Әнине сагыну

Ана – бөек исем,

Нәрсә җитә Ана булуга?!

Һади Такташның шигыре әнә шулай башлана. Ана – чынлап та бөек исем. Җир йөзендә иң матур сүз – ана, әни. Ул һәр кеше әйтә торган иң беренче сүз. Дөньядагы барлык телләрдә дә бердәй яңгырый ул. Әни куллары – иң назлы һәм иң мәрхәмәтле куллар, әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк. Ана мәхәббәте беркайчан да сүрелми, сүнми. Шулай булмаса, һәр шагыйрь, һәр язучы үз әнисе хакында зурлап язар идеме?! Яралганнан соң, 9 ай буе карында күтәреп йөртеп, якты дөньяга аваз салгач, төн йокыларын калдырып, бишек җырын көйләп йоклаткан әниләр. Без борчылсак, борчылып, шатлыгыбызга сөенгән әниләр.

Хәзер үзем дә 3 бала әнисе. Үткәннәргә әйләнеп кайтам да, балачагымны, үсмер елларымны уйлыйм. Барлык сүзләрен дә тыңладым микән, хәтерен калдырмадым, күңелен рәнҗетмәдем микән, дигән уйлар еш килә. Чөнки әниемнең бу дөньяда юклыгына 23 ел тулып китте. Бик сагынам аны. Үземнең балалар белән балачагымны чагыштырам. Бу вакытта әниләрнең кадерен белеп бетермисең, аңламыйсың икән. Юкка гына җырда да «Әниләрнең кадерен, яши-яши аңлыйсың», – димиләрдер.

Әниләрнең кадере турында Фоат Садриевның «Таң җиле» романында бик ачык язылган. Ничә тапкыр укыдым икән бу китапны?! Ул – минем өстәл китабым. Кат-кат укысам да, еламыйча калганым юк. Һәм сүземне китаптан өзек белән дәвам итәсем килә. Укучылар гаеп итмәсләр дип уйлыйм.

«...Әгәр битләреңнән назлы җилләр иркәләсә, сандугач сайраулары йөрәгеңә кереп, бәгыреңне өзсә – бел – бу әниең рухы булыр.

Әгәр елмаючы бәхетле йөзләр күрсәң, зәңгәр күктә ак болытлар йөзсә, бел – аларда әниләр җанының яктысы булыр.

Әгәр сиңа зирәк фикер килсә, иҗади ачыш ясасаң, кешеләргә шатлык өләшсәң, бел – болар барысы да газиз әниеңнең күкрәк сөтеннән, аның кытыршы кулларыннан, аның җылы күз карашыннан.

Әгәр син шатлансаң, бәхетеңне тапсаң, бел – болар һәммәсе дә әниеңнең йокысыз төннәреннән, кайнар күз яшьләреннән, «балам, бәгырь итем» дип күргән ачы газап-михнәтләреннән».

Күрәсең, Фоат абый әнисен бик яраткандыр! Никадәр чагыштыру, никадәр зурлау, ярату, хөрмәт!

Исән чакларында әниләрегезнең кадерен белегез, хәлләрен ешрак сорагыз, яннарына ешрак кайтыгыз. Әниләрне рәнҗетеп яшәгән кешеләрнең, үзләре өлкәнәйгәч, кадер-хөрмәт күреп яшәгәннәре юк. Бу – хакыйкать.

Эльвира МИРГАЛИМОВА,

Актаныш районы, Иске Җияш авылы

Комментарии