- 24.04.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №16 (20 апрель)
- Рубрика: Аулак өй
2011нче елның җәендә яшьләр арасында бер җыр популярлашып китте. «Аның күк төсле күзләре гел сине генә көтәдер…» дип җырлаучы ягымлы тавышлы егетне кайсы радио гына әйләндермәде инде?! Җырын яратып тыңладык, тик башкаручысын белү юк. Бактың исә, бу вакытта Рамил ЗАКИРОВ исемле яшь башкаручы Америкада яшәгән икән. Җыры үзеннән алда Татарстанга кайтып, егетнең тавышын танытырга өлгергән.
Ә бүген Рамил Закиров «җырчы булам» дигән зур максатка ирешү юлыннан бара.
– Минем әнием – Зәй, әтием Әлмәт районыннан. Үзем Чаллыда тусам да, бала чагым әнинең туган ягы – Зәй районы, Бигеш авылында үтте. Һәр каникул саен шунда дәү әти белән дәү әни янына кайтарып куялар иде.
Дәү әнием иҗатка гашыйк. Яшь вакытында шулай ук җырлаган, төрле бәйгеләрдә катнашып йөргән. Иҗатка мәхәббәт миңа аннан күчкәндер, күрәсең.
Әнием дә иҗатка якын кеше минем. Мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгәч, аңа төрле чаралар оештырырга туры килә. Минем җырга тартылуымны аңлагач, әти белән әни мине кечкенәдән төрле түгәрәкләргә, музыка мәктәбенә йөртте. Ул вакытта аңлап та бетерми идем, барасым килми, дип көйсезләнгән чакларым да булды. Менә югары классларда «Мизгел» җыр театрына йөри башлагач, үземдә җырлау теләге барлыгын аңладым.
– Ә ни өчен укырга кергәндә шул юнәлешне сайламадың?
– Әти-әни, иҗат белән бәйле һөнәрне түгел, җәмгыятьтә ихтыяҗ булганын сайла, дип киңәш итте. Аларның сүзен тыңлап, Кама дәүләт инженер-икътисад академиясенә (элекке КамПИ), икътисад бүлегенә кердем.
Тик барыбер мине Казан үзенә тарта иде. Беренче мәхәббәт хисен татый гына башлаган чагым, ә яраткан кызым Казанга китеп барды. Беренче курста укыганда атна саен диярлек аның янына башкалага барып йөрдем. Аннары ул кыз белән юллар аерылды, тик Казанны яулап аласы килү теләге калды. КамПИда икенче курсны тәмамлагач, параллель рәвештә Казандагы ТДГПУның (хәзер КФУ) музыка бүлегенә Миңгол абый Галиев классына укырга кердем.
– Бик күп җырчылар чыккан бүлеккә!
– Әйе! Тик миңа анда укуымны тәмамларга насыйп булмады. Ул вакытта (2009-2010нчы еллар бу) студентлар арасында махсус программа буенча Америкага китеп эшләү модага кергән иде бит. Өч дус шулай ук океан аръягына китәргә булдык. Дүрт айга барган идек, ошап китте – тагын ярты елга калдык. Шулай итеп, музыка бүлегендә укудан колак кактым.
– Сине таныткан «Күк төсле күзләр» җыры да Америкада туган икән…
– Минем белән киткән дусларның берсе – Айнур Шәрәпов көйләр яза, аранжировкалар ясый. Уйлаштык та, Америкада үзебез яши торган өйдә студия ясарга булдык. Тиешле аппаратураны сатып алдык, шушы беренче җырны яздырдык та интернетка элдек. Күпмедер вакыт үткәч, Татарстандагы дуслардан: «Синең җырыңны монда бөтен яшьләр җырлап йөри», – дигән хәбәрләр ала башладык.
– Тыңлый идек тә, кем җырлый икән моны, дип баш вата идек…
– 2011нче елның җәендә кире Татарстанга кайттык. Мине беркем дә танымый, «Күк төсле күзләр»не мин башкарганны белмиләр. Шуннан әкренләп дискотекаларда чыгыш ясый, үземне таныта башладым.
Шул ук елны бер концертта Венера Ганиева күрде дә: «Миңа укырга кил син», – дип чакырды. Ул мине «Йолдызлар фабрикасы»ннан танып калган икән. Шулай итеп, Казан мәдәният һәм сәнгать институтына кердем. Әле узган ел гына тәмамлап чыктым аны.
