Картаеп китмәде йөрәк

(Яраткан җырчыбызның якты истәлегенә багышлана)

2019нчы елның 15нче гыйнварында легендар җырчыбыз Әлфия Авзалованың туган көне булды. Ул уңайдан минем дә Әлфия апа турында әйтәсе сүзем бар, дип, кулыма каләм алдым.

1970-72нче елларда мин Казандагы бер уку йортын кызыл диплом белән тәмамладым да, юллама белән Мәскәү шәһәрендә эшләдем. Яшьлекнең иң дәртле, дәрманлы, актив чагы: парашют спорты белән шөгыльләнәм, «Башкорт яшьләре якташлыгы» очрашуларына (җитәкчесе Рәшит Кәлимуллин), «Якты юллар» җыр-бию ансамбле концертларына (җитәкчесе Надир Ситдинов) һәрдаим йөрим, кичке укуымны дәвам итәм, «Башкортстан кызы» һәм «Азат хатын» журналлары белән тыгыз элемтәдә, Илдар абый Юзеев белән еш аралашып торам. Аның Мәскәүдә югары әдәбият мәктәбендә укыган чагы иде. Мин аның белән унбиш яшемнән хатлар алыша идем. Ә Мәскәүдә тәүге очрашуыбыз шул якташлыкта булды.

Менә шулай җир җимертеп яшәп ятканда миңа «Азат хатын» редакциясеннән озынча түгәрәк төргәкле бандероль килеп төште. Алар Әлфия Авзалованың Мәскәүдә булачак концертларына ун афиша җибәргән. Татарлар күбрәк йөри торган үзем белгән урыннарга урнаштыра торырга кушканнар. Концертларга әле бер ай чамасы вакыт бар. Почтадан алып кайтып, тулай торактагы иптәшләрем алдында таратып салдым бандерольне… Кызлар ачкан авызларын яба алмыйча, шаккатып калдылар: кара тубал чәчле, кызыл күлмәктән бөтен афишаны яктыртып елмаеп торган сурәте шулхәтле матур иде – янәшәмдәге молдаванка, украинка, казах, башкорт, чегән кызларына охшаган татар кызы Әлфия Авзалова барыбызны да таң калдырды. «Ну что, пойдем на концерт?» – дигәч, кызлар бер сулыштан: «Пойдем!» дип кенә әйтә алдылар.

Билетлар әле сатуда юк. Ике көндә афишаларны урнаштырып та бетердек. Берсен үзебез эшләгән фабрика тактасына беркетеп куйдык. Мин хезмәттәшләрем арасында Авзалова турында бөтен белгәннәремне эшкә җигеп, мактыйм да мактыйм. «Татарстанның күренекле эстрада артисты, күп телләрдә җырлый, рус халкының Клавдия Шульженкосы, Мария Мордасовасы кебек халык җырчысы ул», – дим. Эш тәртибебез өч сменалы график белән булганлыктан, барасы килгәннәрне өч төркемгә җыйнаштырдым. Фабриканың комсоргы булгач, миңа гына килеп язылалар. Акчаларны җыеп, билетларны алып кайтып тараттым. Концертларга өч төркемне дә үзем әйдәп бардым. Өч төркемгә, гаиләләре, бала-чагалары белән, 120 кеше җыелды. Аның бары кырыгы гына татар-башкорт иде, калганнары төрле милләт кешеләре. Әлфия апаның җырлавы шулкадәр көчле тәэсир калдырды, ихлас күңелемнән аның да күңелен күрәсем килде. Аның «Кәккүкләрне моңлатырлык мәхәббәтем бар сиңа» дигән җыры бар иде бит («Кәккүк» – Әхмәт Ерикәй сүзләре, Солтан Габәши музыкасы), шул җырына карата мин «Кәккүк кызы Әлфия» дигән шигырь язып, сәхнәгә менеп, Әлфия ападан микрофонны алып, халык алдында укыдым да, үзенә бүләк иттем. Шул гамәлемнән үземнең башым күккә тия язган иде ул вакытта.

Кәккүк кызы Әлфия

Актанышта туып канат җәйгән

Гүзәл Кәккүк кызы Әлфия.

Илләр гизеп, туган теле белән

Мәхәббәткә җырлый мәдхия!

Сихри тавышына хәйран калып,

Сайрар кошлар аңа баш ия.

Сандугачлар белән ярышып җырлый

Моңлы Кәккүк кызы Әлфия.

Күз тимәсен күңел көрлегенә,

Кыңгыраулы моңга ул ия.

Гаҗәеп лә матур тавышы белән

Сайрый Кәккүк кызы Әлфия.

Күп милләтле халык көен җыеп,

Җырларыннан үрә такыя.

Бәхетле бул, мәңге сайрап яшә,

Горур Кәккүк кызы Әлфия!

Ул чорларда шундый галәмәт бар иде: кайбер тамашачылар концертны магнитофон тасмасына яздырып утыралар да, концерттан соң урамнар, тыкрыклар буйлап җәяүләп, шул концертны кабаттан тыңлап кайталар. Нинди горурлык кичердем мин ул вакытта Мәскәү урамнарында яңгырап торган татар теле, моңы, җыры өчен! Мин үзем дә Әлфия апа репертуарыннан дистәләгән җырын яратып башкара идем Мәскәүдә дә, башка җирләрдә дә. Күңелемә хуш килгән җырларын татар, башкорт, казах, украин, чуаш, рус телләрендә җырлый идем.

Гастрольләр тәмамлангач, үзебез элгән афишаларны кызлар җыеп кайттылар да, бүлмәләргә элеп бетерделәр. Мин, эшем бетеп, Казанга кайтып киткәндә дә Әлфия апаның портретлары бүлмәләргә ямь биреп калдылар. Казанга кайткач, Әлфия Авзалова өчен махсус җыр язып бирәсем килеп талпынып йөрдем. Ниһаять, 2004нче елда мәшһүр композиторыбыз Сафьян абый Ибраһимов белән «Актанышым – күңел кошым» дигән җыр иҗат иттек. Шул ук елны ул «Шәһри Казан» газетасында басылып чыкты. Әлфия апаның үзенә шулай ук сәхнәгә чыгып бүләк иттем. Ә җыр Сафьян абыйның «Картаямыни соң йөрәк?» дигән җырлар җыентыгына да тагын өч җырым белән кереп китте. Сафьян абыйның Гата Нуруллин сүзләренә язган «Картаямыни соң йөрәк?» дигән җырын Әлфия апа бигрәк тә яратып, үзенә генә хас сихри аһәң белән башкара иде бит. Шуңа да мин Әлфия апага багышланган истәлекләремне шушы исем белән атадым да инде. Халык җәүһәрләре булган өлкән җырчыларыбыз Фәридә апа Кудашева, Гөлсем апа Сөләйманова, Зифа апа Басыйрова һәм Әлфия апа Авзаловалар безнең йөрәкләрдә буыннан-буынга күчеп, челтерәп аккан чишмәләрдәй саф, моңлы тавышлары белән мәңге яшь булып калачаклар.

Диләрә ИЛЬЯСОВА-СӘРВӘРТДИНОВА,

Казан шәһәре

Комментарии