- 24.04.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №16 (20 апрель)
- Рубрика: Аулак өй
Татар яшьләре, Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан, «ВКонтакте» һәм Instagram социаль челтәрендә #MinemYaratkanTatarTelem аккаунты белән флешмоб башлап җибәрде. Тукай флешмобына билгеле шәхесләр, Русия өлкәләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар кушылды.
Флешмобның максаты – яшьләр арасында Габдулла Тукай иҗатына кызыксынуны арттыру, интернетта татар телен популярлаштыру, аның аралашу даирәсен үстерү. Шуңа күрә флешмоб вакытында Тукай шигырьләрен төрле милләт вәкилләре сөйли, укый. Бу – флешмобның төп үзенчәлегенең берсе. Мисал өчен, Корея туристы, Мәскәү шәһәре рус яшьләре Тукай шигырьләрен укып видеога төште.
Флешмоб «Хәзер Тукай шигырьләре ничек яңгырар иде? Тукай нинди темаларга язар иде? Нәрсәне тәнкыйтьләр иде?» дигән сораулар белән башланды. Флешмобта катнашучылар сорауларга төрлечә җавап бирә. Күпләр Тукай милләт язмышы турында язар иде дип санаса да, кайберәүләр шагыйрь IT темаларын күтәрер иде дип уйлый. Бер төркем галимнәр Тукай шәхес культы корбаны булыр иде дигән фикердә.
Тукай флешмобында балалар, яшьләр, шулай ук әти-әниләр дә актив катнаша. Иң мөһиме – Тукайга багышланган чарага Русиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехова, Мәскәүнең «Мәдинә» ансамбле, Русиянең театр һәм кино артисты Риналь Мөхәммәтов, Камал театры актеры Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Равил Шәрәфи, әдип Рабит Батулла, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов, КФУның ректор урынбасары Рияз Минзарипов, юморист һәм ди-джей Әбри Хәбриев һәм башка бик күпләр кушылды.
Тукайга багышланган флешмоб 26нчы апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Флешмобның хэштэглары: #Тукаебыз #TuqayAndWe #Тукай130.
Флешмобның матбугат үзәге
Комментарии