– Ә хәзер телевизорда да, радиоларда да «Тик син генә» дигән җырыңны әйләндерәләр…
– Күпмедер вакыт иҗади кризиста булганнан, «Яңа гасыр» телеканалындагы «Яшьләр тукталышы» тапшыруында эшләп алганнан соң, яңадан җырлар яздыра башладым.
Америкага бергә киткән Рәшит исемле егет шунда төпләнеп калган иде. Монда кунакка кайткач, Айнур Шәрәпов белән миңа: «Гел бер урында утырмагыз, селкенегез, барысын да дөрес эшләсәң, татар эстрадасында көндәшлек зур түгел бит», – диде. Аның финанс ярдәме белән «Тик син генә» җырына клип төшердек. Хәзер концертлар куеп йөрибез менә.
– Хәзердән үк «сольный» концерт белән йөрисең, димәк?
– Әйе, тәҗрибә туплар, үземне күрсәтер өчен авыллар буйлап йөри башладым. Концертым «Мин җырларга чыктым, син кул чабып утыр» форматында түгел, гади мәҗлес рәвешендә уза. Халык белән аралашам, аларның сорауларына җавап бирәм, үзем дә сорашам. Тамашачы хәтта минем янга сәхнәгә чыгып, миңа кушылып җырларга да мөмкин.
– Беренче коймак төерле булмадымы?
– Иң беренче концертымны үзем үскән Бигеш авылында куярга булдым. Концертка бер атна кала авырып киттем. Мин гадәттә озак авырмыйм, шуңа күрә бу юлы да артык борчылмадым. Бер көн үтә, ике, өч көн – хәлем яхшырырга уйламый да. Борчыла башладым. Ә мин, фәкать үз тавышыма гына җырлыйм, дип максат куйган идем. Фонограммага авыз ачып тору нинди сәнгать булсын инде ул?! Концертка бер көн кала тавышым бетте! Бер куплет җырлауга –утыра. Андый вакытта җырлау түгел, сөйләшергә дә ярамый, бөтенләй тавышсыз калуың бар. Минем паника башланды, халык медицинасы да калмады, дарулар да.
Концерт көне килеп җитте, сәхнәгә чыктым. Беренче җырны җырладым, тавыш әйбәт кебек. Тик менә сиңа кирәк булса: аппаратура сүнеп-сүнеп ала башлады! Сәхнәдә басып торам, үзем тавыш «әтәчләр» чыгармасын дип көчәнеп җырлыйм, үзем аппаратураның сүнеп алуын ишетәм, әллә кереп кенә китимме икән соң, дип уйланам. Әле ярый сәхнә артында дусларым булды, барысы да яхшы бара, дип тынычландырып тордылар.
Беренче концертны шулай тарта-суза ерып чыктык. Миңа өстән бирелгән сынау булгандыр бу. Артист эшенең никадәр авыр икәнен шунда аңладым. Бигешкә тагын бер кайтып, шома итеп концерт бирәчәкмен әле мин!
– Концертка халык киләме?
– Килә! Әлегә тулы заллар турында уйламыйм инде. Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авылында бер сәгать алдан тавыш көчәйткеч ярдәмендә: «Бүген Рамил Закиров концертына килегез!» дип кычкырып йөрдек. 25 кеше килгән иде (көлә). Барыбер концертны куйдык, бик күңелле үтте ул.
– Рамил, бүген яшь башкаручылар бик күп бит, танылу авыр булмасмы?
– Танылырмын дип уйлыйм. Миңа әнием: «И улым, синдә апаң тырышлыгы булса, күптәннән Халык артисты булыр идең инде», – ди. Миңа илһам, ә аның белән бергә тырышлык вакыт-вакыт кына килә. Менә хәзер илһам дулкынының баштанаяк күмеп киткән чагы. Көзгә таба альбом да чыгарырга телим, аны Америкада яздырасым килә.
Мин үз алдыма зур максатлар куйдым һәм берсендә дә акча эшләү беренче урында түгел. Тарихта үз эземне калдырырга телим мин. Бу дөньядан киткәч тә: «Рамил Закиров бар иде, шундый җырлар җырлады», – дип искә алырлык булсын иде.
Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии