

– Мин үземне ни өчендер җайдак итеп хис итәм. Ләкин бу үз көенә юыртып кына барган җайдак түгел. Аяк астыннан җир убылган, як-ягымнан таулар ишелгән кебек. Вакыт упкынына убылмастан өлгерергә кирәк, дигән уй белән язып каласым килә. Чөнки бу шундый чор: фикерне әйтеп калырга, язып калырга, яшәп калырга өлгерәсе иде...

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии