Таулар шудык бергәләп…

Таулар шудык бергәләп…

Түбәнтегермәнлеклеләрнең бердәм, ярдәмчел халык икәнен күптәннән беләм инде мин. Алар үзләре дә әлеге күркәм сыйфатларга ия икәнлекләрен һәрдаим үзләренең эш-гамәлләре белән исбатлап торалар. Дәррәү кубып, нинди генә чаралар үткәрмиләр. Узган елның җәендә читтә яшәүче авылдашлар җыелышып, бик күңелле итеп 80-90нчы еллар дискотекасы үткәргәннәр иде. Ноябрь башында ерак шәһәр-районнарда яшәүче авылдашлар авыл халкы белән берләшеп, халыкны «Картаямыни соң йөрәк?» дип исемләнгән концерт программасы белән сөендерделәр. Әле 2019нчы елның башы гына, алар инде 2нче гыйнвар көнне һәркемне «Тау шуу» бәйрәменә дәште. Чыннан да бу көнне чын бәйрәм рухы хөкем сөрде авылда. Олысы-кечесе, яше-карты Чишмә тавына тау шуарга, бәйрәм итәргә җыелды. Һәркемнең йөзендә елмаю, күзләреннән канәгатьлек, шатлык нурлары сирпелә. Озак вакыт күрешми торган авылдашларны очраштыру, күрештерү урыны да булды Чишмә тавы мәйданы. Бәйрәмне алып барган Фәнис Мөхәммәтҗановның шатлыклы авазы, Түбән Кама шәһәреннән кайткан авылдашлары Миләүшә Минһаҗеваның моңлы җырлары еракларга яңгырап, күпләрне әлеге бәйрәмгә килергә дәшеп, ымсындырып торгандыр бу көнне. Халык та бик күп җыелган иде. 4 сәгать дәвамында мәйдан умарта күче кебек гөжләп торды.

Бик зурдан кубып, бөтен җанын-тәнен биреп әзерләнгәннәр түбәнтегермәнлеклеләр. Уеннары да, сый-нигъмәтләре дә мулдан иде. Кыш бабай белән Кар Кызының Чегәннәрне, Убырлы карчыкны утыртып, сөлгеләр белән бизәлгән атларны җигеп килүләре бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде. Тау шуып талчыккан һәркем кайнар чәй, коймак, кызган бәрәңге, учакта пешкән купатлар, кайнар итле бәлеш вә гөбәдияләрдән һәм башка тәм-томнардан авыз итте. Бәйрәм булгач, бәйрәмчә булсын, диптер инде, беркем дә бүләксез китмәде бу көнне. Бәйрәмгә килгән иң өлкән һәм иң нәни тау шуучы, иң еракка шуучы, иң ерак шәһәрдән кайткан катнашучы аерым бүләкләргә ия булдылар. Кыш бабай белән Кар Кызын сырып алган бала-чага, шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, Кыш бабайның капчыгын бик тиз бушаттылар. Лотерея билетларына чыккан бүләкләрдән дә халык канәгать калды.

Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Биеп-җырлап, уйнап-көлеп халык рәхәтләнеп ял итте бу көнне. Халык күмәк һәм бердәм булып тотынмаса, мондый чараларны башкарып чыгу мөмкин түгел, әлбәттә.

Бәйрәм үтте… Ә күңелдә калган уңай, якты хатирәләр йөрәкләрне шактый җылытып, күңелләрне әле озак сөендереп торыр.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы

Комментарии